Бер бәла — мең сорау
УР Дәүләт Советы утырышлар залында «Аек Россия өчен – күмәк эш» дип аталган конференция булып узды. Бирегә Ижау, Удмуртия, Башкортостан, Татарстан, Белоруссия республикалары, Свердловск өлкәсе һ.б. төбәкләрдә эшләп килүче иҗтимагый оешма һәм хәрәкәт җитәкчеләре җыелган иде.
Дөрестән дә, илебездә исереклек мәсьәләсе иң кискен, фаҗигагә тиң мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Эчкечелек белән бәйле авырулар, имгәнүләр, җинаять аркасында Россиядә көненә 2000 кеше дөнья белән хушлаша.
Конференциянең «Аек Россия өчен күмәк эш» дип аталуы очраклы түгел. Шул ук исем астында эшләп килүче оешма эчкечелек, тәмәке тарту, наркоманиягә каршы инде күптәннән эш алып бара һәм илебезнең төрле төбәкләрендә үз бүлекчәләре бар. Аның активистлары – табиблар, психологлар, социологлар, дин әһелләре һ.б. Әлеге чарада да алар үзләрен бүгенге көндә борчыган проблемаларны күтәрделәр. Мисал өчен, нигә мәктәптән ерак түгел урнашкан киоск-кибетләрдә исерткеч эчемлекләр, тәмәке сатыла? Тәмәке азык-төлек түгел, аны туклану продуктлары белән сатулары дөресме? Урамда әбиләрнең тәмәке сатып утыруларын тыеп буламы? Авылларда кулдан аракы сатуларны тыю өстендә нинди эшләр башкарыла? Менә шундыйрак сораулар күтәрелде конференциядә катнашучылар тарафыннан.
Конференциядә Дәүләт Советы рәисе Александр Соловьевның үзе дә катнашуы, оешма җитәкчеләренең тәкъдим һәм үтенечләре турыдан-туры дәүләт җитәкчеләренә барып ирешүе әлеге чараның нәтиҗәле булачагына ышаныч уята иде. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: моңа кадәр уздырылган «Аек Россия өчен күмәк эш» чарасы нәтиҗәләре буларак, Удмуртиядә төнге вакытта исерткеч эчемлекләр сату тыелды. Нәтиҗәләре дә сиздерде. Эчке эшләр министрлыгы күрсәткечләре буенча, төнлә эшләнелгән җинаятьләр саны ике тапкырга кимегән, урамда төнен төркем булып җыелышып эчүчеләр дә сирәгәйгән. Гомумән, Удмуртиядә 2006дан 2011 елга кадәр исерткеч эчемлекләр куллану бер кешегә 10,5тән алып 8,5литрга кимегән. Әмма әлегә сөенергә иртәрәк, бу өлкәдә эшләнәсе эшләр дә күп әле. Алар рәтенә составында кофеин һәм алкоголь булган коктейльләр сатуны тыю мәсьәләсен кертергә мөмкин. Яшүсмерләрнең иң күп куллана торган эчемлеге бу. Ә ул сәламәтлеккә бик зарарлы. Кайбер ата-аналар балаларының урам буйлап коктейль эчеп йөрүен гадәти күренеш итеп санарга күнеккән. Югыйсә, 4 шешә коктейль эчү – 1 стакан аракы эчүгә тиң икән. Шулай ук алкоголь эчемлекләрне һәм тәмәкене пропагандалаучы рекламаларны телевидение каналлары аша күрсәтүне тыю, киресенчә, эчүчелеккә карата каршы видеороликлар күрсәтергә кирәклеге хакында фикер алышу, гомумән, бозыклыкка этәрүче фильм, сериаллар, күңел ачуга корылган телетапшыруларның да яшьләрне бозуы, дөрес яшәү рәвешен какшатуы хакында чыгышлар булды.
Конференциядә моннан тыш та бик күп тәкъдимнәр яңгырады. Аларның җитәкчеләргә язма рәвештә җиткереләчәге һәм җавап көтеләчәге хакында әйтелде.
Әлеге чарада яшьләрне афәткә этәрүче бар мәсьәләләр дә кузгатылды сыман. Исерткеч эчемлекләрне сатуны чикләүче, тыючы законнарның эшләү-эшләмәве турында да күп сөйләнелде. Ләкин нәрсәнедер тыю, чикләү ярдәмендә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп буламы икән соң? Минемчә, эчкечелекнең яман авыру, түбәнлек, мәгънәсезлек икәне, иң элек, бала чактан ук кешенең аңына сеңдерелергә, рухи тәрбия бирелергә тиеш. Гаиләдә кем, нәрсә күреп үсә бит…
Элмира Нигъмәтҗан



