Бәлеш, коймак, өчпочмак…
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” оешмасының (Бриллиант Абдрахманова) чираттагы очрашуы Татар базары бистәсендәге “Кулинария” кафесында узды. Аның хуҗасы Роза (Рәүҗидә) Миңлегали кызы икән. Минем күңелемә хуш килгәне Рәүҗидәнең ачык йөзе, мөлаем, матур сөйләшүе булды. Аның хезмәттәшләре дә үзенә охшаган икән. Безгә Казанда булып кайткан аш-су остасы Гөлнур Хафизова, гөбәдия һәм өчпочмак ясап, мастер-класс күрсәтте. Мин аның осталыгын, җитезлеген ТНВ каналындагы аш-су остасы Резидә Хөсәеновага тиңләдем. Афәрин! Андыйларга “Кулларыңнан куан”, — диләр. Сан өчен түгел, тәмле булсын дип, җан җылысын биреп әзерләгәнгә ризыклары матур да, телеңне йотарлык тәмле дә. Мин хәзер шунда еш булачакмын!
Без яшь чакта “Яшәсен кияүләрем” дигән җырны ярата идек. Шуңа ияреп:
Минзәләдәге киявем:
“Кил, кунак булырсың, — ди -.
Бәлеш, коймак һәм өчпочмак,
Пәрәмәч һәм гөбәдия
Булыр гел сыебыз”, — ди…
Без сыйланган кунакчыл остаханәдә дә бу ашларның барысын да әзерлиләр. 45 ел Ижауда яшәсәм дә, үзем өчен яңалык ачтым. Татар халык ашларының мактауга лаеклыларын монда пешерәләр икән.
Дания Борһанова,Ижау шәһәре.




