Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Бер сыерга — 3 мең сум
12.11.2015

Бер сыерга — 3 мең сум

УР Хөкүмәте ноябрь башында “Шәхси хуҗалыкларда сыер асраучы гражданнарның чыгымнарының бер өлешен каплар өчен субсидия бирү” турындагы карар кабул итте. Шәхси хуҗалыкларында ике һәм аннан да күбрәк (биштән артмас­ка тиеш) сыер асраучылар 2015 ел ахырына кадәр һәр сыер өчен өчәр мең сум акча алачак. Минималь субсидия күләме — 3 мең сум, максималь субсидия күләме — 15 мең сум. Субсидия Удмуртия Респуб­ликасы бюджетыннан елга бер мәртәбә генә бирелә. УР Авыл хуҗалыгы министр­лыгында 2015 ел өчен субсидия алырга теләүчеләрдән документларны 20 ноябрь­гә кадәр кабул итәләр.
2015 елга субсидия алу өчен заявка тутырырга һәм сыер асравыгыз, җир участогыгыз булу турында җирле үзидарә органы тарафыннан расланган белешмә, исәп-хисап реквизитлары кирәк. Документларны үз районыгыздагы авыл хуҗалыгы идарәсе аша Авыл хуҗалыгы министрлыгына җи­бәрү зарур.