Вавожда — яңа ферма
13 ноябрьдә Вавож районының Яңа Бия авылында 400 баш терлеккә исәпләнгән сыер фермасы ачылды. Чарада Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев та катнашты.
Вавож районына беренче мәртәбә баруыбыз иде. Бу як яңа йортлар, биналар күп булуы белән игътибарны җәлеп итте. “Биредә хезмәт сөючән һәм тырыш кешеләр яши икән”, — дип уйлап куйдым. Яңа Бия авылы исә артык зур түгел. Авыл халкы эш белән тәэмин ителгән. Тормышларына канәгатьсезлек белдереп, зарланучылар юк. Алар җор күңелле, җир җимертеп эшлиләр. Урамнарда ни эшләргә белми аптырап йөрүчеләр очрамады.
Яңа сөт-товар фермасы 2011 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр “Колос” авыл хуҗалыгы кооперативында төзелгән дүртенче объект булып тора. Хуҗалык җитәкчесе Владимир Красильников сүзләренә караганда, соңгы биш елда хуҗалыкта терлек саны 25%ка, сыерлар саны 35%ка, сөт җитештерү күләме 64%ка арткан.
Әлеге ферманы июнь аенда гына сала башлаганнар. Биредә энергия чыгымнарын янга калдырырга мөмкинлек бирүче яңа технологияләр кулланылган. “Мегафермалар төзүгә караганда, мондый гади фермалар төзү күпкә отышлырак. Очсызгарак та чыга. Аннан соң безнең бәйдә торучы сыерлар иректәгеләренә караганда, күбрәк сөт бирә”, — ди хуҗалык җитәкчесе.
“Колос” авыл хуҗалыгы кооперативында һәр өлкәдә тәртип. Киләчәктә әлеге яңа ферма янәшәсендә бозаулар тудыру бүлеген төзергә ниятлиләр. Хуҗалыкта эшчеләрне махсус киемнәр белән дә тәэмин итәләр (махсус тегү остаханәсе бар), тукланыр өчен ашханә эшли, үз кибетләре бар.
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев “Колос” хуҗалыгының эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. “Бу төпле җитәкче эшли торган ныклы хуҗалык. Алар үз эшләренә бик тә җаваплы карыйлар. Владимир Анатольевич предприятиенең киләчәге, муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту турында даими кайгырта. Алар читтән ярдәм көтеп тормыйлар, үз көчләре белән көн күрәләр. Узган елда 142 миллион сум чиста табыш алганнар. Биредә социаль объектларга да зур игътибар бирелә. Безнең алда елына миллион тонна сөт җитештерү бурычы тора. Бу хакта федераль үзәк тә хәбәрдар һәм ярдәм итәргә әзер. Хәзерге икътисади шартларда бу бигрәк тә катлаулы. Моны авыл хуҗалыклары һәм дәүләт бергәләп эшләгәндә генә хәл итеп була. Вавож районында яңа ферманы кулланылышка тапшыру — әлеге юнәлештәге мөһим адым. Хуҗалыкта өстәмә керем, яңа эш урыннары барлыкка килә дигән сүз”, — дип билгеләп үтте ул һәм Владимир Красильниковны узган туган көне белән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.




