Булганнан бар да була
Авылдашым Гамилә Ильясованың йортына килеп керсәң, мондагы матурлыкка, татар гореф-гадәтләренең саклануына таң каласың.
Кәгазь кисәкләреннән эшләнгән, бәйләнгән, чиккән кул эшләре — барысы да күз явын алырлык. Гамилә апа балачагыннан ук чигә һәм бәйли. Бу эшен бик яратып башкара. Ул ярминкәләрдә даими катнаша. Авылдашларыбызга аның эшләре бик ошый.
Гамилә апаның йорты музейны хәтерләтә. Хәзерге замана башка төрле таләпләр куйса да, чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары биредә үз урыннарын тапканнар. Алардан өйгә ямь, яктылык, җылылык бөркелә.
Гамилә апа аш-суга да бик оста. Ул әзерләгән табында нинди генә ризыклар булмый. Гамилә апа Рәхимҗан абыйның күңелен пешергән тәмле ризыклары белән яулагандыр. Ир кешенең мәхәббәттен ашказаны аша яулап алырга була дип, тик кенә әйтмәгәннәр бит.
Рәхимҗан абый белән Гамилә апа 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үз тормышлары белән гаилә корып яшиләр, әти-әниләрен онытмыйлар, даими кайтып йөриләр.
Быел бу гаилә юбилейларга бай. Гамилә апага — 70, ә Рахимҗан абыйга 75 яшь тулган. Әле күптән түгел әлеге тату, матур гаилә 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Аларга сәламәтлек, пар канатлы булып, озын гомер итүләрен телибез.
Алия Арсланова, Девятерня авылы.




