Биергә өйрәндек

26 гыйнварда «Вместе» ассоциациясе «Халыклар дуслыгы йорты»нда бию кичәсе оештырды. Кичәдә татар, мари, әзербайҗан яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Мондый чараны 2011 ел азагында әрмән, яһүд, немец милләтеннән булган яшьләр оешмалары уздырган иде инде.
Кичәдә татар, мари, әзербайҗан халкы биюләренең тарихы белән таныштырдылар, теләге булганнарга бию хәрәкәтләрен өйрәттеләр.
Татар бию элементлары белән Раушана Чернова таныштырды. Ул «Иман» татар яшьләре берлеге каршында оешкан «Сәйлән» ансамблендә шөгыльләнүчеләрне биергә өйрәтә.
Кичәдә катнашучылар үз биюләре, традицияләре, киемнәренең үзенчәлекләре белән таныштырып, милли хәзинәләребезгә карата кызыксыну, дәрт уяттылар. Бу чараны оештыручылар яшь кызлар-егетләр булсалар да, кичәдә балалар да, урта һәм өлкән буын кешеләре дә булуы сөендерде.
Элмира Нигъмәтҗан



