1 сентябрь — Белем көне, Изге башлангычлар көне ул. Матур хатирәләр чорнап алып, Хис-тойгыга күмми кемне ул?!
Гыйлем безне әйди тормыш буйлап Дөрес юлдан кыю атларга. Телим сезнең барчагызны да Белем көне белән котларга!