Варклед-Авыл

Яңа Бәзәкә авыл советы карамагына кергән эреле-ваклы алты авылның берсе рәсми кәгазьләрдә шулай атала. (Варклед елгасының башланган урынына утырган авыл. Ә Яңа Авылдан түбәндәрәк тагын Варклед-Бодья дигән удмурт авылы да бар әле). Ә халык аны гади генә итеп Әрем дип йөртә.
“Исеме дә кызык бу авылның — Әрем. Әрсез билчән, алабута, әрем үсәдер дип уйласаң нык ялгышасың. Авыл түгел, тоташ гөлбакча, җәннәт бакчасы ул. Бабайлар килеп утырганда бу коры җирдә әремнән башка берни үсми. Исеме җисеменә бик туры килә иде”. Бу өзекләр Роза апа Мулланурованың “Чишмә күзе” җыентыгыннан. Әйе, Роза апа язганча, әремнән башка берни үсмәгән урынга 1920 елда Көчек авылыннан унлап гаилә килеп утырган. Һәм тырыш халык авыл корган, әрем үскән кырны гөлбакчага әверелдергән. Зур түгел ул. Бүгенге көндә биредә унөч хуҗалыкта утыз сигез кеше яши. (Моннан тыш биш-алты буш йорт моңаеп утыра). Күбесе пенсия яшендәгеләр яши биредә. Авылның хөрмәтле кешеләре Мәхмүт һәм Разыя Кәрәмиевлар, Морат һәм Рабига Илалетдиновлар, Салихҗан һәм Ләйсирә Шәйхеләхмәтовларның гаилә корып гомер итә башлауларына да алтмыш елга якын икән инде. Авылның үткәнен, тарихын бик яхшы белә алар. Яңа Бәзәкә авыл советына берләшкән авылларның беренче рәисе дә Әремнән Морат абыйның әтисе булган. Соңрак Авыл советын Шушы ук Әрем кешесе Габделхак абый Гыйльметдинов җитәкләгән. 1929 елда күрше Ленин поселогы, Яңа Никольск, Иске Никольск авыллары белән бергә Ленин исемендәге колхоз төзелгән. 1943тә Әрем үзе генә “Амур” исеме белән аерылып чыккан. Рәисе итеп Гатаулла Фатхуллинны билгеләгәннәр.1953 елда колхозларны кабат эреләндерәләр һәм Әрем дә җиде авыл составында Ленин исемендәге колхозга керә. Кечкенә генә авылның мактанычы — укымышлы-атаклы кешеләре дә бар. Әремнең тирә-юньгә билгеле указлы мулласы Шәкүр Кәбировны үзе кебек үк укымышлы остабикәсе Өммегөлсеме белән 1923 елда авыл халкы Сарман районы Нөркәй авылыннан алып кайта.
Кайбер “кызыл авызлар” тарафыннан янау-куркытулар булса да, бик болгавыр заманнарда да Әрем халкы үзенең зыялы, укымышлы мулласына җил-яңгыр тидерми, гомер азагына кадәр хөрмәттә, ихтирамда яшәтә. Заманында Мәккә каласында белем алган Шәкүр хәзрәт һәрдаим Уфа мөфтие белән элемтәдә тора, дустанә мөнәсәбәтләрдә була. 88 яшендә вафат була ул, ә карчыгы Өммегөлсем абыстай 97гә кадәр яши. Зыялы, укымышлы балалар тәрбияли алар. Улы Рашат абый гомер буе Уфа ветеринария институтында укыткан, кафедра җитәкләгән, фәнни хезмәт белән шөгыльләнгән, ветеринария фәннәре кандидаты, 99 яшендә, бүген дә сәламәт акыллы, туганнары белән элемтәдә яши. Рашат абыйның кыз туганы Хәнифә апа да Башкорт дәүләт университетында кафедра мөдире булып эшләгән, филология фәннәре кандидаты, күп кенә фәнни хезмәтләр авторы. Ул бүгенге көндә мәрхүм инде. Гади крестьян Мөхәммәтҗан абый Гариповның уллары Равил һәм Рафаэль (соңгысы мәрхүм инде) ерак Себердә — Новосибирск каласында физика-математика буенча зур белгечләр. Кызыльяр авылында туып-үскән шагыйрь Фазыл (Фердинанд) Шәехның да нәсел җепләре шушында килеп тоташа: әнисе Зөһрә-Әрем кызы. Тәнзилә апа Гыйльметдинова — Удмуртия республикасының атказанган медицина хезмәткәре, кырык елдан артык гомерен балалар дәвалауга багышлаган. Салихҗан һәм Ләйсирә Шәйхеләхмәтовның уллары Равил озак еллар хокук саклау органнарында эшләп, милиция майоры дәрәҗәсенә күтәрелгән, адвокат, бүгенге көндә Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Алабуга филиалын җитәкли. Гөлҗиһан апа Кәрәмиеваның кызы Алсу егерме биш ел мәктәптә белем биргән, бүгенге көндә күрше Удмуртия республикасының Якшур-Бодья районында ятим балалар йорты җитәкчесе. Мулламөхәммәт абый Мәрдәнов кызлары һәм оныкларының республикабыз башкаласында үз кибетләр челтәре бар.Тагын укытучылар, шәфкать туташлары, милиция хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һ.б.
