Гаделлек булырмы?
Көткәннәргә һәйкәл бармы? Әйе, бу сорауга җавап юк. Билгесез, эзсез югалган солдатлар…
Әтиемнең соңгы хаты шундый иде: «Кара урманда билдән кар эчендә ятабыз. Кемнәрнеңдер аяклары өшеде – госпитальгә озаттылар. Минем тырнаклар гына купты, шуңа күрә калдырдылар». Шуннан соң «Хәбәрсез югалды» дигән сүздән башка берни ишетелмәде. Мөгаен, алар, бомба тотуга эләгеп, харап булганнардыр.
Әтиемнең исеме «1943 елда үлде» дип, «Хәтер» китабындагы исемлеккә кертелде. Ә андыйлар миллионнар… «Югалды» дигәч тә, «үлде» дигән сүз түгел бит. Әтием югалганына 67 ел үтсә дә, күңел һаман да көтә.
Әнием дә, 2 абыем да гүр ияләре инде. Бөек Җиңү бәйрәме, 22 июнь җиткән вакытлар бигрәк тә авыр: хатирәләр яңара, яралар ачыла. Әтием сугышка киткәндә «Рәсимәне саклый күр», — дип киткән, шуңа күрәдер Ходаем сәламәтлекне дә, гомерне дә мул итеп биргән. Рәхмәт, Илаһым!
Хәзерге заманда сугыштан исән кайтканнар файдасына яңадан-яңа законнар чыгып тора. Сугыш ветераннары исән кайтып, бакыйлыкка тыныч вакытта күчсәләр дә, аларның хатыннарына, 85-90 яшьтә булуларына карамастан, фатирлар бирәләр. Күбесе үз көчләре белән салган йортларда, сатып алган зур фатирларда яшиләр. Кайберләренең акыллары зәгыйфьләнгән, балалары карамагында торалар. Аларга биргән фатирлар оныкларына күчә. Шул фатирлар өчен талашып яткан оныклар да юк түгел. Сугыштан исән кайту, гаиләң белән картлыкка кадәр бергә гомер итү – Аллаһ тарафыннан бирелгән зур бүләк. Андыйларның балаларына һаман ярдәм килә, ә хәбәрсез югалган сугыш батырларының балаларына рәхмәт сүзе дә булмады. Бу мәсьәлә турында газета битләрендә күпме язылып чыкса да, үзгәреш юк. Кибет киштәләре буш чагында «Ветеран» кибетләре ачылды. Исән ветераннарның балалары, оныклары кибеттән әйбер алганда, «Нигә безгә андый ташламалар юк?» — дип, елап киткән чаклар аз булмады. Бу язмам исән калган ветераннарга үпкә белдерү түгел, дөрес аңлагыз. Ятимнәргә дә ихтирам булырга тиеш, дип әйтүем. Әтиле, тук яшәгән балалар янында ятим, ач-ялангач булу бик авыр иде.
Күптән түгел «Сугышка киткән кешеләргә акча тиеш икән» дигән хәбәр тараттылар. Бу мәсьәләдә дә тигезлек юк: сугышның башында үлгәннәргә бер тиен дә юк бит!
Бер ветеран ел дәвамында документлар җыеп йөрүе турында хәбәр итте. Сугышка киткәндә аны бер ел әзерләмәгәннәр бит, бер сәгать эчендә алып киткәннәр. Хәзер исә ул үзенең кем икәнлеген бер ел буе исбат итәргә мәҗбүр. Банкта акчалар булгач, нигә алар ветераннарга исән чакларында ук бирелмәгән?
Я, Ходаем, җиребезгә иминлек, халкыбызга тигезлек, гаделлек бир.
Рәсимә Мифтахетдинова, Ижау шәһәре



