Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Бер темага ике хат
18.08.2016

Бер темага ике хат

Бер төнгә ярыйлар

Нинди хәл инде бу, хатын-кыз берсеннән-берсе уздырып, чи­шенә башладылар. Күкрәкләре ачык, кыс-ка итәк астында ботлары тулышып тора. Кендек ачык, анда алкалар тагылган, джинсы чалбарлары эт талаган кебек, ертык, арт яклары күренә. Элек хатын-кызлар арасында бу рәвешле бот ялтыратып йөрү юк иде. Мондый килеш-килбәтне мин азгынлык дип саныйм. Шул рәвешле ир затын үзләренә каратырга хыялланалардыр инде. Дөрес, андыйларны бер генә ир-ат та игътибарсыз калдырмый, кети-мети дә уйнарлар. Ләкин шуны исегездән чыгармагыз: андый хатын-кызлар бер төн өчен генә кирәк. Тормыш көтәр өчен алар тыйнак, акыллы кызларны сайлыйлар.
Мин җитмешне узган әби инде, миңа искелек калдыгы дип тә карарлар. Әмма мин барыбер тыйнаклык яклы. Бозыклыкның башы хатын-кызга барып тоташа. Шуңа күрә ир-атларны аздырмасагыз иде, итәк-балакларыгызны җыеп йөрегез, дип киңәш итәсем килә. Матур, тыйнак итеп киенеп йөрсәгез, мәсхәрәләмәсләр дә, көчләмәсләр дә.

Мәгъсүмә Таҗиева, Ижау шәһәре.

Эше сүзеннән аерылмады

Бүген “Хәерле кич!” тапшыруын көтеп алдым. Эчтәлеген алдан белмәсәм дә, кызыксынуым юкка булмаган: Үзәк мәчетнең 13 ел буе зур кыенлык-ларны җиңеп, ниһаять, төзелеп бетүе турында Хәмидә Гайфуллина бәян итте. ТИҮ Президенты Фнүн Мирзаяновның мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөрүен, мактауга лаек эшен чын дөреслек белән, күп фотоларны кулланып күрсәтүе, туган телдә гади һәм төгәл җөмләләре белән атказанган журналист исеменә лаек булуын тагын бер кат раслады.
Тел, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният — Фнүн Гавас улының гел игътибар үзәгендә булды. 2015 елда бигрәк тә күп эшләр башкарылды. Бакыр заводында булып, Алнаш районы Тоймабаш Сабан туенда концерт-лар белән катнашып, Играда зур очрашу оештырып, төбәкләрдәге татарлар белән элемтәдә торды… “Яңарыш”ның соңгы санындагы “Хәтер бар, хәтәр генә кими” дигән язманы укыгач, ТИҮнең узган елдагы очрашуларының дәвамы дип кабул иттем. Тик язмага куелган фотоны карагач, “Татар хатын-кызларының киемнәре бер дә ятышлы түгел”, — дип уйлап куйдым.
”Яңарыш” газетасында Асия Әхмәтова “Ыштанлы тавыклар” дип язып чыккан иде инде. Безнең татар халкы элек-электән матур күлмәк киеп, алъяпкычын бәйләп, башына яулык ябып йөргән. ТИҮдә, милли-мәдәни автономиясендә, Халык-
лар дуслыгы йортында, “Яңарыш” газетасы редакциясендә һ.б. милли үзәкләрдә эшләүче татар хатын-кызлары үрнәк итеп киенеп йөрсеннәр иде.
Без бәләкәй чакта “Кызлар кия кызыл ыштан…” — дип җырлый идек. Воткинскида узган Республика Сабан туенда татар хатын-кызларын кызыл шакмаклы ыштаннан күреп гаҗәпләндем. Беренчедән, 30 градуслы кызулык, җил дә исми, икенчедән, электән килгән гореф-гадәт буенча бу бәйрәмгә кеше яңа кием әзерләгән. Шул ук Сабантуйда Пирогово авылы делегациясе белән Алия Абдуллина да килгән иде — чын милли киемнән — килешле калфагы, алсу төстәге юка җәйге күлмәге үзен тагы да мөлаем һәм яшь итеп күрсәтә иде.
Сүз башым “шүрәле” иде бит дигәндәй, элекке җитәкчебез Фнүн Мирзаянов бар яктан да үрнәк иде. Кирәк булса, галстук та такты, түбәтәен дә киде. Үзәк мәчетнең манара башына ай урнаштырганда, экраннан аның эш киеменнән икәнен күреп алдым. Соңгы юлга озатканда да башында ак түбәтәе — чөнки ул хаҗи иде. Шунысы үкенечле: мәчет ачылу көнен күрә алмады. Милли йөкне тартучылар гамәлләре белән дә, киемнәре белән дә һәрвакыт үрнәк булсыннар иде.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.