Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Булмый инде булмагач…
16.05.2013

Булмый инде булмагач…

Туган авылым Карач

Туган авылым Карач

Быел Вәҗи абыйларның бакча артында матур гына үсеп утырган соңгы өянке агачы (өчәү иде) авып төште. Карт булуларына карамастан, яфрак ярып әйбәт кенә үсеп утыра иделәр әле. Сәбәбе: табигатьнең безнең Карач авылына карата кискен үзгәреше. Боргалана-боргалана үз көенә агып яткан Шәбез елгасы кинәт кенә үз юлын авыл ягына борып, болай да җир йөзеннән югалып барган авылны бетерергә теләгәндәй, яр ашап, җимереп килә башлады. Язгы ташу вакытында кайбер елны 10ар метрга кадәр җимерелә ул.

Шушы хәл өянкеләрнең башына җитте дә инде. Аның юнәлешен икенче якка үзгәртергә дә булыр иде. 1 бульдозерлы трактор яки экскаватор өчен ул 1-2 көнлек эш. Юк: монда табигатьнең генә түгел, түрәләрнең, хөкүмәтнең дә безнең авылга карата карашлары үзгәрүдер, бәлки. Хәер, бер без генә дә түгелдер бүгенге көндә шундый хәлдә. Ярый, баштан ук сөйлим…

Без кечкенә чагында (1960 еллар) шундый матур авыл хәзерге кызганыч хәлгә калыр дип уйга да килми иде. Һәрбер өйдә, ким дигәндә, 4-5 бала үсә. Авыл гөрләп тора. Вәҗи абый белән Зиада апа 10 бала тәрбияләде.

Башлангыч мәктәпне үзебезнең авылда укып, 8нче сыйныфка кадәр күрше Кормаш авылына (3 км) йөреп укыдык. Кыш көне җәяү яки чаңгы белән, җәй көне велосипед белән, нинди һава торышы булуына карамастан, мәктәпкә ашыга идек. Бик салкын вакытларда Кормаш укучылары мәктәпкә килмиләр, чөнки аларны радио аша кисәтеп, килмәскә куша иделәр. Ә бездә бит радио юк. Чаңгыларны кире тагып кайтып китә идек. Зарланып, безгә дә радио кирәк, дип, безнең авылдан бер кеше дә җитәкчеләргә бармады микән, белмим. Еламаган балага ими каптырмыйлар, дигән сүз очраклы гына тумаганы хак инде.

Мәктәпкә йөргәндә, җиле дә гел каршыга искән кебек була иде шул аның. Шуңа күнегеп, чыныгып, тормышның барлык авырлыгын җиңәргә тырышып яшәдек, үстек без.

Анысы гына түгел, кайсыдыр елны авылларга газ кертү башланды. Безне авылда да өметләнеп көттеләр. Юк булмады. Ераграк шул: торбалары да җитмәгәндер инде дип, куйды авыл халкы. Ә чынлыкта: “Актаныш районында барлык авылларына да газ керде”, — дип рапорт биргән түрәләр булды ул вакытта. “Без өйрәнгән, безгә ярый газ баллоннары белән китерәләр әле”, — дип, үзебезне юата идек. Аңлаган кешеләр әкрен генә күчеп китү белән шөгыльләнә башладылар. Беренчеләрдән гомер буе шофер булып эшләгән, юл булмаганлыкның авырлыгын үз җилкәләрендә татыган Рифкать абый белән Гариф абыйлар булды. Вездеход машиналары да хәзер алар кебек йөри алмаслар иде мөгаен. Берсе бензин ташый торган, икенчесе йөк ташый торган ГАЗик та бата-чума, яңгыр, кар-буран булуга карамастан, бер көн дә эштән калмыйча 27 ел чамасы йөрделәр шул юллардан. Үзләренә, я булмаса машиналарына булса да һәйкәл куярга иде дә…

Менә шулай еллар үтә торды. Каршылыкларны җиңеп, әгәр булмаса, үзебез эзләп табып, аларны җиңеп, шуннан тәм табып, адреналин алып яши тордык. Тора-бара авылда тәрәзәсендә ут сүнмәгән 2 генә йорт калган иде. Ул да булса әти белән әни, ә урамның икенче ягында әнинең апасы Зөбәрҗәт апалар гаиләсе (болар инде чын патриотлар). Шәбез елгасы да үзенең кырын эшен эшләп байтак кына авылга якынайды.

