Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Бер концерттан соң уйлар
18.02.2012

Бер концерттан соң уйлар

27 декабрьдә Тимерьюлчылар мәдәният йортында булган концертка бик күп сорауларга җавап табар өчен барган идем. «Кеше ник артист һөнәрен сайлый?», «Ни өчен Адәм баласының таныласы килә?», «Артист булу нәрсә ул?», «Аларның кайберләре концерт вакытында оятларын кая куя икән?» кебек сораулар мине һәрвакыт борчый. Килгән җырчыларның кайберсе белән мин фәкыйрегез, кайберсе белән Элмира Нигъмәтҗан аралаштык.

Дөресен генә әйткәндә, шәхес буларак артистлар халыкның үзе төсле төрле-төрле. Мисал өчен, калын матур тавышлы Илдар Әхмәтов, «Солянка»да беренче тапкыр гына катнашса да, аның тарихын бик яхшы белүен күрсәтте. Ул, үзенең катнашуы белән, «Солянка»ны төрлеләндерә дип саный. «Кайбер кешегә шоу кирәк, кайбер кешегә моң кирәк. Бездә татар эстрадасы бик бай бит ул. Шоу да бар, моңы да бар, уен-көлкесе дә. Кайбер регионнарда күбрәк шоу сорыйлар, составыбыз шуңа үзгәрә», — диде ул.

Ленар Сәйфиев безнең соравыбызга җавапны сорау белән бирде. «Солянканың кайсы ингредиентымы? – диде ул әңгәмәдә. — Һәрбер артистның үзенең изюминкасы бардыр, дип уйлыйм. Мәхәббәт соусыдыр мин, мөгаен». Элмираның чираттагы: «Солянка – татар ашы түгел бит инде. Ә сезнең төркемдә татар телен белмәүче җырчылар бармы?» — дигән соравына: «Минемчә… Әйтә алмыйм», — дип югалып калды Ленар. Аннары үзенең җавапларында рус сүзләре ишетелгәли башлады.

Алга таба Диләрә Илалетдинова белән аралашып алдык. Ул КХТИ тәмамлаган артист буларак, миндә зур кызыксыну уятты. «Нишләп шулай укырга кердегез, ә үзегез хәзер сәхнәдә?» — дигән сорауга: «Минемчә, җырчы булыр өчен теләк кирәк. Һәм дә инде тавыштыр, дим. Не обязательно высшее образование получать для того, чтобы… Можно, да, по-русски?» — диде дә, туган телен сатып җибәрде. Алдагы татарча яңгыраган сорауга татарча ничек матур итеп җавап бирүен абайламый да калды, ахрысы.

Татарстаннан читкә чыкмаган Гөлназ Сираева үзенең уңышлары турында сөйләп китте. Узган елда «Алтын барс» яулаган, икенче альбомы дөнья күргән… Борчылып, ахрысы: «Сездә ТНВ каналы күрсәтәме, карыйсызмы?» — дип сорады. Карыйбыз, билгеле! Әле дә шул ТНВ хакында искә төште. Анда өр-яңа тапшыру пәйда булганына игътибар иткәнсездер. Ул «Аулак өй» дип атала. Иң беренче тапшыруында Татарстан республикасының традицион мәдәният үсеше үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Җиһангәрәева эксперт-кунак буларак катнашкан иде. Ләкин икенче атнадагы ярты сәгатьтә тапшыруның юнәлеше кискен үзгәргән иде төсле. Бу хакта Фәнзилә ханымның үзенә дә әйтеп карадым: «Аулак өй»нең гомере озын булыр, дип уйлыйсызмы? Тапшыру гел такмакларда ярышуга кайтып калмасмы?» Фәнзилә Хәким кызы да тискәре тенденция барлыгын сизгән. «Бер төшерү көнендә бишәр тапшырулык материал ясауны планга куйдылар, — диде ул. – Менә дигән идеядән башланган тапшыруны харап итәләр». Доцент һәм филология фәннәре кандидаты булган галимнең борчылулары нигезсез түгелдер, дип уйлыйм, ләкин халыкның аңы, интеллектуаль үсеше, зәвыгы бик югары дәрәҗәдә булмагач, , «Җырлыйк әле!» кебек такмаклы ярышларга корылган бу тапшыру да озын гомерле булырга бик мөмкин. Ни дисәк тә, халык «Аулак өй»не бик җылы кабул итте. Шәт, оештыручылар аны халык зәвыгына туры китерергә тырышып әзерләячәкләр.

