Габдулла Тукай исемендәге гимназиягә — Татарстан бүләге
11 октябрьдә шәһәребездә “Удмуртия Республикасында татар телен саклап калуда һәм үстерүдә Г.Тукай исемендәге 6нчы гимназия базасындагы этномәдәни белем бирү ресурс үзәгенең роле” исемендәге республикакүләм семинар узды. Бу көнне гимназиягә республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән, Әгерҗедән татар теле укытучылары, тәрбиячеләр, этномәдәни белем бирү буенча белгечләр, галимнәр җыелдылар.
Семинар барышында Удмуртия Республикасы Мәгариф министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Валентина Корепанова республика мәктәпләрендәге татар сыйныфлары, түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырды. Ә Татарстан кунагы — Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты факультеты мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова үз институтларында алып барыла торган эшләр турында сөйләде, ике республика арасында төзелгән килешүнең регионнарда телебезне саклаудагы әһәмияте хакында искәртте. Г.Тукай исемендәге гимназиягә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан интерактив такта бүләк ителде.




