Бәхетле гаилә


Мордывый авылында гомер итүче җизнәм Чыңгыз, апам Мәйсәрә Мусиналарның өйләнешеп, матур гомер кичергәннәренә 60 ел тулды. Күп авырлыклар кичерүгә карамастан, алар бүген генә кавышкандай бер-берсенә җылы мәхәббәт хисләре белән яшиләр.
Апам 2 кайнаналы йортка килен булып төшкәндә, аңа бары тик 17 яшь кенә була. Ул — татар хатын-кызларына гына хас сабыр холыклы, киң күңелле, гадилеге белән күпләрне сокландыра торган, туган җанлы, олы йөрәкле кеше.
Балалары да үзләре кебек уңган, булганнар. Апа 25 ел карт кодагыйны сабый балалардай карап, зурлап соңгы юлга озатты. Ә үз бианасы белән 54 ел әниле-кызлы кебек яшәделәр, 98 яшенә кадәр тәрбияләде.
Мәйсәрә апа җизнинең иҗатына илһам өстәүче, шигырьләрен иң беренче укып, үз фикерләрен әйтүче. Гаиләдә дә уңган хуҗабикә, үрнәк тормыш иптәше. Ул җизнинең беренче һәм бердәнбер мәхәббәте булды. Без аны бик хөрмәт итәбез. Әгәр дә ул яхшы ир булмаса, 60 ел дус-тату, шулай матур итеп яши алырлар идеме икән?
Мин җизнинең иҗатына бик шатланам, аның йөрәкләргә үтеп керердәй шигырьләрен укып күңел тулган чаклар да була.
Мәйсәрә апа егылып, 4 ел инде аягына баса алмый, утырып кына тора. Җизнигә рәхмәтебез зур, ул гел аның янында, бергәләп газета укыйлар, сөйләшеп утыралар. Я, Раббым, пар канатлары сынмасын иде!
Хәзер йорттагы бөтен эш киленебез Ләйсәния, энебез Марат өстендә. “Килен — кайнана туфрагыннан ярала”, — диләр. Ләйсәниябез дә апабыз кебек бик сабыр, тырыш, тыйнак. Апаны сабый баладай тәрбияли. Күрше авылга барып укытып йөрсә дә, барысына да җитешә. Көчебездән килсә аңа алтын медаль бирер идек, без аңа бик рәхмәтле. Бердәнбер кызы Энҗене дә эш сөючән, ярдәмчел итеп тәрбияли. Шундый кыз үстергәннәре өчен Зәки кода белән Мөнзилә кодагыйга зур рәхмәтләр яусын. Картлык көннәрендә алар да балаларыннан игелек күреп яшәсеннәр.
Апа белән җизни хөрмәткә лаеклы, олы җанлы, миһербанлы кешеләр. Сезгә бәхетле, тыныч картлык телибез.
Зәмфирә Дәүләтшина,
Яңа Аккуҗа авылы.



