Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


9.11.2012

Болгарга сәяхәт

 

Редакциягә хатлар күп килә. Араларында бер үк теманы яктыртканнары да була.  Күптән түгел Болгарга сәяхәт турында өч хат килде. Авторларның уй-кичерешләре белән уртаклашып язган ул хатларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

 

Тарихи шәһәребез

Көзге җылы көннәрнең берсендә Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галеев җитәкчелегендә оешма әгъзалары, мәктәп укытучылары һәм теләге булган милләттәшләребез Татарстанның изге Болгар шәһәренә юл тоттык.

Иделнең сул ягында ап-ак таш хәрабәләрне күрү белән, күңелдән тарихны барлый башладым. Биредә Болгар дәүләте урнашкан. Бу җирдә безнең бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койганнар, төсле металл эшкәрткәннәр. Балчыктан савыт-саба ясау, күн эшкәртү, төрле ювелир бизәнү әйберләре җитештерүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре яшәгәннәр. XI-XII гасырларда шагыйрьләр, галимнәр иҗат иткән.  Бу чорда Болгар зур  дәүләткә әйләнгән. Әмма ул 1236 елда Баку хан гаскәрләре һөҗүменә дучар була. Дошманнар халыкны кыйнап, үтереп, малын талап алып, шәһәрне яндырып бөтен җирне яндыралар. Тиздән, Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Көнчыгыш Европаның башка илләре кебек үк, ул аңа буйсындырыла. Качып котылып калган халык бик тиз шәһәргә кире әйләнеп кайтып, шәһәр яңадан төзелә. Имән диварлар туфрактан өелгән ныгытма белән чолганып алына. XIII­нче гасырның 60нчы елларында акча да сугыла башлый. XIV гасырның 60нчы елларында Болгар Европаның 50 меңнән артык халкы булган иң зур шәһәргә әверелә. Болгар — Идел буенда урнашкан зур сәүдә үзәге булган. Урта Азиядән, ерак Кытайдан, Ираннан һәм башка бик күп җирләрдән сәүдәгәрләр килгән. Без дә ерак әби-бабайларыбызны һәм аларның балалары мәш килеп эшләп йөргән вакытларны күз алдына китереп, күңелебездән яхшы теләкләр теләп,  акча сугу станогында зур авыр чүкеч белән “бәхет” акчасы сугып алдык.

Без табылдык әйберләр,  кабер ташлары, борынгы эш кораллары, савыт-саба һәм башка бик күп төрле әйберләр белән таныштык.  Рәхәтләнеп ял итеп, исән-сау үзебезнең туган шәһәребезгә барыбыз да бик канәгать булып кайтып җиттек.

Әлеге сәяхәтне оештырырга ярдәм иткән ООО “Сервисный центр” директоры, Можга татарларының  милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галеевка һәм ОАО “Удмуртавтотранс” директоры Эрик Рәшит улы Уразовка барыбыз исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре


 

Ерак юлга сәяхәт

Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе үз хәбәрчеләрен изге Болгар җиренә сәяхәткә алып бара дигәч, сөенеп риза булдым. Эчемнән юл догалары укып, исән-имин әйләнеп кайтуны сорап, ерак юлга кузгалдык.

Юлга чыксам, дөньяны яңадан ачам. Моңсуланып калган басуларны, яфраклары төрле төскә кергән агачларны, зәңгәр күкне беренче күргәндәй сөенәм. Күңел әллә кайларга ашкына, яшәреп китә.

Машинадан төшү белән Куйбышев исемендәге сусаклагычның яр буйларына игътибар иттем. Андагы матурлыкка исең китәр!

Безне экскурсовод кыз көтеп тора иде. Ул безне төрле тарихи бина-корылмалар, музейлар белән таныштырды.  Ак мәчетне, изге Коръән китабын күреп, сокланып кайттык. Шулай ук икмәк музеенда да булдык.

