Бәйрәмнәр күп, Ватан бер генә
Бәйрәмнәр күп, Ватан бер генә
Календарьга карасаң, хәйран калырлык: һәр көнгә бер генә түгел, ике, хәтта өч бәйрәм туры килгән очраклар да бар. Шушы көннәрдә Удмуртиядә тагын бер бәйрәм өстәлде. «Бураново әбиләре» Евровидениедә буран уйнатып, икенче урынны яулагач, һәр елны 26 майда республикада Әбиләр көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителде.
Алда тагын өч көн яллар көтә. Бу юлы 12 июньдә Россия көнен билгеләп үтәчәкбез. Алты көнлек эш атнасыннан соң, бөтен Россия 10, 11, 12 июнь көннәрендә ял итәчәк. Һәр бәйрәмнең тарихи, мәдәни, социаль килеп чыгышы бар. 1990 елда «РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация» кабул ителә һәм 1992 елда әлеге декларация кабул ителгән көн бәйрәм датасына әверелә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. 1998 елда Борис Ельцин бу бәйрәмне «Россия көне» дип үзгәртергә тәкъдим итә.
Бүген инде шушы дәвердә дәүләтнең нинди үзгәрешләр кичерүе күз алдында. Россия көне – илебездә яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең берсе булса да, кызганыч, «12 июнь нинди бәйрәм?» — дигән сорауга дөрес җавап бирүчеләр сирәк. Кайберәүләр, бәйрәм итүнең сәбәбен ачык кына әйтеп бирә алмасалар да, өстәмә ял көнен шатланып көтеп алалар. Кайберәүләрдән: «Шәһәр көне, Сабантуй, Бәйсезлек көне», — дигәнрәк җаваплар ишетергә туры килә. Әлбәттә, әлеге җавапларда әзме-күпме дөреслек бар. Чөнки патриотлык ул үзеңнең туган ягыңны, шәһәреңне яратудан, үзеңнең туган телең, динең белән горурланудан башлана. Шул очракта Россия көне дә үзенең тирән мәгънәсен аклый торган бәйрәмгә әвереләчәк.



