“Виль” — уңыш бәйрәме
2 августта Ижау шәһәренең Каенлык паркында удмурт халкының “Виль” бәйрәме үткәрелде. Беренче урган арпа бөртекләрен он итеп тартып, аннан пешергән ботка дигәнне аңлата әлеге сүз. Бәйрәм көзге яңа уңышка багышлап үткәрелә. Аксакалларның әлеге боткага гыйбадәт кылулары — бәйрәмнең төп өлеше. Бу көнне ризыкларны бары тик яңа уңыштан гына әзерлиләр.
Удмурт халкын яңа уңыш бәйрәме белән котларга, ботка белән сыйланырга шәһәр башлыгы Юрий Тюрин, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Удмурт тарих, тел һәм әдәбият бүлеге институты җитәкчесе Алексей Загребин, Индустриаль районы башлыгы Любовь Зайцева, “Удмурт Кенеш” ассоциациясе рәисе Татьяна Ишматова, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Ураськин килгән иде. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: җитәкчеләрнең икесе генә рус телендә сөйләде (чөн-ки алар рус милләтеннән) анда да шәһәр башлыгы Юрий Тюрин: “Миңа “Гербер” бәйрәмендә “Удмуртча сөйләмисең”, — дип, кисәтү ясадылар”, — диде һәм удмуртча исәнләште. Бәйрәм фәкать удмурт телендә генә барды.
Гыйбадәт кылу фонограмма аша гына барса да, халык бер мәлгә тынып калды. Без бүгенге зур шәһәрдә яшәүчеләр аңлыйбызмы моны? Борынгыдан ук бу бәйрәмне удмурт авылларында ашлык җитешүгә һәм терлек үсүгә атап үткәргәннәр. Терлекне әлеге бәйрәмгә кадәр суярга ярамаган. Гыйбадәт кылганда, өстәлдә май, ботка, ит, ипи, табани кебек ризыклар гына булырга тиеш икән. Гыйбадәт кылучы аксакал өйләнгән булырга тиеш, хәләл җефете булмаса, ул канун буенча әлеге гореф-гадәтне башкара алмый. Бүген көндә әлеге бәйрәм дөньяви — дин кануннарына буйсынмыйча гына үтә. Чөнки халык бер гыйбадәт кылу өчен бирегә җыелмас иде. Шуңа күрә бәйрәм удмурт эстрадасы йолдызлары, ансамбльләре чыгышы, ярышлар белән үрелеп барды. Яше-карты, бала-чагасы тәмле арпа боткасы белән сыйланып, күңел ачып кайтып китте ул көнне.
Рәфилә Рәсүлева.




