Бөдрә чәчле мәхәббәтем
Кая ул! Якын да килми! Тавышын да ишеттермичә генә, авызын каплап көлә дә юк була. Шулхәтле ялынам инде үзенә — кил әле, янымда гына басып тор дип. Юк. Чәч бөдрәләре генә дулкынланып күренеп кала…
Менә шундый төш. Төштә рәхәт тә, читен дә. Рәхәте шул: сирәк булса да, төшкә керә Ул. Анда аның белән сөйләшеп тә була. Читене шул: төштә йөгереп булмый. Йөгереп булса, юыртып барыр идем дә “хап” итеп кочагыма алыр идем. Ә болай – юк инде, юк. Аяклар камыр кебек, һич куып тотып булмый. Шул төштә генә булса да кочаклатса ни була инде? Сыртыңа салып урман тарткан Былтыр кебек ах-ух килеп җәфа чигеп йөгерергә маташасың да, куып тоталмагач, елыйсыларың килеп уянасың.
Матур кыз инде менә. Тик нигәдер аны беркем дә матур дип санамый бугай. Бөтен халык әллә дивана микән, дип уйлыйм. Тирә юньдәге бөтенесе дә безнең төркемдәге дүрт-биш кызны гына күрәләр дә — шулар артыннан гына чабарга тотыналар. Матур булсалар икән, ичмасам! Ә минеке ул менә шәп!
Мәзәктер кешегә әйтсәң, минем беренче күзем төшкән җире аның чәче булды. Беренче битен дә күрмәдем мин аның. Чәчен күрдем. Тиле син, чәченә карап гашыйк булалармыни дип көлмәсеннәр өчен беркемгә дә әйткәнем юк.
Безне эшкә алып барганнар иде. Кая икәнен әйтмим – анысы мөһим түгел. Студент кеше укырга керүгә эшли башласын дигәннәрдер инде. Баш күтәрми эшләгәннән соң, ял итәргә туктап, бергә җыелыштык. Әле бер-беребезне белмибез дә…
Миңа аркасы белән утырган иде ул. Бөдрә-бөдрә чәчләрен күрдем дә исем-акылым китте. Кулымдагы көрәк сабын кысканнан бармаклар авырта башлаган, шуңа җиргә егылып төштем. Алайса, бер ике йөз илле метрга күтәрелеп, җир өстеннән очып киткән идем инде. Кулда көрәк түгел, себерке булса, тагын да югарыракка күтәрелер идем, билгеле. Убырлы карчык та бит әнә себеркегә атланып ничек биектә очып йөри. Ә мин бит убырлы карчык кына түгел, йөрәгендә мәхәббәт очкыны кабынган унҗиде яшьлек егет! Ә унҗиде яшьтә йөрәк нинди буламы? Ул бит йөрәк түгел! Ул – “Мерседес” моторы! Ул – “Шаттл” двигателе, ул — реактор! Ялгыш утынны күбрәк ташласаң, хәзер “Чернобыль” ясап ташлый, уйнап торасы булма! Шуңа да адәм баласын унсигез яшендә армиягә алып китәләрдер инде, утыз яшендә алып китсәләр, йөрәге “Жигули”ныкы гына… Чабуын чаба, ләкин инде баскан урында ташкын куптармый. Дошманны бәреп үтерим дә, кайтып сылуымны кочыйм дип чапмый мылтыгын асып. Кайда урындык бар икән, утырып торыр идем, раскладушка булса, бераз йоклап та алыр идем дип уйлап йөри…
…Менә Аның каршында утырган кызлар нидер әйттеләр. 16-17 яшьтәге кызлар чыпчык армиясе кебек бит – чырык-чырык чыркылдашып кына торалар. Алар да язгы кояш күргән чыпчыклар кебек чыркылдашып көлеп җибәрделәр. Ә ул, ул – тавышсыз гына, авызын каплап көлде. Аның авызын каплап көлгәненнән мин инде түзеп кала алмадым – кулымдагы көрәк белән бергә күтәрелеп очып киттем. Менә шулай очып киттем дә мин, утырып торган ул кызларның өсләреннән очып үтеп, икенче якка килеп кунакладым. Кунакладым да шаккаттым – минем шул гомер яшәп шундый кызны күргән юк иде. Нигә шул гомер дип әйтәм – чөнки у-у-у! Унҗиде яшемдә инде мин үземне ашасын ашап, яшәсен яшәп, дөньяның ачысын да, төчесен дә күргән гакыл иясе итеп хис итә идем. Утыз яшьлек кеше бабай иде инде ул вакытта минем өчен, алар өчен дөньяның бер кызыгы да калмаган дип уйлый идек, гүя утыз яшьлек кеше инде ул бер аягы гүрдә булган карт адәм. Ә кырык яшьлекне әйтмим дә инде – ул ветеран, пенсионер.