Гомумән, Әремнең ул-кызлары кайда гына эшләсәләр дә, әти-әни йөзенә кызыллык китермиләр,туган авыллары исеменә тап төшермиләр. Халык элек-электән дус-тату. Бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгән, төрле авырлыкларны, шатлык-кайгыларны бергә кичергәннәр. Авылның иң өлкән, хөрмәткә лаек кешеләреннән берсе Мәхмүт абый кырык биш елдан артык колхозда эшләгән, унсигез ел профсоюз рәисе вазыйфаларын башкарган. Хатыны Разия апа белән өч бала тәрбияләп, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Балаларының өчесе дә Яңа Авылда яшиләр. Уллары Ильяс — озак еллар хуҗалык җитәкчесе, кызлары Рәхилә авыл советында, икенче кызлары Кәримәнең ире Фәйзерәхмән белән авылда үз кибетләре бар. Салихҗан абый Шәйхеләхмәтов та гомер буе колхозда эшләгән: хуҗалыкны кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган. “Колхоз рәисенең рәсми булмаган ярдәмчесе идем мин. Хәзер генә ул җаның теләгән бөтен нәрсәне дә сатып алырга була. Ә без эшләгән заманнарда кечкенә генә шөреп өчен дә әллә ничаклы ишек шакырга, кемнәргәдер ялынырга туры килә иде”, — дип искә ала Салихҗан абый үзе. — Мин сирәк буш кул белән кайта идем”. Кырык елдан артык эш стажы бар аның. Гаиләдә ышанычлы тыл—хатын-кыз булганда гына ир-ат тынычлап эшли ала. Ләйсирә апа — ышанычлы хатын да, әни дә. Дүрт ир-егет үстергәннәр, өчесе югары белемле, бүгенге көндә улларының, оныкларының уңышларына куанып яшиләр алар. “Салихҗаным, эш белән чыгып китеп, атналар-айлар йөреп кайта иде. Исәнлеген теләп көтеп алам, юк-бар белән борчымый идем үзен. Киленнәремне дә шулай өйрәттем. Алардан, Аллага шөкер, уңдым мин: балаларымны санлап, “әткәй-әнкәй” дип өзелеп торалар, эшләрендә дә мактаулы”. Морат абый белән Рабига апа да алтмыш елга якын тыныч кына гомер итеп яталар. Гаилә башлыгы гомер буе колхозда эшләгән. Яше сиксән биштән узып барса да, күз генә тимәсен, карчыгы Рабига апа белән йорт тирәсендә кыштыр-мыштыр йөреп торалар әле. Уллары-кызлары кайтып, хәлләрен белеп, кирәкле эшләрен карап китәләр. Ә эш җитәрлек авылда. Һәркемнең йорт тирәсендә — җиләк-җимеш бакчасы. Яңа Авылның өлкәнрәк яшьтәге ир-атлары да: “Әремдәге кебек алма бакчалары да, андагы кебек тәмле алмаларны да элек безнең Яңа Авылда үстермиләр иде, шаян-шук малай чакта җәйге кичләрдә өч чакрымдагы Әремгә алма бакчалары басарга бара идек”, — дип, көлеп искә алалар.
Роза апа Мулланурова да үзенең “Нурый алмагачлары” хикәясендә алма урлашырга кергән малайларны хуҗаның алма белән сыйлап җибәрүен яза. Бүген дә авыл кешеләре бакчаларында алма-чиясен, карлыган-җиләген генә түгел, груша-сливасын да үстерә.
