“Бәхет”кә килүе белән бәхетле

Дөньяда төрле кешеләр була: начарлары да, яхшылары да. Холык адәм баласына туганда ук бирелә, алдагы тормышын билгели.Тормышта яхшылыгыңны гына түгел, явызлыгыңны да күрсәтергә кирәк булуы мөмкин. Ә шулай да, бары ачык күңеллеләр, башкаларга изгелек теләгәннәр генә зур уңышларга ирешә, башкалар хөрмәтен яулый алалар.
Әңгәмәдәшем Рәсимә Мифтахетдинова да нәкъ шундыйлардан. Гомерен башкаларны дәвалауга багышлаган Рәсимә апа җылы сүзе, төпле киңәше белән кеше күңелен дә күрә белә. Шуңадырмы, аның белән аралашу үзе бер рәхәт. Дуслары да, танышлары да Рәсимә апаны хөрмәт итәләр.
Удмуртия татарлары Рәсимә Мифтахетдинованы “Бәхет” ансамбле җитәкчесе, сәләтле җырчы буларак белә. Аларның концертына республикада гына түгел, Татарстанда да бик яратып йөриләр. “Бәхет” ансамблен ул җитәкли башлагач, ансамбль тагын да зур уңышларга ирешеп, халык күңелен ныграк яулады. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк Рәсимә ападан сәнгать юлына нишләп шулай соң килүенең сәбәбен дә сорадым. “Кечкенәдән шигырь, әдәби әсәрләр укырга яраттым. Җырларга әнием, абыем бик оста иде. Гомумән, нәселебездә җырчылар гына түгел, биючеләр, гармунчылар да күп булды. Шулай да тормышымны яшьли үк сәнгать белән бәйләмәдем. Эш, гаилә – минем өчен болар бик кадерле иде. Шуңамы, сәхнәгә мин беренче тапкыр лаеклы ялга чыккач кына мендем.”
Әнә шул узган елларны куып җитәр өченме, бик тырышып эшли бүген Рәсимә апа. “Бәхет”нең беренче җитәкчесе Зинфирә Мусинадан көчле, сәләтлеләргә бай ансамбль кала аңа. Бүген алар күбрәк милли җырларга гына түгел, халкыбыз фольклорына да өстенлек бирәләр. “Борынгы гореф-гадәтләребез, йола, уеннарыбыз – үзе бер тарих бит. Аларны сакларга тырышырга кирәк. Ансамбльдә күбрәк өлкән буын вәкилләре. Үзебезнең үрнәктә яшьләрне дә милләтебез тарихын өйрәнергә чакыра алсак, ничек яхшы булыр иде”,- дип сөйләде ул әңгәмәбез барышында. Яшьләргә килгәндә, ансамбльдә аларның юк дәрәҗәсендә булуы Рәсимә апаны бик тә борчый: “Бүгенге көндә безнең ансамбльдә яшьләр бер-ике генә. Бу бик тә кызганыч хәл, әлбәттә. Дистә елдан артык эшләгән ансамбльнең киләчәге булсын иде. Сәләтләре булган егет-кызларны көтеп калабыз. Ә андыйлар, шигем юк, күп безнең төбәктә. Кайда барырга белми йөргәнче, үзешчән сәнгатькә тартылсыннар иде”, — ди ул.
Рәсимә апаны, ансамбльләрнең матди яктан тәэмин ителмәве борчый. Ни дисәң дә, сәхнә киемнәре, аппаратура, башка кирәк-яраклар өчен акча күп сорала. Ә сыйфатлы концертлар өчен болар бик кирәк.
Җитмеш биш яшен тутырып килүче Рәсимә ападан матурлык серләрен дә сорамый булдыра алмадым. Аның гүзәллеген күреп, яшь кызлар да көнләшердәй шул. “Әниемнең дә шактый өлкән яшьтә дә булуына карамастан, битендә бер җыерчыгы да юк иде. Моның өчен, бәлки булганына шөкер итеп, ачу сакламыйча, елмаеп-көлеп яшәргә кирәктер”, — дип, үз серләрләре белән уртаклашты ул.
Әйе, күзләреннән нур балкып тора аның. Рәсимә апа белән аралашкан саен бары тик якты фикерләр кала миндә. Редакция исеменнән Рәсимә апа Мифтахетдинованы юбилее белән котлыйбыз! Гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез.
Эльвира Хуҗина



