Вакыйгаларга бай ел
Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
2020 ел вакыйгаларга, кичерешләргә, җиңүләргә һәм уңышсызлыкларга, сөенечләргә һәм көенечләргә, нәтиҗәле эшләргә бай булды.
Узып баручы ел тарихка Бөек Җиңүнең 75 еллыгы буларак кереп калачак. Бу бәйрәм илебезнең төрле буыннарын берләштерә, безне сынаулар алдында тез чүкмәслек кыю итә. Нәкъ менә 2020 елда Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде.
Без сезнең белән Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгын билгеләп үттек. Бу — республика үсеше тарихында мөһим дәвер. Юбилей елы – үткәннәрне барлау һәм киләчәк турында уйлау өчен менә дигән сәбәп. Пандемия булуга карамастан, Удмуртия Республикасы үсеш өчен зур этәргеч алды. Милли проектларны тормышка ашыру, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары төзү, дистәләгән чакрым төзекләндерелгән юллар, яңартылган иҗтимагый объектлар — болар барысы да безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Республикабыз үсешенә өлеше кергән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
2021 ел барыбыз өчен дә кызыклы, истәлекле вакыйгаларга һәм бәхетле мизгелләргә бай булсын!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, мәхәббәт һәм эшләрегездә уңышлар телим! Яңа 2021 ел белән!
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.




