Вандаллар

Гыймран Сафинның «Яңарыш»ның 29 санында дөнья күргән «Вандализм орлыклары» исемле язмасы белән тулысынча килешәм. Үземнең дә кайбер фикерләрем һәм дәлилләрем белән бу теманы тулыландырмакчы булам.
Бик дөрес, тиешле оешмалар битараф, тикшереп, чара күрүне кирәк тапмыйлар.
Былтыр «Яңарыш»та Драгунов урамы янындагы чишмәне төзекләндереп, матур эскәмия куелуы, күп тә үтмәстән аның югалуы турында язма чыккан иде. Аны ике кешенең күтәреп, наратлыкка алып кереп китүләрен күргән кеше тиешле органнарга шалтыратып хәбәр итсә дә, файдасы булмады кебек.
Тагын бер мисал: татар зиратында батыр Фәрдетдингә куелган истәлек ташын алып китәргә җыенганнарын бер бабай күреп, туганнарына шалтыраткан, рәхмәт төшкере. Таш шулай итеп үз урынында калган.
Китапларда язылганча, элек Кытайда урлашкан кешенең кул чукларын кискәннәр. Бу закон кече яшьтән үк кешенең аңына сеңдерелгән. Безнең илдә үтемле законнар бөтенләй юкка чыгарылды, ә яңалары гамәлгә керә алмый.
Бер танышым иренең җәберләү-кыйнауларына түзә алмагач, участок милициясенә килә (ул чакта шулай атала иде), «Тикшереп, берәр чара күрсәгез иде, элек 15 тәүлеккә ябу, айныткычта тоту бар иде бит», — ди. Аңа: «Ул законнар инде гамәлдән чыкты, без – аңлы, гуманлы халык», — дип көләләр, хәтта исем-фамилиясен, адресын язып, протокол төзүдән дә баш тарталар.
1960-80нче елларда без «Моя милиция меня бережёт» дип ышанып яшәдек һәм ул шулай иде дә. Ә яңача «ми»не «по»га алыштырып, хезмәт хакларын күпкә арттырсалар да, уңай якка үзгәреш сизелми. Шулай да полиция сүзенә кагылышлы бер уңай мисалым бар минем.
Июнь аенда авылга ял итәргә кайткач, «Минзәлә» газетасында «Тотылдылар» дигән хәбәргә тап булдым. Анда 1 июнь көнне сквердан 1 эскәмия юкка чыгуы турында сүз бара (шәһәр буйлап саный китсәң, инде унлап эскәмия урланган). Полиция бүлеге башлыгы үзенең хезмәткәрләрен җыйган да: «3 көн вакыт сезгә, тапмасагыз, эшсез һәм погоннарсыз калдырам үзегезне», — дип кисәткән. Нәтиҗәдә Минзәләдә яшәүче 2 егет тоткарланган (шуларның берсе — балигъ булмаган яшүсмер). Алар эскәмияне үзләренең ишегалларына кайтарып куйганнар икән. Башка урланган милекнең хакын да аларга түләтмәкчеләр, ди.
Законнар эшләсә, кырын эшләр, урлашу, хәрәмләшүләр дә кимер иде, диюем.
Дания Борһанова, Ижау шәһәре