Кабаттан концертка әйләнеп кайтыйк.

«Бүгенге «Солянка»да сез үзегезне аның кайсы ингредиенты итеп хис итәсез?» — дигән сорауга Иркә менә ничек җавап тотты: «Бөтенләй алай хис итмим, үземне җырчы итеп хис итәм. Иң беренче чиратта Иркә итеп хис итәм. Ижевск халкына үземнең дәртле матур яңа җырларымны алып килдем. Бер өч ел килгәнем юк бугай инде. Ә ашта пешә торган яшелчәләргә үземне кертәсем килми». Иркәнең газетабызга мөнәсәбәтле рәвештә әйткән фикер-теләкләре бик ошады миңа: «Газетаны укысыннар, китаплар укысыннар. Укыган кешеләр яклы мин, чөнки көне-төне Интернетта компьютер артында гына утыру, минемчә, һич дөрес түгел. Мин үзем газеталар укырга, китаплар укырга бик яратам. Газетагызга уңышлар телим, озын гомерле булсын, кояш гомере телим». Укыган кеше – укыган кеше инде ул,сөйләшүеннән үк беленә…

«Эссе» төркеменнән Нияз Вәлиев белән аралашканда, үземне аның урынына куеп карадым. «Каушауны ничек җиңәргә?» – Җырның беренче сүзләре белән каушау тарала да китә икән! Яңа җыр өйрәнгәндә, репетиция тамашачы алдында оештырыла, ә өч көн вакыт – җырны яздырганчы өйрәнү өчен җитә икән. Ниязны башка профессия кешесе итеп күрергә тырышсам да, ул, музыкага мәхәббәтен тәкърарлап, барлык күзаллауларымны чәлпәрәмә китерде. Шулай да белгечлеге буенча гарәп теле укытучысы булуы турында хәбәр итте. Фонограммалар куллану-кулланмау турында да фикерен җиткерде Нияз. «Күп кеше үзен белгеч дип саный, — диде ул. — «Монысы плюсовкага җырлый, монысы минусовкага», — дип бәяли. Бары тик үзе җырлаучы кеше генә башкаларның ни рәвешле җыр башкаруын аңлый ала. Мәсәлән, мин базарга машина алырга барам, карап торышка бик килешле, матур машина сайлыйм, белгеч әйтә: «Юк, аның теге җире китек, бу җире җимерек, бәрдергәннәр һәм буяп куйганнар». Шуның шикелле, концертка килгән кеше күбрәк шул костюмнар карый, ә тере тавыш белән җырлыймы-юкмы – ул аны кызыксындырмый. Үзең җырлаганда исә: «Монда бераз ялгыштым, икенче урында тын җитмәде, нигәдер бүген начар җырладым», — дип бәялисең».

Фонограммаларны куллануны Илнар Сәйфиев та яклап чыкты.

Тамашачының иң яраткан җырчылары арасында Эльвира Хамматова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да бар иде, ләкин исемлектән Илназ Баһ (ул аерым концерт белән Әгерҗегә генә сугылачак) һәм Раяз Фасиховлар юк иде.

Җырчылар үзләрен бик бәхетле хис итсәләр дә, мин аларга кызыкмадым. Телиләрме-юкмы, бәйрәм көннәрендә дә алар гастрольләргә чыгып китәләр. Шуңа күрәдерме, минем җырчы буласым килми. Ә без караган «Солянка»да катнашучыларның кайсысы бәхетле йолдыз астында туганлыгын, мөгаен, 40-50 ел вакыт күрсәтер, бүген исә алар, халыкның күпчелеге көткән өметләрне аклап, эшчәнлекләрен алып бара бирәләр.

Рамил Хәмидуллин