Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Бердәм булырга кирәк!
22.02.2023

Бердәм булырга кирәк!

18 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең
Корылтае булды. Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар төзелде. Килгән делегатлар иҗтимагый үзәккә рәис итеп янәдән Илсур Гафиулла улы Миңнемулинны сайладылар.

Илсур Гафиулла улы өч ел буена эшләнгән эшләр белән таныштырды. Удмуртия шәһәр-районнарында татар теле курслары, «Язгы тамчы» инструменталь бәйгесе, «Зәңгәр шәл» театрлар фестиваль-конкурсы, милли көрәш, «Мин мәктәпкә барам», «Хәтерләрне яңартып» кебек проектлар турында бәян итте. «Мин 2016 елдан иҗтимагый үзәкне җи­тәкли башладым. Татар иҗтимагый үзә­генең 25 еллык юбилее уңаеннан «Онытылмас еллар» дигән китап чыгардык. Без бу китапта Удмуртия татарларының тарихын һәм бүгенге тормышын, республика районнарындагы татар оешмаларының һәм сәнгать коллективларының эшләрен яктыртырга тырыштык. 2021 елда Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеен билгеләп уздык. Мәс­гуд абый Гаратуев һәм аның фикердәшләре башлаган эшләрне бүгенге көндә без дәвам итәбез. Мәгариф, мәдәният, дин, матбугат өлкәләрендә башкарган эшләребез бик күп. Иҗтимагый эшне бер генә кеше башкара алмый. Милли тормыш йөген без Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» газетасы белән берлектә тартабыз», – ди­де ул. Иҗтимагый үзәк әгъзасы Гайсә Талипов, Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты җи­тәкчесе Светлана Касимова, Якшур-Бодьядан Зөлфия Кәримова Илсур Гафиулла улының Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова белән бергә эш алып баруын билгеләп үттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр. Аксакал ветеран, күп еллар Можга шәһәренең Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән шә­хес Камил Кубашев кызыклы чыгыш ясады. «Еллар үтә, тормыш алга бара. Безнең урынга яшьләр килгәненә сөенәм. Киләчәктә дә сезгә милләтебез өчен эшләргә, хезмәт итәргә язсын!» – диде ул.
Әлбәттә, корылтайда тәнкыйть белән чыгыш ясаучылар да булды. Морат Гаратуев Иҗтимагый үзәкнең сайтын булдырырга, кайчандыр Иҗтимагый үзәк оештырган «Иман» оешмасына булышырга тәкъдим итте, яшьләрнең эше сүлпәнләнгәнен искәртте (чөнки әлеге корылтайда «Иман» оешмасыннан беркем дә юк иде).
Корылтай күтәренке рухта үтте. Һәркем: «Барыбызга да рухи яктан бай, бердәм булырга кирәк», – дигән нәтиҗә ясап таралышты.

Рәфилә Рәсүлева.