«Бураново әбиләре» татарча җырлый
«Бураново әбиләре» татарча җырлый
Ноябрь аенда Мәскәүнең Кремль сараенда Корбан гаетенә багышланган бәйрәм концерты узачак.
Биредә Удмуртиядән бөтен Европаны шаулаткан “Бураново әбиләре” дә чыгыш ясаячак. Алар татар, удмурт, инглиз телендә җыр башкарачаклар. “Бураново әбиләре” концерттагы чыгышларына җаваплы карыйлар. Шуңа да, татар телендәге җырны яхшылап өйрәнү өчен, “Халыклар дуслыгы йорты”ның төрки телләр мәдәнияте методисты Лариса Гайнетдинованы чакырганнар иде. Ул, иң элек, җырчы әбиләрне мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребез белән таныштырып үтте. Авазларны дөрес, ачык итеп әйтергә өйрәтте. Баку шәһәрендә булып узган “Евровидение” бәйгесендә инглизчә җыр башкарган артистлар: “Беренче дәресләр авыррак булса да, татар телендә дә җырларга өйрәнербез”, — диләр. Уңышлар телибез аларга.