Шундый истәлекле, күңелләрдә озак сакланырдай сәяхәтне оештыручы “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясенә зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

Фирая Әхмәтҗанова, Тирсә авылы


 

Хыялым тормышка ашты

Студент елларымда тарих бүлегендә укучы бүлмәдәш кызларның  Болгардан казу эшләреннән кайткач, нәрсәләргә тап булуларын, нинди ачышлар ясауларын кызып-кызып сөйләгәннәрен тыңлап тора идем дә, ник мин дә алар белән түгел икән, дип кызыгып куя идем. Күңелемнең бер почмагында  шул җирләргә бару, кызлар сөйләгәннәрне үз күзләрең белән күрү теләге һәрвакыт үзен сиздереп торды. Изге Болгарны торгызу турында сөйли, андагы үзгәрешләрне матбугатта яза, телевизор экраннарында күрсәтә башлагач, бу теләк көчәйде  һәм тормышка да ашты. “Әгерҗе хәбәрләре” кызлары: “Болгарга сәяхәт оештырабыз, барырга теләгегез юкмы?” — дигәч,  уйлап та тормыйча ризалаштым.

Көннең төшкә авышкан мәлендә Болгарга аяк бастык. Борынгы бабаларыбыз яшәгән бу җирләрне күрергә килүчеләр хәтсез җыелган иде монда. Бигрәк тә укучыларның күп булуы  сөендерде: китаптан уку, Интернет аша танышу бернәрсә, ә үзең күрү, тотып, сыйпап карау — бөтенләй икенче нәрсә бит әле ул. Аннан соң алар  бит тарихыбызны өйрәнү — белү белән бергә Бөек Болгарыбызны сакларга, киләчәк буыннарга тапшырырга да тиешләр. Озатып йөрүче кыз борынгы тарихны бик яхшы белеп, һәр соравыбызга аңлаешлы, сабыр гына җавап биреп, ике сәгатьтән артык безне корылмалар белән таныштырып йөрде. Танышуыбызны “Яңарыш” комплексыннан башладык. Беренче залда рәссамнарның шул чорны чагылдырган картиналары, борынгы язмаларның кулъязмалары  урнаштырылган. Ә икенче залда галиҗәнап Коръән урын алган. Дөньяда тиңе булмаган бу уникаль Коръән китабының 2011 елда Татарстан заказы буенча Италиядә ясалганын укып-ишетеп белә идек инде, ә үзен күргәч туган тәэсирләр әйтеп-аңлатырлык кына булмады. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, 1,5×2 метр зурлыктагы, 800 килограмм авырлыктагы  632 битле бу изге китап зал уртасына кадерләп урнаштырылган. Кызганыч, битләрен ачып карап булмады. Алга таба танышуыбызны мавзолейлар буенча дәвам иттек. Болгар шәһәре эчендә археологлар тарафыннан унбер мавзолей табылган. Шуларның өчесе — Көнчыгыш мавзолей, Хан мавзолее һәм Төньяк мавзолей, башкалары белән  чагыштырганда, тулырак сакланган. Коточкыч яулардан калган стена хәрабәләрен  ничә гасырлар буе искән җилләр  дә, яуган кар-яңгырлар  да юк итә алмаган. Кыска гына вакыт эчендә осталар  тарафыннан корылмалар торгызылган. Аларга карап,  ирексездән борынгы болгар бабаларыбыз нинди акыллы булган, дип уйлыйсың. Уйларга нигез дә бар шул: җәмәгать мунчасы булган Ак пулатның, мәсәлән, залында бассейн һәм фонтан эшләп торган, бүлмәләргә идән  астындагы таш улаклар буйлап җылы һава, ә стена эченә кертеп үткәрелгән торбалар буйлап  кайнар һәм салкын су килгән. Мунчага өстәге гөмбәзләрдә калдырылган тәрәзәләр аша яктылык кергән. Мунчада юынудан башка ял да иткәннәр: яңалыклар белән танышканнар, җыр-музыка тыңлаганнар. Торгызылган  мавзолейларда урнаштырылган  тормыш-көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре, Төньяк мавзолейдагы  кабер ташлары  борынгы болгар бабаларыбызның яшәеш рәвешен өлешчә генә булса да күз алдына китерергә, укып белгән мәгълүматларны тулыландырырга мөмкинлек бирә.

Танышуыбызны шактый читтә  зәвык белән төзелгән  икмәк музее комплексы  һәм тирә-юньгә нур сибеп торган  Ак мәчет янында тәмамладык. Кызганыч: болгар тегермәнендә тарткан оннан болгар мичендә пешкән ипидән генә авыз итә алмадык: пешкәнен  шактый көтәргә кирәк иде. Алла боерса, анысы киләчәктә. Бирегә тагын килергә язсын дигән теләктә, бик канәгать булып, кайтыр юлга кузгалдык. Гаҗәп: унбиш сәгатькә сузылган  сәфәр һич  тә ялыктырмады да, арытмады да.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл