Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Гаделлек нидән гыйбарәт?
16.02.2012

Гаделлек нидән гыйбарәт?

Безнең илебезгә дөньядагы табигый байлыкларның 40 проценты туры килә. Ә халкыбыз җир шарында яшәүчеләрнең 2 процентын гына тәшкил итә. Әгәр түбәндәге проблемаларны хәл итмәсәк, илебез бушлыкка әверелергә мөмкин. Ул чакта инде аның язмышын да без хәл итмәячәкбез», — ди Премьер-министр Владимир Путин үзенең «Гаделлек төзелеше. Россия өчен социаль сәясәт» дигән чираттагы мәкаләсендә.

Соңгы елларда Россия бюджеты чыгымнарының яртысыннан артыгы социаль тармакка туры килә. Соңгы дүрт елда гына да андый чыгымнар 1,5 тапкыр арткан. Премьер фикеренчә, уңышлар бар, әмма проблемалар да юк түгел. Чыгымнар артса да, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән. Күп кешеләр, бигрәк тә соңгы елларда югары уку йортларын тәмамлаучылар, үзләренең һөнәрләре буенча эш таба алмыйлар. Россиядә һәр сигез кешенең берсе хәерчелектә яши, керемнәр арасында аерма бик зур. Социаль чыгымнарның нәтиҗәлелеген күтәрү төп шартларның берсе булып тора. Әлеге тармакта тотылган һәр сум гаделлек барлыкка китерергә тиеш.

Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәртип урнаштыру мәсьәләсенә дә туктала. Россиядә коммуналь хезмәтләргә бәя өч ел алдан билгеләнәчәк. Ә тарифлар бар кешегә дә билгеле булган формула буенча исәпләнәчәк. «Бүген кешеләр икътисади дәлилләнгән дип саналган тарифларның 90 процентын түлиләр, ә коммуналь хуҗалык өлкәсенең нәфесе артуының чиге күренми. Шул ук вакытта ишек алларын, подъездларны җыештырудан алып торак фондын төзекләндерү эшләренең сыйфаты түләнгән акчага тәңгәл килми. Регионнар һәм җирле үзидарә хакимиятләре кешеләргә сыйфатлы коммуналь хезмәт күрсәтүне оештырырга һәм әлеге эшләрнең үтәлеше өчен җавап тотарга тиешле», — дип белдерә ул. Владимир Путинның сүзләреннән күренгәнчә, коммуналь ресурсларны куллануның социаль нормалары булдырылачак һәм бу түләүләрнең гаделлегенә китерәчәк. Әгәр өлкән яшьтәге кеше зур фатирында 10 елдан артык яшәгән һәм ялгызы калган икән, аңа компенсация түләнәчәк.

Хөкүмәт башлыгы укытучы һәм табибларның хезмәт хакларын арттыруны шарт итеп куя. Дәүләт югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәрнең хезмәт хакы быелның 1 сентябрендә үк төбәкләрдәге уртача күрсәткечләр дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Ә киләсе 5-6 елда аларның хезмәт хакын тагын ике тапкыр арттырырга тәкъдим итә.

Путин матди тигезсезлекне киметүне төп бурычларның берсе, ди. Нефть һәм газдан кергән табышның икътисадта тигез бүленмәвен билгеләп үтә. Матди гаделлеккә авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, заманча транспорт һәм интеллектуаль хезмәт күрсәтү тармакларын үстереп кенә ирешеп булуын ассызыклый. Аларда һәркем үзенең мөмкинлекләреннән чыгып акча эшли алачак. Бүген халыкның 60 процент чамасы дәүләттән акча ала һәм ташламаларга ия. Пенсияләргә килгәндә, алар алга таба да артуын дәвам итәчәк. Балалы гаиләләргә ярдәм итү дә алгы планда тора. Хөкүмәт башлыгы сүзләреннән күренгәнчә, гаиләдә бала туу фәкыйрьлеккә илтергә тиеш түгел. Ул демографик хәл кискен торган төбәкләрдә гаиләдә өченче булып һәм аннан соң туган балаларга, сабый өч яшькә җиткәнче, яшәү минимумы күләмендә акча түләргә тәкъдим итә. Бу – аена якынча 7 мең сум акча дигән сүз. Башта әлеге сумманың 90 процентын федераль бюджет бирсә, 2018 елдан чыгымнарның яртысын төбәкләр үз өсләренә алырга тиеш булачак.

Владимир Путин әлеге мәкаләдә шулай ук мигрантлар проблемаларын да, студентларның стипендияләрен арттыру, инвалидларны социаль яклау чаралары, эшчеләрне предприятие белән идарә итүгә тарту, хезмәт хакын профстандартларга карап түләргә кирәклеге, телевидениедә гомуммилли махсус каналлар булдыру, мәдәният тармагын яңарту, медицинаны заманча таләпләргә туры китерү, халыкны торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрә.