Бер-берегезне ишетәсезме?
Ленин районындагы бер мәктәп җитәкчесе “Яшүсмер” үзәгенә бер гаиләдә туган проблемалар буенча мөрәҗәгать итте. Иң элек мин 7нче сыйныфта укучы малай белән әңгәмә кордым. Аның әтисе белән әнисе аерылган. Әнисе икенче иргә кияүгә чыккан. 2 яшьлек энесе бар. Әңгәмә вакытында малай әтисе белән яшәү мөмкин түгеллеген аңлатты. Аның фикеренчә, әнисе белән үги әтисе аны яратмыйлар, бөтен нәрсәдә аны гаеплиләр. Үги әтисе эчкече, әнисен җәберли, начар сүзләр әйтә. Ул якласа, аны ачулана. Сыйныф җитәкчесе белән без әлеге гаиләгә барып, ничек тә проблеманы уңай якка хәл итәргә уйладык.
Матур, чиста өй, әни белән үги әтинең якты йөз белән каршы алуы бик сөендерде һәм күңелдә өмет уятты. Әлбәттә, иң элек, һәр гаилә әгъзасына сүз бирелде. Әнисе дә, үги әти дә бик югары тонда үзләренең хак булуларын, улларының бернәрсә дә аңламаганлыгын безгә сөйләп бирергә тырыштылар. Әнисенең улына “ул” (он) дип кенә дәшүе дә бик сәер яңгырады. Әңгәмә ахырында әни белән үги әти тынычландылар, әнисе дә “улым” дип дәшә башлады. Бик озак булды сөйләшү. Бәхәсләшеп тә алдык, бик күп мисаллар да китерелде. Бу гаиләнең иң зур проблемасы — бер-берсен ишетмәве, дустанә әңгәмә кормаулары ачыкланды.
Хәзерге замана балалары белән югары тонда гына сөйләшү бернинди уңай нәтиҗә дә бирми. Яшүсмер ул үз эченә бикләнә, ачыктан-ачык сөйләшми һәм теләми дә. Минем гаиләләргә шуны әйтәсем килә: әлбәттә, ир белән хатын арасында гел ягымлы гына сөйләшүләр булмый. Бәхәс тә, низаг та була. Ләкин балалар янында булган үпкәләүләр, кул күтәрүләр сабый күңелендә яра булып калуын онытмасыннар иде. Шулай ук яшүсмерне гаиләдә аңламасалар, ул урамга омтыла башлый. Ә анда “юатучылар”, “киңәш бирүчеләр”, “күңелне азындыручылар” күп.
Минем уемча, бу гаиләдә уңай үзгәрешләр булачак, чөнки барсында да шундый теләк бар — дус яшәргә. Шуны да әйтәсе килә: проблеманы башлангыч чорында чишү күпкә җиңел.
Фирая Газизова, Ижау шәһәре, “Яшүсмер” үзәге белгече.
P/S: Язмамны әзерләп бетергәндә мәктәп җитәкчесе шалтыратып, әлеге гаиләдә барысы яхшы булын әйтте.
Балалар белән аралашу җитми
Шушы көннәрдә Эчке эшләр министрлыгының яшүсмерләр һәм участок полицияләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Вероника Малькова “Яшүсмерләр арасында наркотиклар тарату” темасына пресс-конференция уздырды.
Ул соңгы 3 ай эчендә наркотиклар белән бәйле җинаятьләр саны кимүен, үткән ел белән чагыштырганда, 4кә кимрәк булуын әйтте. Теркәлгән 20 очракның 18е — Ижау шәһәрендә, 1се — Можгада, 1се Вавож районында булган. Җинаятьләрне 16-17 яшьлек яшүсмерләр кылганнар, шуларның берсе кыз бала.
“Яшүсмерләр наркотикларны 2015 елны, спайслар чыккач, бик нык куллана башладылар. Ува районында яшәүче 16 яшьлек яшүсмер инде ничә тапкыр наркодиспансерда дәваланып чыкты. Соңгы вакытта авыл җирлегендә яшүсмерләрнең олылар белән бергә эчүләре күзәтелә. Моңа әти-әниләрнең исе дә китми. “Хәзер кем эчми?” — дип кенә җавап кайтаралар. Воткинск районында 11 яшьлек кыз бала да эчәргә өлкәннәрдән күреп өйрәнгән. Шәһәр һәм район үзәкләрендә урнашкан 16 кафе төнге вакытта яшүсмерләрнең эчеп утыруларын Эчке эшләр бүлегенә хәбәр итмәгәннәре өчен җавапка тартылдылар.
Хәзер — бакча вакыты. Эшләтергә куркып, яшүсмерләрне өйдә ялгызларын калдырабыз һәм балаларга җинаять юлына басарга этәргеч бирәбез. Тәртипле генә балаларның да ялгызлары калгач, иптәшләрен аулак өйгә чакырып, тәртипсез гамәлләр кылу очраклары байтак. Балигъ булмаган балалар кылган җинаятьләр өчен әти-әни җавап бирә. Шуның өчен балаларның кемнәр белән дуслашуын, кайда йөрүен, нинди халәттә, ничәдә кайтуын белеп торырга кирәк”, — диде Вероника Малькова.
Шулай булгач, безгә балалар белән бергә ял итәргә, бергә эшләргә, аралашырга, туган сорауларга җавапны бергә табарга өйрәнәсе бар. Шул чагында балаларны бозык юлдан саклый алырбыз.
Рилия Закирова.



