Валерий Бузилов: «Удмуртия халкы ихтыяҗларын кайгырту — минем төп бурычым»
22 майда (якшәмбе) Удмуртиядә тавыш бирү участоклары ачылачак. 8.00-22.00 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең якынча сайлаулары узачак. Партия аны көз көне узачачак РФ Дәүләт Думасына депутат сайлауларына халык арасында кандидатларны барлау өчен оештыра.
Без Ижауның бермандатлы 34нче санлы сайлау округы буенча якынча сайлауларда катнашучы, УР Дәүләт Советының икътисади сәясәт, сәнәгать һәм инвестицияләр буенча даими комиссия рәисе Валерий Бузилов белән әңгәмә кордык.
— Сез — республика парламентының тәҗрибәле депутатларының берсе. Нинди максатларны тормышка ашыру өчен РФ Дәүләт Думасы сайлауларында катнашырга булдыгыз?
— Салым керемнәрен республика һәм федераль үзәк арасында гадел итеп бүлүгә ирешү — Дәүләт Думасына депутатлыкка барырга этәргән төп максатларның берсе. 10 ел элек республикада җыелган салымнарның яртысы үзебездә кала иде. Бүгенге көндә җыелган салымнарның өчтән бер өлеше генә республика бюджетында кала. Шуңа күрә дә Удмуртия социаль бурычларны үтәү белән генә чикләнә. Республика үсеше программаларын тормышка ашырырга, социаль объектлар, юллар, газ челтәрләре төзегәндә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармакларына ярдәм итәргә акча җитми. Мин җыелган салымнарны 50гә 50 итеп бүленүе өчен көрәшәчәкмен. Бу Удмуртиягә алга китәр өчен зур этәргеч булачак.
— Бу максатыгызга чыннан да ирешеп булыр дип уйлыйсызмы?
— Әлбәттә. Бу максатны тормышка ашыру өчен мин узган елдан бирле көч куям. Дәүләт Думасы һәм Федерацияләр Советында эшлекле мөһим очрашулар уздырдым. Без Россия Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерләдек. Удмуртия кебек регионнар өчен икътисад үсешенә яңа төр дотация кертергә тәкъдим итәбез. Күптән түгел генә безнең закон проекты РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитетына кертелде. Киләчәктә әлеге проектны алга этәрү буенча зур эш тора. Аны Дәүләт Думасының яңа чакырылышы тикшерәчәк. Удмуртия тәкъдим иткән үзгәрешләрне “Бердәм Россия” фракциясе ярдәме белән РФ Бюджет кодексына кабул итүгә ирешү — минем төп бурычым. Бу Удмуртиягә нәрсә бирәчәк? Безнең исәпләүләргә караганда, Удмуртия бюджетына 9 млрд сумнан 15 млрд сумга кадәр өстәмә акча киләчәк. Бу бик җитди сумма, аны шәһәр һәм районнар, икътисад үсешенә, халыкны социаль тәэмин итүгә тотып булачак.
— УР Дәүләт Советында сез икътисади сәясәт, сәнәгать һәм инвестицияләр буенча даими комиссияне җитәклисез. Шуңа күрә сезгә республика предприятиеләренең ничек яшәүләре яхшы таныш. Һәр тармак федераль үзәктән нинди карарлар көтә?
— Удмуртия икътисадының төп тармаклары — машина төзелеше (шул исәптән, оборона сәнәгате комплексы, автопром) һәм авыл хуҗалыгы. Бу тармаклар федераль дәрәҗәдә кайгыртыла. “Деловая Удмуртия” ассоциациясе белән берлектә сәнәгать, кече һәм урта бизнеска федераль ярдәмне арттыруга үзгәрешләр әзерлибез.
Барлык тармак предприятиеләре үсеше өчен озак вакытка кечкенә процент белән алынган кредитлар кирәк. Бу мәсьәләне чишү өчен регионнардагы предприятиеләргә Сәнәгать үсеше Федераль фонды чаралары бирелүне гадиләштерү мөһим.
Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә тотрыклы сату базары кирәк. Моны дәүләт һәм миниципаль заказлар тәэмин итә ала. Мин хокукый базаны яхшырту нәтиҗәсендә кече һәм урта бизнесны дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында катнашуны куәтләргә тәкъдим итәм. Шулай ук җирле товар җитештерүчеләрнең продукциясен сатып алуда приоритет булдырырга кирәк дип саныйм.
— Авыл хуҗалыгы тармагын, авылларны үстерү өчен нишләргә кирәк соң?
— Авыл халкы дәүләт тарафыннан ярдәм артуына ышана. Әгәр без җирдән, савым малларыннан керем булуын телибез икән, авыл хуҗалыгының матди-техник базасын ныгытуга, яңа заманча җиһазлар сатып алуга акча тотарга тиеш. Бездә туфракның уңдырышлылыгын арттыруга зур игътибар бирергә кирәк. Сөтнең бер килограммына бюджет дотацияләрен арттыру да мөһим. Кайбер хуҗалык җитәкчеләре бер килограмм сөткә 2,5 сум күләмендә дотация туры килгән вакытларны да хәтерлиләр. Бүгенге көндә аның күләме бик аз. Авыл хуҗалыгы — беренче чиратта, ул кешеләр, аларның гаиләләре, балалары. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына ярдәм — авылларны социаль яктан үстерү дигән сүз. Авыл мәктәпләре, балалар бакчалары, хастаханәләр шәһәрнекеләрдән ким булмаска, яхшы җиһазландырылырга тиеш. Шулай ук авылларны газлаштыруны да арттыру зарур, бүген аның дәрәҗәсе 35-37% тәшкил итә. Авылларда торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасын яңартырга, юллар төзергә кирәк. Авыллар үсеше, авыл хуҗалыгына ярдәм итү — дәүләтнең мөһим бурычы, шуңа күрә икътисади кырыс шартларда да аңа ярдәм туктатылмаска тиеш.
— Удмуртия Дәүләт Советында сез Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә закон чыгару эше өчен җавап бирәсез. Россия дәрәҗәсендә нинди проблемалар өстендә эшләргә ниятлисез?
— Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы четерекле мәсьәләләр бихисап. Моңа гомум йорт ихтыяҗлары өчен гадел һәм аңлаешлы түләү системасын булдыру да керә. Гомуми куллану урыннарында электр энергиясен исәпләп баручы аерым счетчиклар булдырырга кирәк дип саныйм. Андый счетчикларны бар урыннарда да урнаштырырга мөмкин. Бу подъезд, лифт, подвалларда никадәр электр энергиясе тотылса, шул дәрәҗәдә генә түләргә мөмкинлек бирәчәк.
Тагын бер мөһим сорау: капиталь ремонт өчен түләүләрне инфляциядән саклау. Махсус счетларны югары процент ставкасы булган банк депозитларында сакларга рөхсәт будыру зарур. Шулай ук йортларны капиталь төзекләндерүгә кредитлар бирү механизмын да эшләргә кирәк.
Ижауда быелгы кебек, йортлар җылылыксыз һәм кайнар сусыз калмасын өчен илебездә ТКХ предприятие җитәкчеләрен җаваплылыкка тарта торган система булдыру да мөһим. Безнең “Бердәм Россия” партиясе әлеге һәм ТКХ кагылышлы башка четерекле сорауларны үзенең ныклы контроленә алырга тиеш дип саныйм. Соңгы елларда ТКХ тәртипкә китерү буенча күп эш башкардык һәм киләчәктә дә моны дәвам итәчәкбез.
— Валерий Викторович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Теләк-максатларыгыз тормышка ашсын!



