Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Берсе китә, икенчесе килә
14.02.2022

Берсе китә, икенчесе килә

Ел башында уйларны тәртипкә китерү һәм эш юнәлешен билгеләү бик мөһим. Минем уйлавымча, һәр кеше яңа елга аяк басу белән, гаять зур планнар кора, әйтерсең гомернең яңа битен ача. Әмма шушы максатларны чынга ашырганда, киртәләр очрап, абынып калу, югалтулар да күп булу мөм­кинлеген алдан уйларга һәм аларга әзер булырга кирәк. Чөнки күңелсезлекләргә әзер тормасаң, бар уйларың челпәрәмә килүен көт тә тор!
Минем беренче җитди югалтуым (ул вакытта үземә нәкъ шулай тоелды) 6-7 яшемдә булгандыр. Бик матур сирень төсендәге капрон тасмаларым бар иде. Ул тасмаларны матур итеп бәйләсәң, зур купшы бантлар килеп чыга. Күзләрне камаштырып ялтырап тора, кырыйларыннан буй-буй юллар үтә, аның аша кояшка карасаң, дөнья әллә нинди төсләрдә тылсымлы итеп күренә.
Ә иң мөһиме, аларны төрлечә кулланып була. Әлеге тасмаларны матур итеп чәчемә дә үрделәр, мин аларны күлмәк өстеннән билбау итеп тә тагып йөрдем, гимнастка кебек чыгыш ясаганда, әлеге тасмаларны боҗрага урап, бизәгән чаклар да булды. Тасманы урап төреп, шуның бер ягыннан тартып чыгарсаң, манарага ошаган матур фигура килеп чыга. Кыскасы, тасма минем яраткан кадерле әйберем иде.
Бервакыт шушы тасмаларымны югалттым гына бит! Чираттагы уйнарга чыгуымда, аларны чәчемнән сүтеп алып, эскәмиядә калдырдым. Ә уйнап туйгач, аларны алырга дип кире килсәм, тасмаларым юк…
Каникулга әбиләренә килгән шәһәр кызларының минем тасмаларга кызыкмасына иманым камил. Әнә чәчләренә нинди матур заколкалар тагып йөриләр! «Тасмаларымны алса, үзебезнең авыл кызлары гына алгандыр», – дигән уй үтте башымнан. Бар шигем еш кына безнең белән уйнаган бер кызга төште, без аны электән дә яратмый идек. Бездән олырак булса да, телләшергә дә ярата, уйнаган вакытта нык итеп этеп җибәрергә дә, качышлы уйнаганда, бармак аралары аша карап торырга да күп сорамый, бик хәйләкәр иде. Мин аның тасмаларымны алганын күрмәдем күрүен, тик кайдадыр янәшәмдә бөтерелүен, өенә бу юлы бездән алдарак элдерүен хә­теремә төшердем. Без тасманы эзләп тапмагач, өеребез белән аның өенә киттек. Ә ул берни булмагандай, тасмаларга тимәвен белдерде.
Мин бик нык борчылдым, хәтта әнидән теге кыз белән сөйләшеп каравын үтендем. Тик әни минем ялваруларыма каршы коры гына: “Тотылмаган – бур түгел”, – дип җавап кайтарды.
Мин теге кызны сагалап та карадым, янәсе дә минем тасмаларны тагып, урамга чыкканда тотачакмын. Әллә ул кыз минем тасмаларым белән өендә генә юанды, әллә чыннан да ул алмады, мин үземнең яраткан тасмаларымны анда күрмәдем.
Яраткан әйберемне югалтуыма бик борчылганымны күреп, үземнән зуррак бер дустымның әйткән сүзләре бераз гына тынычландырды мине. “Әгәр югалткан әйбергә бик нык кайгырмасаң, Ходай сиңа алмашка әйбәтрәк табыш китерәчәк”, – дип ишеткәнем бар әбиемнән, борчылма, сиңа нинди дә булса яңа табыш киләчәк”, – диде ул. Бу сүзләргә бик ышанып бетмәдем, әлбәттә. Тик озакламый миңа бер туганыбыз биш пар төрле төстәге пластмасса алкалар бүләк иткәч, “Менә бит кыйммәтле алмаш, хәтта элеккесеннән зуррак та!” – дип уйладым.
Шушы алкаларның бер парын бер кыз: “Тагып торыйм әле бер көн генә булса да”, – дип алып китеп, төрле сәбәпләр табып, кирегә китермәгәч тә, әллә ни борчылмадым. Чөнки хәзер мин алар урынына ниндидер башка сөенечле әйбер алачагыма ышана идем. Һәм бу схема чыннан да эшләде бит! Берсе китте, икенчесе килде. Без еш кына кечкенәсе артыннан зурысы килгәнен күрмибез. Борчылабыз, елый башлыйбыз, хәлне үзгәртергә тырышып, өзгәләнәбез. Югалту безнең канатларыбызны сындыра, юлыбыздан яздыра. Булган башка нигъмәтләребезне истән чыгарып, һаман исә югалткан әйберебезне кайтару өчен көрәшеп, аннан зурракларын да югалтабыз. Шулай итеп, без тулы картинаны тоймый башлыйбыз. Мондый вакытларда яшәешебезгә өстән карасак иде. Әлбәттә, «минус»тан «плюс»ка чыгу кыен, әмма тормыш югалтуларына, матди кыйммәтләргә җиңелрәк карау безнең Ходайга ышанычыбыз дәрәҗәсен күрсәтә.
Сезгә яңа елда уй-ният­ләрегезне тормышка ашыруыгызны, юмор хисен югалтмавыгызны телим.

Диана Касимова, Ижау шәһәре.