Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Владимир Путин: «Без тыгыз бәйләнгәнбез»
6.03.2014

Владимир Путин: «Без тыгыз бәйләнгәнбез»

Узган атнада Казан­да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән “Татар рухы һәм каләм” бәйгесенә йомгак ясалды һәм журналистлар өчен укыту оештырылган иде.

Әлеге чараларда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар журналистлары, шул исәптән без — Удмуртиядән Хәмидә Гайфуллина, Фәнзилә Салихова, Эльвира Насыйбуллина, Нурсилә Фәйзуллина, Эльвира Вахитова, Рәмзия Габбасова катнаштык. Моннан тыш без тарихи бер вакыйганың шаһиты да булдык. 26 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Украинада булган ыгы-зыгыларда кан кардәшләребез — Кырым татарларының язмышы өчен борчылып Белдерү кабул итте. Әлеге Белдерүдә түбәндәге сүзләр бар: “…Без украин, рус, татар — гомумән барлык халыкларны төптән уйлап эш итәргә, чуалышларга чик куярга чакырабыз. Без Кырым татарларының имин тормышы нигездә рус һәм украиннар белән үза­ра аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәт аркылы гына булуына ышанабыз…”
Шул көнне үк Татарстан парламенты вәкилләре әлеге Белдерү белән Кырымга китте. Аннан йөреп кайтканнан соң Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров журналистлар белән очрашуында: “Кырымда иҗтимагый һәм рәсми оешмалар белән дә очраштык, гади кешеләр белән дә аралаштык. Кырымда хәлләр катлаулы: анда төрле көчләр бар, бер юнәлештә генә фикер йөртүчеләр юк. Безгә иң мөһиме – Кырым татарлары, депутатлар белән очрашу.
Кырымда килеп туган бүгенге хәлнең сәбәпләре андагы милләттәшләрнең мәсьәләләре хәл ителмәве белән бәйле. 20 ел дәвамында аларның җир белән булган проблемалары һавада эленеп тора. Хөкүмәт җир бирми, биргән очракта да аларны рәсмиләштерә алмыйлар. Кырым татарлары белән аралашканнан соң шул аңлашылды: алар мәйданчылар белән дә, Россия белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Кайсысы аларның хокукларын дәүләт дәрәҗәсендә яклаячак, шулар белән сөйләшү барачак. Кырым татарлары парламентта да юк, хөкүмәттә дә юк. Виктор Янукович президент булган вакытта аларның мәсьәләләрен искә алучы булмаган. Баруыбыз юкка булмады”, — дип сөйләде.
4 мартта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Ново-Огареводагы резиденциясендә журналистлар белән әңгәмәдә Украинадагы хәлләргә карата үз фикерен белдерде. Ул Киевтагы хәлне Конституциягә каршы килүче кискен үзгәреш һәм хакимиятне кораллы көчләр ярдәмендә басып алу дип бәяли. Виктор Януковичның Украина гражданнарын саклау һәм яклау өчен кораллы көчләр кертүне сораган мөрәҗәгате булса да, Россиянең кораллы көчләре Украинага ахыр чиктә генә кертелергә мөмкин булуын, әлегә моңа зарурлык юклыгына басым ясады. Шулай ук Кырымны Россиягә кушу турында сүз дә алып барыл­мавын ассызыклады. “Хәзерге заманда без бер-беребез белән бик тыгыз бәйләнгәнбез. Бер илдә ыгы-зыгылар, югалтулар булса, аның шаукымы башка илләргә дә тими калмый. Бу хакта да уйларга кирәк”, — диде ул. Әгәр Украина 2 млрд доллар бурычын түләмәсә, алга таба сатыла торган газга ташламалар да бетерелергә мөмкин булуын искәртте. “Украинада безнең дошманнар юк, без үзара дус дәүләтләр”, — диде ул әңгәмәгә йомгак ясап һәм Украинадагы барлык гражданнарның хокуклары саклануын игътибар белән күзәтеп барачагын белдерде.