Бөек Җиңү бәйрәменең 71нче язы
Сугышта катнашып, илебезне саклаган батырларны безнең балаларыбыз, оныкларыбыз белергә тиеш.
21 апрель көнне Ленин районы ветераннар советы “Спартак” халык иҗат йортында үзенең чираттагы чарасын уздырды. Зал шыгрым тулы иде. Бөек Җиңү көненә багышланган бу чарага сугыш hәм тыл хезмәте ветераннары чакырылган иде. Алар арасында безнең милләттәшләребез дә бар иде. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән чакырылган балалар бик матур концерт әзерләгәннәр. Чыгыш ясаучылар арасында татар төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар булуы бик күңелле күренеш булды. Балалар күкрәкләрен орден — медальләр бизәгән ветераннар алдында чы-гыш ясаулары белән бик горур иделәр. Ветераннарны бәйрәм белән район хакимияте җитәкчеләре, депутатлар котладылар. Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Гафиулла улы Миннемуллин да ветераннарга котлау сүзләрен җиткерде hәм бүләкләр тапшырды.
Елдан-ел ветераннарыбызның саны кими. Ә без чын геройлар белән аралаша алуыбыз белән бәхетле. Аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый очрашулар вакытында йөрәкләр кысыла, тамак төбендәге төер сөйләшергә ирек бирми. Чөнки минем әтием дә бу сугышта катнашып яраланып кайта. Ә аның энесе Билал абый сугыш кырында ятып кала. Гомумән, бу сугыш бәласе кагылмаган гаилә бар микән?
Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз яулаган тынычлыкны саклау — безнең бурыч.
Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.