Бервакыт хөкүмәтнең фермер хуҗалыкларны хуплап, күтәреп алырга, әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, җәлеп итеп торган елларда, Яр Чаллыда әйбәт гаилә корып эшләп йөргән Тәлгать энекәш яхшы акчалы эшен ташлап, туган Карач авылына фермер булам дип кайтып төшмәсенме?! Бар туганнарның шаклар катканы… Монда үз эшеңне башлап җибәрү өчен бит бернинди шартлар да юк, яшәү өчен уңайлыкларын әйтеп торасы да юк.

Имеш, авылның берничә усал абзыйсы күп еллар элек шүрәле үтергәннәр

Имеш, авылның берничә усал абзыйсы күп еллар элек шүрәле үтергәннәр

Юл юк, газ юк, техника юк, маллар өчен торак юк, кыскасы – бернәрсә дә юк. Тәлгатьнең бернинди эштән, кыенлыклардан курыкмаганын беләбез, әмма мондый эшне башлап җибәрер өчен ни дәрәҗәдә оптимист булырга кирәклеге генә башка сыймады. Авылда эшләгән фермерларның колхоз таралганда ниндидер юллар белән кәҗә бәясенә колхозның бөтен техникасын, мал торакларын үзләштереп эш башлаганнары беркемгә дә яңалык түгел икәнен дә белә Тәлгать. Шулай да, әллә нинди ташламалы кредитлар алып, үзенең булган акчасын кырып себереп, кирпичтән мал торагы сала башлады. Кулдан килгәнчә, барыбыз да ярдәм итәргә тырыштык. Торак төзелде, маллар сатып алынды. Эшләр алга киткән кебек тә булды. Аның әйтүенчә, ниндидер программа буенча төзелешкә киткән акчаның күпмедер процентын кире бирергә тиешләр, имеш. Әйтеп тә карадык: «Шушы яшькә җитеп, безнең авылда яшәгән кешегә берәр ярдәм итүче булдымы?» — дип. Башка фермерларга биргәнне, аңа да бирергә тиешләр, имеш. Юк, бирмәделәр. Югыйсә, мал торагы проектына әллә нинди акчалар ташып, документлар да әзерләп йөргән иде. «Быел бит универсиада елы, акчалары юктыр», — дип, күңелен юатып йөри бүген. Җәй көне күрше авылга сөт тапшырырга “Москвич“ машинасы, кыш көне ат җигеп йөртергә туры килә. Чөнки машина йөрерлек юл юк.

Былтыр шулай кыш көне авылга юл ачтылар: «Кайтыгыз, кичә минем хуҗалыкта киңәшмә булды», — дип хәбәр итте. Без, кыш көне авылга чаклы машина белән керә алачагыбызга сөенеп, кайтырга чыктык.

Кайтсак, Тәлгатьнең кәефе юк. “Ни булды?” — дип сорагач: “Юлны ачмаган булсалар, Пучыдан электриклар килеп штраф салмаган булырлар иде“, – ди. “Электр чыбыгы дөрес җирдән кертмәгәнсең“,– дип, акт язып, 10 мең штраф салып киткәннәр.

Югыйсә, счетчик аша да үткән үзе. Фермерлар оешмасы үзе кайдан ничек электр белән тәэмин итүне оештырырга яки, һич тә булмаса, киңәш бирергә тиеш, минемчә. Ә алар үзләре, юл ачылган, тизрәк барып тикшереп кайтыгыз, дип электрикларны җибәргәннәр.