Әремдә күбесе пенсия яшендәгеләр дидек. Әмма яшьләр дә бар. Әнә, Илфат Гайнетдинов кечкенә авыл дип тормады, үзе туган нигездә үз тырышлыгы белән бөтен уңайлыклары булган менә дигән йорт, каралты-кура торгызды.“Минем әбием Оркыя Яңа Авылдан. Ире сугышта үлеп, дүрт кыз бала белән тол калган ул. Тормышлары авыр булган, өскә җимерелергә торган өй. Сугыштан соңгы авыр елларда йорт торгызып керү ялгыз хатынга түгел, ирле кешегә дә бик авыр булган. Кызы Галимә Әрем егете Наилгә төрле чаклары була, әмма безнең авыл халкы бердәм, ярдәмчел. Авыл кечкенә, перспективасыз булса да, шушында — әбием нигезендә йорт салдым. Хәзер бит шәһәр кешеләре авылга кайта, кем белә, бәлки безгә дә кайтып, нигез корырлар, юлларны да әзрәк карап җибәрсәләр. Әнә, минем тормыш иптәшем Адилә дә — шәһәрдә туып-үскән, язмыш аны да әби-бабасы туфрагына, үзе кечкенәдән тәгәрәп үскән Әремнең чирәмле урамнарына тартып кайтарды. Ике бала үстерәбез”. Авыл тормышына ияләнеп килә шәһәр кызы, абзар тутырып, мал-туар асрыйлар. Яннарында киңәшкә-табышка да, һәрчак ярдәмләшеп торырга да кадерле әниләре Әлфия бар. Һәр эшен тормышта күпне күргән, язмыш арбасын төбенә җигелеп тарткан, гомеренең күп өлешен ир-атлар белән тракторда эшләп уздырган әнисе белән киңәшеп башлый Илфат. Туган авылының бетүен һич тә теләми ул. Әнә унбиш гектар җир алган, печән чәчкән. Үзенең тракторы, җиңел машинасы бар. Планнары зурдан егетнең: хөкүмәт тә бераз ярдәм итсә, терлекчелек белән дә шөгыльләнергә, пилорама ачарга да нияте бар. Ә бүгенге көндә “Ак Барс”ның Варклед-Бодья дуңгызчылык комплексында эшләп йөри ул. Иртүк машинасын кабыза да, улы Камилне, кайвакыт күрше Рамилнең кызын-малаен утыртып, Яңа Авылга балалар бакчасына алып китә. Аннан соң эшенә, ә ял көне булса, район үзәгенә китә: үз йомышларын да, авылдашларыныкын да үтәргә кирәк. Адиләсен дә утыртса, Ижауга кагылып, тиз генә әби-бабайның да хәлен белеп чыгалар. Бакчага улын алырга өлгермәсә борчылмый: я Әрем “таксие” Альберт абый, я Рамил алып кайта.
Әремдә элек-электән калган гадәт: бер-берсен кайгыртып, булышып, бер гаилә булып яшиләр. Хамидуллин Альберт абый һәр иртәне кызы Айсинәне эшкә, оныкларын мәктәпкә, бакчага төшереп кенә калмый, үтенеп кергән кешеләрне үзенең “комбиена” төяп, эндәшми- тынмый гына Әгерҗесенә дә чыгып китә.Ә Мәҗитов Рамилгә килгәндә,балаларны бакчадан бик рәхәтләнеп ат чанасына төяп алып кайта, балалары да машинада кайтуга караганда, ат чанасында кайтуны артыграк күрә. Соңгы вакытта гына әзрәк җайсызланды әле: хатыны Айгөл белән фермада таналар өйрәтеп сава башладылар, өлгерә алмаган көннәре дә була. Борчылмыйлар Мәҗитовлар: авылдашлары балаларны бакчада калдырмый. Айгөлгә декрет ялында утырса да булыр иде, өченче уллары Рафилгә әле бер яшь тә тулмаган, әмма эш булганда, эшләргә кирәк диләр алар: гаилә ишле бит. Ә кечкенәне әниләре Гөлнәфис апа карый.Үзе дә дүрт бала үстергән, гомере буе колхозда сарык караган әни кеше яше Җитмеш бишкә якынлашса да, балаларына бик теләп булышырга әзер, сау-сәламәт булсыннар да, үз балаларын тигезләре белән үзләре генә үстерсеннәр.