Менә шундый заман иде ул. Менә шундый кызны минем күргән юк иде. Шундый нинди буламы? Шундый инде ул шундый була, аны аңлатып булмый, һәркемнең – үз шундые… Хәер, хәзерге утыздан арткан “бабай” башым белән дә әйтәм – андый кызны минем бүтән күргәнем булмады. Кемдер әйтер – нәрсәсе бар инде аның шулкадәр дип. Кемдер әйтер – аһ, гүзәл икән дип. Шулай да мин нинди икәнен әйтмим. Күз тиюе бар.
Ни гаҗәп – танышу озакка сузылды. Әкиятләрдә тиз танышалар, кавышу озакка сузыла. Ә безнең танышу бик озакка сузылды. Беренче күрешкәннән соң әллә инде бер ай узгач кына таныштык. Әкәмәт затлар инде унҗиде яшендә адәм балалары. Күңел түрендәге йөрәк җен кебек бәргәләнә, ә авыз чеби кебек юаш. Ачылып сүз әйтергә курка. Бар да әйт инде – танышасым килә синең белән, ошадың син миңа диген. Юк. Сүз әйтергә дип авызны ачсаң, каушаудан тешләргә кадәр салкын тир бәреп чыга. Менә шулай танышырга куркып йөрде унҗиде яшьлек “батыр” малай. Нинди батыр булсын инде ул! Камыр батыр! Ә шунда берәр кыюрагы килеп чыгып Бөдрә чәчеңне алып китсә?! Вәт шакай булып утырыр идең хәзер, күз яшьләреңне клавиатурага агыза-агыза балавыз сыгып. Бәхетсез мәхәббәт турындагы әсәрләр тагын бер экземплярга арткан булыр иде. Алар болай да күп инде, артмый торсын әле дигән карарга килгәннәрдер безнең язмышларны хәл итеп ләүхелмәхфуз тактасын язучылар. “Бер яхшыга бер начар, бер начарга бер яхшы”, — дип адәмнәрне парлаштырып утыра, ди, бит язмышларны хәл итүче карчык әкияттә. Аннары буталып китә дә, кайчакларда: “Бер яхшыга бер яхшы, бер начарга бер начар”, — дип әйтеп ташлый, ди. Менә шул буталган вакытларда бик бәхетле һәм дөм бәхетсез гаиләләр пәйда булып та куя икән. Шуңа да, гомерең шәп булсын дисәң, шул “бер яхшыга бер яхшы” дигән чагында кавышып куюың мәслихәт, ди. Шулай дигән әкият укыган идем мин. Шуңа да әкияттәге шул карчыкның сөйләгән тавышын ишетергә теләп, тулган айлы кичләрдә урамга чыгып күп йөрдем. Айлы төндә теләгән теләкләр чынга аша бугай ул.
Ничек башланса, шулай дәвам итәдер инде ул. Танышу озакка сузылган кебек, кавышуы тагын да озаккарак сузылды. Кая ул озакка гына! Дистә елларга, гасырларга сузылды! Адәм баласы аның кадәр яши дә алмый, гасырлар буена берничек тә яши алмый. Ә мин яшәдем, шулай гасырлар узды бугай, гасырдан да аз булмады, чын менә, чәчрәп китим. Ә унҗиде яшьтә күңелдә кузгалган дулкын яши ала икән. Ул дулкынның тагын үзе кебек йөзләгән, меңләгән, миллионлаган ишләрен тудырырлык көче була икән. Аның нинди көчле дулкын икәнен ул вакытта ук белгән идем – бәргәләнгән дулкын үзенә тиң яр тапмаса, йөрәк читлеген ватып урамга чыгып китәр, минем өчен фани дөнья шуның белән бетәр дип уйлый идем… Ул гасыр эчендә ни генә булмаган! Хәзер генә ул гомер рельсына кергән трамвай кебек келтер-келтер чаба башлады.
Әнә тагын ай чыккан. Туп-тулы ай шәһәр фатиры тәрәзәсеннән үрмәләп кергән дә бүлмәгә, минем нәрсә язганымны укымакчы булып ята. Һиии, вак хәрефләр белән язам мин, укый алмас әле. Хәер, минем аңардан яшерер әйберем юк. Укыса да, үзенә яңалык таба алмас ул. Таныш инде ул минем бу тарихым белән.
…Күңелдәге хатирәләр кәгазь битенә түгел, компьютер хәтеренә дә сыймый торгандыр ул. Гигабайтлар җитешми. Әллә ниләр сөйлисе килә дә, ярамый. Ярамый кешегә әйтергә ул хакта. Ике кешедән артык белгән әйбер – сер түгел инде ул. Ә безнең ул вакытта сер итеп саклыйсы килә иде. Хәзер инде саклап булмый серне. Ике генә кеше белми аны хәзер. Менә миннән әле генә “Хыялыңдагы гүзәл зат” турында яз әле дип сорадылар. Мин шул хакта янымда сырпаланып уйнап йөрүче кызыма да әйттем.
— Яз, яз, әнинең акыллы хатын булуы турында яз! – диде ул, тавышсыз гына авызын каплап көлде дә, бөдрә чәчләрен дулкынлатып йөгереп китеп барды. Мин яздым…
Рәфис Латыйпов, Казан шәһәре



