Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Булачак тимерьюлчы
9.06.2016

Булачак тимерьюлчы

Кечкенә чагымда Удмуртиягә кунакка килгән вакытымда, апам белән тимер юл буена барып, поездлар үткәнен карарга ярата идем. Ул миңа ниндидер романтика булып тоелды. Тормыш кызык нәрсә, кеше белән ниләр генә кыланмый, кешене кайда гына йөртми. Быел миңа Самара дәүләт университетының Ижау тимер юл филиалында эш­ләргә, булачак тимерьюлчылар — студентлар тормышы белән кайнарга насыйп итте. Студентлар белән эшләү тормышыма бигрәк тә ямь өстәде. Ижау тимер юл станциясендә стажировка үтү дә матур мизгелләрнең берсе булып истә калды.

Май ахырында милләттәшебез Илдар Шиһаповның Студентлар Советы рәисе итеп куелуын ишеткәч, аның белән әңгәмә корырга булдым. Ул мине көллиятнең ишек төбеннән үк каршы алды. Филиалда каралган таләпләр буенча, һәрчак ак күлмәктән — тимерьюлчы формасыннан йөрүе аны тагын да җитдирәк итеп күрсәтә иде.
Илдар — Ижау егете. Филиалда студентларга урта һөнәри белем бирәләр. Илдар “Тимер юл транспортында автоматика и телемеханика” дип аталган белгечлек буенча белем ала. Ул монтёр — светофорлар, тимер юлда төрле юл күрсәткечләре белән эшләүче булачак.
Илдар: “Мине Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт­та күреп алдылар. Концерт Тимерьюлчылар мәдәният сараенда узган иде. Анда сугыштан кайтучы солдатларның берсе булып уйнадым. Концертның яхшы узуын күреп, Ижау шәһәре хакимияте җитәкчеләре безне бу чыгышыбыз белән Җиңү Поездын каршы алырга чакырдылар. Шулай мәдәни чараларда катнаша-катнаша үземнең Студентлар Советына кереп китүемне сизми дә калдым. Мәдәни чараларда катнашу, аларны оештыру эше миңа бик ошый, көч-дәрт бирә, тормышымны ямьлерәк итә. 2015 уку елыннан биредә рәис урынбасары булдым. Студентлар Советы рәисенең уң кулы булгач, җаваплылык та, эш тә артты. Уку йортыбызның булачак абитуриентлары белән эшләүгә басым ясарга тырыштым. Уку йортыбызны булачак абитуриентларга тәкъдим итү буенча Кизнер посёлогында, Алнаш, Красногорск, Италмас авылларында, Ижау шәһәренең мәктәпләрендә булырга туры килде”.
Филиалда Студентлар Советы яхшы гына эшләп килә. Уку елы дәвамында 50дән артык мәдәни чара уздырылган. Студентлар Самара университеты, Республика һәм Россия күләмендә узган бәйрәм-чараларда катнашалар.
Илдар үзенең ышанычлы ярдәм­челәре: Илгиз Фазлетдинов, Кирилл Шушпанов, Надежда Полякова, Диана Рәҗәпова, Әмирхан Окулов, Аяз Саматов, Инсаф Фаттаховка һәм башка студентларга зур рәхмәтләрен белдерде.
Филиал директорының тәрбия буенча урынбасары Альбина Левковец тарафыннан куелган “Татар биюе” белән алар Самара шәһәрендә “Студент язы — 2016”да катнашып, университет ректоры исеменнән Рәхмәт хатына ия булганнар. Удмуртиядә узган “Студент язы — 2016”да да үз чыгышларын күрсәтәләр.
Филиалда тагын бер юнәлеш — студентларның “Волонтёр отряды” яхшы гына эшләп килә. Алар Удмуртиядәге урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында иң яхшылардан саналалар. “Җиңү волонтёрлары” белән бергә яхшы элемтәдә эшлиләр.
Илдарның әтисе Әзһәр — станок операторы, әнисе Елена стоматология поликлиникасында өлкән шәфкатъ туташы булып эшли икән, сеңелесе Гүзәл 4нче сыйныфны тәмамлаган. Илдар үз гаиләсен яратуын, әти-әнисенә рәхмәтле булуын белдерде. Ул үзе белән бергә укыган, уртак эшләр башкарган студентларның тагын да максатчан булуларын, бергә ярдәмләшеп һәм аңлашып эшләүләрен тели.

Ализә Хурамшина, Ижау шәһәре.