Бүгенге татар эстрадасы
Сирәк кенә булса да, татар журналистлары һәм, хәтта, яшьләр арасыннан, шәхсән үземә шундый сорауларны ишетергә туры килгәли.
Сиздегезме, җәмәгать, мәсьәләнең ничек куелышын?!
Димәк, әле ахырзаман килеп җитмәгән, әле халыкның бер өлешен татар мәдәнияты һәм сәнгатенең торышы ниндидер сораулар тудыруга мәҗбүр итә, димәк, әле кайбер башларыбызның ми сыекчалары
тулаем кибеп-кормаган, иншаллаһ!
Әлбәттә, әлеге сорауларга җавабым күңелемдә инде күптәннән әзер булса да, тирәнлеге белән гасырлар-чорларны бәйләгән рухи проблеманы һәр кеше йөрәгенә ирешерлек әйтеп бирүне җиңел эш димәс идем.
Кеше затының фаҗигале кимчелеге – үзенең уй-фикерләрен тулаем аңлатырлык сүз байлыгы булмауда, язу тизлеге фикер тизлегеннән
күпкә артта калуында. Шулай да, бисмиллаһи, тәвәккәллик…
Татар эстрадасына килгәндә…
Озак гасырлар коллык психологиясендә тәрбияләнгән халыкның чын үз милли эстрадасы була алмавы – аксиома икәнлеген аңлау авыр түгелдер.
Эстрада стихиясе ул татарда туган шаукым түгел, Рәсәйнең үзенә дә бүгенге демократлар куанып-шатланып читтән импортлаган юаныч-күчтәнәч кенә. Һәр агачның җимеше аның тамырыннан туклана. Һәр күренешнең тамыр-максаты бар. Бүгенге эстраданың максаты – халыкның күңелен азгын уен-көлке белән алдап, аны яшәешнең төп проблемаларын чишү юлларын эзләүдән адаштыру, халыкны маңкортлаштыру.
Тирән уйланудан бизгән халык массасы әлеге рухи суррогат-сагызны чәйни-чәйни, бүгенгесенә канәгатьләнеп тереклек итеп азаплана.
Социализмнан ерак һәр илнең идарәче даирәсе өчен нәкъ менә шундый халык кирәк тә инде.
Татар эстрадасы да, чүлмәкчедән күрмәкче дип, дәртләнеп-куанып, көчәнә-көчәнә рус эстрадасы артыннан теркелдәргә тырыша, бахыр, тик алай ук булдыра алмый, чөнки, олуг агайның сәхнәсендә һич үзе түгел, бөтенләй башкалар – артистлыкның төбенә-тамырына төшкән талантлы яһүди агайлар хәрәкәтләнә. Безнеке, талант белән алдырмаса, шәрә калганчы чишенеп тә карый, ягьни кыюлыкта калышмый. Татар эстрадасының бүгенге артистлары, җырчылары – әлеге чорның бичара балалары глобаль шоу-бизнес диңгезендә күзләрен тондырып, үзләренә ниндидер урын эзлиләр. Тик аларның баш мие яшьли имгәтелгән, миллилектән ерак, сәнгать төшенчәсен үзләштерми калган, яшьрәкләренең тавышлары ничектер ясалма кебек тоела. Күпчелек җырларында оригиналь көй, тирән мәгънәле яңа сүз ишетелми. Башкаруда профессионаллыкка капма-каршы булган үзешчәнлек сизелә.
Гомумән, татар эстра дасы ниндидер авыру кичерә сыман. Әллә ялгышам микән? Әнә,“Җырлыйк әле!” тапшыруында чын талантлар күренгәли, ләбаса. Алтын тавышлы җырчылар, бәлки, бардыр да алар, Казаннан чыгып, гастрольләрдә сирәгерәк йөриләр, күрәсең. Кызганыч, читтә яшәүче татарга опера-балет сәнгате осталарын күрү-ишетү бәхете бөтенләй тәтеми.
Гомумән, татар эстрадасының бүгенге идеологиясе нидән гыйбәрәт?
Аның репертуарын нинди худсовет тәкъдим итә икән? Демократия дигән гыйфрит – зәвыксызлык, тозсызлык мәхшәре-вахканалиясе микәнни?
Җавапны кем бирер? 20 еллык җенси мәхшәрдә тәрбияләнгән яшь тамашачымы? Аның авызыннан – “һа-һа-һа!” да “О кей!” Бу сораулар Татарстанны да, аның җитәкче элитасын да, татар артык борчымый сыман.
Яшь тамашачы ошбу мәкалә авторы белән килешмәскә мөмкин, бу табигый хәл. Без – төрле буын кешеләре, мә дәни тәрбиябез дә зур аермалы.
Милли эстрада дигәндә, дөньяның әче-төче шулпасын нык татыган сабыр буын күзе алдында милләтнең олуг зәвыгын, милли горурлык хисен тәрбияләүче, аны яңа рухи үрләргә әйдәүче бер илаһи көч пәйда була…
«Татарның чын милли эстрада сәхнәсе узган гасырның 20 нче елларында канат чыгарып, аның 60-70 елларында күкләргә талпынып, яшьнәп алды», — дип, инде бүген нык сирәкләнгән олы буыныбыз уһылдап куйгалый да, тик аның карлыккан зәгыйфь тавышын кем ишетсен соң?
Әйе, бар иде шул безнең дә җырчы йолдызларыбыз: Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Мөнирә Булатова, Идеал Ишбүләков, Габдулла Рахимкулов, Наҗия Теркулова, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Таһир Якупов һ.б, һ.б.
Әйе, бар иде безнең киң дөньяга аһәң салган бөек композиторларыбыз: Габәши, Сәйдәшев, Җиһанов, Яхин, Мозаффаров, Ключарев, Хәбибуллин, Яруллин һ.б. Бар иде йөрәкләрне канатландырып, галәм киңлегенә күтәргән скрипкачы ханым Зайрус Шахморзаева…
Бар иде татар мәдәниятының беркайчан тутыкмас җәүһәрләре.
Инде, Ходай ни язгандыр, татарның киләчәк мәдәни күгендә кабат яңа йолдызлар кабыныр микән?
Ибраһим Биектаулы, Ижау шәһәре



