Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ветеранга — 90 яшь
25.08.2016

Ветеранга — 90 яшь

10 август көнне 90 яшен тутырган Мәснәви абзый Шәйхеразиев — Бөек Ватан сугышы ветераны.
17 яшен тутырган гына яшь егетне 1943 ел­ның февралендә илне фашист илбасарларыннан азат итү өчен сугышка алып китәләр. Бу вакытта аның әтисе — Шәйхеразый да фронтта була. Яшь егет туган иле, әнисе, гаиләсе белән мәңгелеккә дип хушлашып чыгып китә. Чөнки сугышның иң кызган вакытлары була. Башта аларны 5 ай буе Суслонгер лагеренда интектерәләр: җир алачыкта яшәү, ачлык, бет, борча басу. Шуннан сугышка алып китәләр. Ул башта Көнбатыш Украинага эләгә. Чик сакчылары гаскәрендә НКВД, КГБ отрядларында разведчик булып хезмәт итә. “Соңрак Белоруссия сазлыкларын кичтек, 800 кеше малярия белән авырып үлделәр. Кышкы суыкларда сазлыкларда батмас өчен, хәтта үлгән кешеләрне аска җәеп өсләренә ятарга туры килде. Безнең отряд һөҗүм итмәде, немецларны әсирлеккә күп алды. Алар белән авыллардан узганда хатын-кызлар кулларында ни бар (көянтә, көрәк, себерке), шуның белән ташлана иделәр”, — дип сөйләде ул. Сугыштагы батырлыклары өчен, аның күкрәген бик күп медальләр, Бөек Ватан сугышы ордены бизи. Яралануы турында көлеп кенә: “Минем яра арт якта — йомшак җиремдә, кайвакыт сиздерә”, — дип кенә куйды.
Бөек Җиңүне Польша җирендә каршылаган. Ул 8 ел хезмәт итеп, 1951 елны гына туган ягына — Актаныш районы Усы авылына кайта, әтисе сугыштан кайткан була инде. Авылда озак тоткарланмаган, Ижау шәhәренә килеп, “Ижсталь” заводына сталевар булып эшкә урнаша, пенсиягә шуннан чыга. Ул эшендә дә hәрвакыт мактаулы, үрнәк эшче була.
90 яшьлек юбилее белән котларга заводның ветераннар советыннан, Ленин районы социаль яклау бүлеге һәм ветераннар советыннан да җитәкчеләр килде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, бүләк тапшырдылар. Мәснәви абзый бүгенге көндә таза-сау. Килене Фәридә, улы Наил белән яши. Кызы Наҗия дә әтисен онытмый, хәлен белеп тора. 4 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Күңеле бик шат әле. Моңсуланган вакытларында яраткан гармунын алып көй суза икән.
Аллага шөкер, бүген дә арабызда шундый хөрмәтле ветераннарыбыз яши. Тыныч, имин илдә яшәвебез өчен, без аларга рәхмәтле.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.