Бер кичәдән соң дүрт хат
Башкалабызның Муса Җәлил исемендәге китапханәсе милләттәшләребезне очраштыру урынына күптән әйләнде. Биредә хезмәт куючы коллектив татарларны җыю белән генә чикләнми, җыр-бию, спектакль элементлары кертеп, халыкны күңел ачтыра, төрле тормышчан мәсьәләләр күтәреп, хисләндерә, тирән уйландыра, кайчак гамәлгә дә чакыра. Күптән түгел уздырылган бер кичәдән соң безгә 4 кеше үзенең уй-фикерләрен язып җибәрде. Сезгә, хөрмәтле укучылар, шул хатлардан өзекләр тәкъдим итәбез.
Җылы Учак
Яңарыш газетасының 3нче санында «Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче Ягъсүф Шафыйковның “Хуш, Агыйдел” китабын тәкъдим итү кичәсе була» дигән белдерүне укыгач, башта: «Эх, мин бу китапны укымадым бит, югыйсә барыр идем», — дип уйлап куйдым. Шулай да, редакциягә шалтыратып белешкәч, килендәшем Зөлфирәне чакырдым да, китапханәгә юл алдык. Әзрәк соңга калып килсәк тә, урын да табылды. Тиз арада сүзнең ни турында баруын да аңлап алдык. Бу китапта Түбән Кама сусаклагычын төзү өчен Татарстан, Башкортстан, Удмуртия авылларына су басу куркынычы янау аркасында, халкының күчәргә мәҗбүр булуы турында бәйнә-бәйнә язылган икән. Китапханәгә шушы күчүне үз күзләре белән күреп, үз җилкәләрендә татыган кешеләр, якыннары аркылы бу кичерешләрне тоемлаган, битараф кала алмаганнар җыелган иде. Килгән кунакларның күбесе Актаныш төбәгеннән булып чыкты. Әгерҗе, Минзәлә якларыннан да байтак иде. Сөйләгәндә, берсе дә тыныч кына сөйли алмады. Күз яшьләре тамак төбенә төер булып утырып, сүзләрен әйтә алмыйча торганда, без дә шул ук кичерешләрне күңелебез аша үткәрдек. Мин үзем элегрәк җирле шагыйребез Ринат Батталовның “Күмәк кабер янында” дигән шигырен укыганда аркылы зиратларны күчерүнең ничек авыр булуын күзаллап, елап беткән идем. Бирегә җыелганнар нәкъ шушы темага күп хатирәләр сөйләп үттеләр. Чыннан да, күз алдына китерүе дә кыен бит, ничә буын әби-бабайлар каберләрен бульдозерлар белән КамАЗ машиналарына төяп, күмәк траншеяларга күмсеннәр әле. Таш йөрәкләр дә чыдамаслык хәл бит бу.
Китапханәдә эшләп килүче үзэшчән сәнгать төркеме шушы китаптан бер күренешне сәхнәләштереп тә күрсәткәч, бу чынбарлыкның авырлыгын үзебез белән булган кебек кичердек. Шулай да, монда килеп, елашып кына утырмадык, бирегә килгән кунаклар арасында бик матур итеп җырлаучылар да, гармунда уйнаучылар да табылды. Алар, шул елларда яратып башкарылган яки шул төбәкләр турындагы җырларны барлап, күңелләрне дә күтәрделәр. Китапханә җитәкчесе Рәмзия ханым бу кичәне шул кадәрле оста, дулкынландыргыч итеп әзерләгән hәм алып барды ки, әйтерсең лә ул гел шушы эш белән генә шөгыльләнә. Ә инде кунаклар арасындагы өлкән яшьтәге {кортчы бабай, полковник запаса, Сарапулдан Рәмзия апа белә кем икәнен} абзый Коръәннән сүрә укыды. Бакыйлыкка киткәннәргә дога да кылынды. Укыган догаларыбыз барып җитсен иде дә, урыннары оҗмахта булсын иде. Кичә чәй өстәле янында дәвам итте. Ул гына да түгел, шушы “Хуш, Агыйдел!” китабының рус телендәгесен бүләк итеп тә тараттылар. Бу китапны Ижауга алып кайтучы hәм таратырга ярдәм итүче Фәнүс Газизуллинга рәхмәтләребезне җиткерәсем килә. Шуны да әйтергә кирәк: Зөлфирә, тормыш иптәше Альберт белән, китапны, су эчкән кебек, 1-2 көндә укып чыкканнар. Альберт, миңа телефоннан шалтыратып: «Минем күптән мондый китап укыганым юк иде инде, рәхмәт сиңа hәм рәхмәтемне барысына да җиткер», — диде. Нәрсә әйтәсең? Рәхмәтнең иң зурысы язучыга hәм китапны безгә җиткерүчеләргә инде. Үзләренә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез.
Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре
Рәхмәтемне җиткерәм
Ягъсүф Шафыйков 1937 елда Актаныш районы Түбән Карач авылында туган. Ул – язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, дәрәҗәле урыннарда эшләгән, күп кенә мактаулы исемнәргә ия. Аның инде 11 китабы дөнья күргән.
«Хуш, Агыйдел!» повестында Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы төзү нәтиҗәсендә су басу куркынычы янаган Агыйдел буе авылларының күченү фаҗигасе сурәтләнә. Рәфилә Рәсүлева җитәкчелегендәге «Чулпан» үзешчән театр артистлары шушы трагик хәлгә дучар булган бер гаиләнең китәр алдыннан булган кичерешләрен сәхнәләштерде.
Кичә музыкаль яктан да матур бизәлешле иде. Моңа Нефтекамск егете, җырчы Денис Гыйззәтуллин, музыка училищесы студенты, баянчы Руслан Валеев, һәвәскәр артистларыбыз зур өлеш керттеләр. Китапханәдәге кичәләрдә даими катнашучы нәни кызчык Алия Гафурованың шигыре дә яратып кабул ителде.
Ягъсүф Шафыйковны якыннан белүчеләрнең чыгышлары кичәнең эчтәлеген тагы да баетты. Фәнүс Газизуллин да автор белән таныш икән. Ике милләтпәрвәр шәхеснең очрашуы изге эшкә юл сала да инде. Автор Ижауның китап сөючеләренә бушлай тарату өчен 300 данә китап биреп җибәргән. Кичәдә катнашкан һәр кеше бүләккә ия булды. Башкалар китапны Муса Җәлил исемендәге китапханәгә язылып укый ала.
Повестьта сурәтләнгән Өшәр авылы кешесе Фатих Салих улы Кәримовның ачы язмышы укучыларны битараф калдырмас, дип уйлыйм.
Гөлфия Ибраева
Җырларда гына калды
Китапханә ишеген ачып керүгә хуҗалар ачык йөз белән каршыладылар. Кечкенә генә залында урын алдык. Авылдаш дустым Фоат Кәримов тальян гармунында моңлы көйләр уйнап утыра. Кичәне алып баручы турында җылы сүзләр әйтми мөмкин түгел: татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рәмзия Юныс кызы Гыйззәтуллина бик ягымлы, аның оештыру сәләте көчле. Ул саф татар телендә сөйли, сөйләгәне күңелләргә сары май булып ята.
Әйе, китап авторы үзе кичергән вакыйга бу. Повестында тормыш тамыры өзелүе, әрвахларның мәңгелек йортларын күчерү турында тәфсилләп язган. Бу китапны, һичшиксез, һәркемгә дә алып укырга кирәк. Чынлап та, партиянең катгый фәрманы буенча, Яр Чаллы шәһәре янында Кама елгасын буып, әллә никадәр мәйдан җирләрне су астында калдырдылар. Бу 1978-1981 еллар иде. Бүгенге көндә Рөстәм Миңнеханов буа төзелешен халыкка зыян китергән кирәксез чара булган дип бәяли.
Мин туып үскән авыл Әгерҗе районының көньягында Иж һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Бүгенге көндә Салагыш болыннары өстендә дулкыннар җәйрап йөри. Якын-тирәдәге авыллар өчен ул болыннарның әһәмияте зур иде. Анда халык малларга печән әзерләде, җиләк-җимеш җыйды. Хәтеремдә: чиләкләп җир җиләге, бөрлегән, капчыгы-капчыгы белән шомырт, гөлҗимеш, балан җыеп, кышка әзерләп куя идек. Ач елларда көлтәләп җыйган юа, өшегән бәрәңге безгә исән калырга мөмкинлек бирде. Ерак җирләрдә яшәүче авылдашларым, туган авылга кайткач, болында һәм андагы күл буйларында ял итәргә ярата иделәр. Юлбирде күлендә табан, карабалык, кыслалар, киек кошлар мыж килеп тордылар. Авылымның үз көе һәм җыры барлыкка килеп, «Татар җырлары» китабына кертелде. Танылган композитор Рөстәм Яхин, шагыйрь Мостафа Ногман сүзләренә көй язгач, мәшһүр җырчы Рафаэль Ильясов «Салагыш болыннары» җырын дөньяга танытты. Ләкин бүген барысы да су астына китеп, ошбу җырны җырларга гына калды шул.