Хәзер бит аның эше дә юк. Авылдан Яңа Авылга эшкә йөрүчеләрне санарга бер кул бармаклары да җитә. Кәрәмиев Илһам озак еллар башта “Нур” күмәк хуҗалыгында инженер, хәзер “Ак Барс”та механизатор, Молчанов Юрий, Хамидуллина Айсинәләр — мәктәптә техник хезмәткәрләр. Элек авылда колхозның сарык фермасы бар һәм бөтен хатын-кызлар кышын фермада, җәен болында сарык көтүендә иде. “Кырык елдан артык көтү көттек”, — дип искә ала авыл апалары Гөлҗиһан апа Кәрәмиева һәм Розалия апа Кәбировалар. — Шул кырык елга сарыклар артыннан ничә мең чакрымнар йөрдек микән?” Сөбханалла, күз тимәсен үзләренә, Яңа Авылны (кибеткә, медпунктка йомышлары төшсә) бүген дә җәяүләп кенә урап кайта әле ахирәтләр.
Кайвакыт юллары гына уңайсызрак. Күтәртелгән булса да, язгы-көзге пыракларда, кышкы бураннардан соң авылдан чыгып булмый. Асфальт юл сорамый авыл халкы. Шул юлларына таш түшәсәләр, ә кышкы бураннардан соң чистартсалар, шул да җиткән аларга. (Бу кышта кар әсирлегендә дә бик газап чикмәгән авыл халкы. Җитәкчеләргә рәхмәтле алар: юл хезмәткәрләре бураннардан соң Әремне дә онытмаганнар.) Гомумән, әремлеләр булганына канәгать булып тыныч кына яшәргә өйрәнгән. Гомер-гомергә карлы яңгырда да, салкын бураннарда да, җәяүләп, балалары мәктәпкә, ир-атлар машина-трактор паркына эшкә йөрделәр. Ә апалар авылдагы сарык фермасында. Бар иде заманалар, икешәр мең башка җитә иде монда сарык саны, шуларны сигез хатын-кыз карый, тагын берничә ир-ат ат җигә. Ә Молчанов Анотолий абый — ферма мөдире дә, ветеринария врачы да. Йон кырку вакытында Яңа Авылдан да атна-ун көн бөтен хатын-кызларны китерәләр иде. Ярыша-ярыша эшли иделәр. Ләкин кая инде ул Әремнәргә җитәргә. Алар бит гомере буе шунда: җаен, тәмен белеп эшлиләр. Шул чакларны сагына Рабига, Разыя, Ләйсирә, киткән ахирәтләре Суфия, Нәгыймә, Мәрьям, Рәмзия, Флүрә апаларны искә алалар, вакытсызрак киткән ирләре Фәнил, Рафис, Әхмәт абыйлар төшләренә керә аларының, бушап калга өйләргә карап, Габделхак, Хадим, Зиннур абыйларны юксыналар. Авыл кышкы йокыда әле, кар көртләренә чумып утырган урамнар тып-тын.Берән-сәрән әбиләр генә чаңгы-чана шуып йөргән оныкларын күзәтә. Көннәр язга карый башлады инде. Тиздән бик тиздән авыл уяныр,Алма бакчалары шау чәчәккә күмелер,капка төпләрендәге ямь-яшел чирәмдә, сары йомгак булып, каз бәбкәләре тәгәрәр, ата казлардан читтәрәк оныклар әүмәкләшер, ә әби-бабайлар кыш буе тузан иснәп туйган шәһәр оныкларының туган туфракка кайтуын түземсезлек белән , юлдан күзләрен дә алмыйча көтәрләр. Көтеп торучы әти-әниләр, әби-бабайлар, кайтучы онык-балалар булганда, Әрем — Варклед -Авыл яши әле!
Р.S.Кечкенә генә Әрем турында кечкенә генә мәкалә язармын дип башлаган идем. Кирәкле мәгълүматлар сорап шалтыраткан һәр апа-абыем, иренмичә, нәрсә белә, барысын да сөйләде. Әрем халкы үзенең авыл тарихын белә, үз кешеләре белән горурлана. Һәрберсенең сөйләгәннәреннән әз генә булса да бирергә тырыштым. Кем турындадыр язмый калсам үпкәләтермен кебек, ләкин барысы турында да язып бетереп тә булмый, чөнки һәрберсе озын язма язарлык ихтирамлы кешеләр яши биредә. Кайбер мәгълүматларда ялгышлар булса, гафу үтенәм: рәсми документларга түгел, авыл кешеләре сөйләвенә нигезләнеп кенә яздым.
Розалия Кәримова, Яңа Авыл.