Башка сыймаслык хәл: су белән химический порошок болгатып ясалган газлы су хакыннан да очсызрак хакка сөт тапшырып, кредитларын түләп, бернәрсәдән зарланмыйча яшәп ята Тәлгать. Бүгенгесе көндә 20гә якын мөгезле эре терлеге, 200гә якын сарыклары, ялланып эшләүче 2 ярдәмчесе бар. Ә хатыны, тормыш шартларының авырлыгына түзә алмыйча, кыш көне Чаллыда яшәргә мәҗбүр. Яшь барган саен әти-әни дә чирләштерә башлады.

Чаллыда өй салып, шунда күчерергә туры килде аларны. Анда бөтен уңайлыклары булуга карамастан, авылны якынрак күрәләр, җәй җитү белән туган нигезгә кайтырга ашкынып торалар.

Балаларга, оныкларга авылда үскәндәге хәлләрне сөйләсәң ышанмыйлар. Тәрбия вакытында бала-чагага азрак авырлыклар күрсә, зыяны булмас иде дип уйлыйм. Чөнки моның җимешләре күз алдында.

Минем белән үскән, миннән алда, миннән артта үскән бала-чагаларның берсе дә начар юлга басмый, тормышта үз юлларын табып, матур итеп яшиләр. Тәлгатьнекен матур ук дип әйтмәс идем. Үзе дә хәзер: “Артка юл юк бит инде, абзыкай”, — ди. Алдагы планнарына караганда, тормыштан канәгать булып, аннан тәм табып яши, дип уйлар идем мин. Бернинди авырлыкка карамыйча, аларны җиңеп яши алганына сөенеп, тормышы дәвам итә. Чөнки кечкенәдән, илебезнең нигезе авылдан башлана дигән сүзләргә Тәлгать ныграк ышанган. Үзен иң кирәкле кеше итеп сизеп йөри.

Ә икенче күзлектән карасаң, Тәлгать кебек фермерларның кемгәдер хисап тотар өчен генә кирәге күренеп тора. Аңа бирелергә тиешле ярдәм акчалары башка җиргә китә, яисә башка кесәгә керүе көн кебек ачык. Ә илебезне ит яки сөт белән тәэмин итәргә кирәк булса, иң җайлы ысул — чит илләрдән очсыз хакка әллә нинди юллар белән үстерелгән ит яки сөт порошогы алып сөт ясап безгә сату, ә чынлыкта иттән ит тәме, сөттән чын сөт тәме килми. Барыбыз да канәгать, барыбыз да тук.

Шулай да, алга таба берәр уңай үзгәреш көтеп, шуның булачагына ышанып яшәү үзе бер рәхәт.

Авыл тирәсендә былтыр геодезия машиналары бик озак шартлатып, нәрсәдер эзләп йөргәч, җир астыннан кыйбатрак әйбер табып, бәлки авылга да берәр файдасы булыр иде дип хыялланган кешеләр дә булды.

Авыл тирәсенә бик зур тавык фермасы салалар икән дигән сүз дә чыкты. Имеш, әкәмәт зур булачак, автоматлаштырылган булачак, эшчеләргә яшәргә өйләр салачаклар. Юк, берсе дә булмады.

Пучы авылы янына салып куйдылар. Чөнки анда юл да саласы, газ да сузасы юк бит.

Шулай итеп, әбекәй сөйләгән “Шүрәле” әкияте дөрес булып чыга бугай. Имеш, авылның берничә усал абзыйсы күп еллар элек шүрәле үтергәннәр. Шул көннән башлап авыл мантый алмаган. Шүрәленең каргышы төшкән, имеш. Шүрәле генә гаепле микән, Алла белсен.

Карач елгасын (Шәбезгә кушыла) яхшылап буып, быел да карп балыклары җибәрү белән хыяллана Тәлгать. 2 ел элек Илһам исемле Яңа Кормаш малае белән 20 мең сумга карплар сатып алып җибәреп караганнар иде инде. Буасы гына язгы ташу вакытында китеп барды. Бәлки, берничә елдан кармак белән балык тотарга дип кайтасы булыр авылга. Шундый энекәшең булганда авыл, туган җир нигезе бетәргә тиеш түгел.

Зөлфәт Арсланов, Сарапул шәһәре