Рәкыйп Мөхәммәтҗанов
Табышыйк, авылдашлар
25 гыйнвар көнне мәчеттә, өйлә намазыннан соң, дин кардәшем Рәшит Ситдыйков мине Муса Җәлил исемендәге китапханәгә чакырды. «Анда Ягъсүф Шафыйковның китабы белән танышу кичәсе була, китапта Кама елгасының суын күтәреп, меңәрләгән кешеләрнең елый-елый туган авылларын ташлап китәргә мәҗбүр булуы турында сүз бара», — диде ул. «Ай рәхмәт, Рәшит туганым, мин бит – бу кайгылы елларның тере шаһите», — дидем.
Кичәдә бу вакыйгадан зыян күргән язучыбыз Ринат Батталов туган авылы Рысның таркалуы, ата-бабалары сөякләренең күрше Салагышка күчереп күмелүе турында сөйләгәндә, әйтәсе килгән сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча, ирексездән күз яшьләренә күмелеп, дәвамсыз тукталды.
Мин үзем Красный Бор районы Барҗы авылында 1937 елның 1 сентябрендә туганмын. Су астында калган туган авылымның урынын ата-бабаларыбыз бик дөрес сайлый белгәннәр. Печән чапкан болыннар, берсеннән-берсе балыклырак күлләр, безне ачлыктан саклап калган юа һәм кузгалаклар, Ижның як-ягында үскән бөрлегәнлекләр, карлыганлыклар, гомеремнең соңгы көненә чаклы йөрәгемнән җуелмас. Һәр елны ятып җыярлык җиләкле Аю бүләге чокыры, кортлык, Кәмәт, Мүшик чокырлары, Бирдеки аланлыклары үзенең мәтрүшкәләре, чикләвекләре белән күз алдымнан мәңге китмәс.
Барҗыбыз тирә-якта иң зур авылларның берсе иде (шәхси хуҗалык саны 400дән артык), димәк, борынгы 2 зур зиратыбызда меңләгән мәетләребез булган. Аларны ярым-йорты, вәхшиләрчә Омга зиратының йөзәр метрлы 9 траншеясына күчерделәр. Ул мәетләрнең рәнҗеше кемнәргә төшәр микәр?
Бүгенге көннәрдә исән авылдашларым, Барҗыбызны сагынуның ачы яралары белән кайларда яшәп ятасыз икән? «Яңарыш» газетасы аша бер-беребезне эзләп табышсак иде.
Галиәхмәт Моратов
Табигать баласы Җир-анага карата һәрвакытта да мәрхәмәтле, игелекле, рәхмәтле түгел, еш кына көйсезләнә, хәрәмләшә, үзенең шартларын куя. Табигать исә үз чиратында бу этлекләргә җавап бирмичә тора алмый, кырыслана бара. Өченче елгы корылыкны, бу кышның карсызлыгын һәм суыклыгын сынау итеп кенә кабул итү мөмкин түгел, бу – Җир-анабызның кешеләрне ачулануыдыр. Алланың нигъмәтләренә сөенеп, булганга риза булып яшәү урынына, без кызганычка каршы, тирә-якка зур зыян салып, үзебезгә яраклаштырабыз, гайре табигый эш-гамәлләр кылабыз. Шуның өстенә кеше табигатькә генә түгел, үзе кебек үк адәм балаларына да кайгы-хәсрәтләр китерүдән чирканмый.
Кемдер, туган авылы булып та, кайтмый йөри, кемдер, кайтырга теләсә дә, кайта алмый. Берәүләр булган авылны онытырга тырышса, икенчеләре һәрбер хатирәне кадерләп саклый, башкалар белән бүлешә. Кем өчендер фаҗига булган вакытта, башкалар моңа битараф калырга тиеш түгел. Үзебез белән шундый яисә башка хәл булса, битараф кешеләр арасында нишләрбез?



