Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Гаделлек — тормыш юлдашы
26.03.2014

Гаделлек — тормыш юлдашы

Авылга кайтканда “Ка­ракүл” дигән юл күрсәтүче язу яныннан узып китәргә туры килә. Кечкенәдән: “Удмурт җирлегендә татар сүзләреннән торган бу авылның атамасы каян, ничек туды, ниндирәк кешеләр яши икән биредә”, дигән сораулар тынгы бирми иде. Вакыт уза, юллар туза барды, кызыксынуым да шулай онытылган төсле булды. Соңгы аралардагы бер очрашу кечкенәдән кызыксындырган сорауларыма җавап һәм зыялы татар егете белән танышу бүләк итте. Денис Ханнанов тумышы белән шушы гүзәл төбәктән. Кечкенәдән тарих “җене” кагылган егет туган ягы турында шулкадәр яратып, зур ихтирам белән сөйләде. “Авылыбыз тирән күл буенда урнашканга шундый серле исем алган. Каракүл турында иң беренче мәртәбә 1682 елга караган документларда телгә алына. Ул вакытта Каракул Уфа өязенә кергән һәм Казан епархиясе карамагында булган. Төрле елларда Оренбург губерниясе, Алабуга, Сарапул өязләренә дә кертелгән. 1937 елның 22 октябрендә Каракүл Удмурт АССР составына кертелә”, — дип бәян итте яңа танышым.

Денис Россия Правосудие ака­­де­миясендә белем ала, ки­ләчәктә ул судья булачак. Юга­ры уку йортында бюджет урыннары санаулы гына булуга карамастан, үз дигәненә ирешкән. “Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырсам да, бушлай укырга керә алырмын микән, дип нык борчылдым. Әти-әниемә рәхмәт. Алар һәрчак миңа ярдәм итеп, һәр башлангычымда теләктәшлек белдереп торалар. Абыем Руслан (табиб) белән икебезне тәрбияләүгә бар көчләрен куялар. Икесе дә Казан шәһәрендә педагогика институтын тәмамлаганнар. Әнием рус теле, әтием тарих фәне укытучысы, тик башка өлкәдә эшли. Кечкенәдән әтиемнең тарихи вакыйгалар, кызыклы шәхесләр турында сөйләвен тын да алмый тыңлый идем. Нәкъ менә ул тарих фәненә кызыксыну, китапка мәхәббәт уяткандыр”, — дип ярату хисләре белән сөйләде ул.
Абыйсының якын дусты да, горурлыгы да әле ул. “Кечкенә чагымда, хәтерлим, өстәл астына кереп кача идем дә, әти-әниемне: “Миңа энекәш кирәк”, — дип аптырата идем. Абый булгач, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Дениска яшь ярым чагында ук, әниемә эшкә чыгарга туры килде, мин дә бик теләп караша идем энекәшемне. Кай арада үсеп җиткәндер, сизми дә калдым. Үтә дә җаваплы, тырыш, ярдәмчел, тыйнак ул. Сүзендә нык тора. Кешене ышандырса, кырыкка ярылса ярыла, вәгъдәсен үти. Мин аны кайчак: “Бу кадәр үк дөрес булырга ярамый инде”, — дип орышып та алгалыйм. Җәй көннәрендә кирпеч заводында икешәр смена эшләгәнен дә сиздертмәде ул безгә. Танышларыбыздан ишетеп, әти-әни белән аптырашта калган идек. Киләчәктә дә сынатмас, таянычыбыз булыр дип ышанам”, — ди абыйсы Руслан туганы хакында.
Уку турындагы әңгәмәбезгә кире әйләнеп кайткач: “Ака­демиядә белем алу бик тә ошый, һәр көн сөенә-сөенә дәресләргә ашыгам. Билгеле, күп укырга, эзләнергә туры килә, төн утырып, семинарларга әзерләнергә кирәк. Әмма яраткан һөнәр сайлаганга, барлык авырлыклар да җиңелдән хәл ителә”, — ди Денис.
Сәләтле кеше һәр өлкәдә дә оста, диләр. Денис мисалында бу сүзләрнең хаклыгын дәлилләргә була. Егет арм-спорт, ирекле көрәш белән дә мавыга, хип-хоп юнәлешендәге бию студиясендә шөгыльләнә, уку йорты каршында эшләүче юридик клиникада социаль яктан якланмаган халыкка хокукый ярдәм итүгә үз өлешен кертә. “Казанда кайсы өлкәне алма, мөмкинлекләр чиксез. Күптөрле спорт корылмалары бар, җаның кайсын тели, шунысын сайларга була. Биредә тормыш тизлеге дә башкача. Безнеке белән чагыштырганда, күпкә тизрәк кебек тоела һәм кыйммәтрәк тә. Стипендиягә генә яшәве авыр, оят булса да, әлегә әти-әнием ярдәменә мохтаҗ. Әмма тиздән бу мәсьәләне дә уңай хәл итәрмен, дип уйлыйм. Туган як сагындырса да, авылыбызга еш кайтып булмый”, — дип моңая ул.
Судья — үтә авыр һәм җаваплы һөнәр иясе. Без, гадәттә, һәр кешенең язмышы — үз кулында, дибез. Судья исә кеше язмышларын хәл итә. “Киләчәк һөнәрем ныклы ихтыяр көче сорый. Хакыйкатьне, гаделлекне таный, күрә белергә бурычлы. Һәр эшнең дә үз авырлыклары була. Гаеплеләр үз җәзаларын алырга тиеш. Аек акыл, намус белән дус булырга кирәк. Юл башында гына әле мин. Бик күпне өйрәнәсе бар. Гаделлек — тормыш юлдашым”, — дигән ныклы ышаныч белән яши милләттәшебез.
Киләчәктә дә якташыбыз сынатмас, яхшы белгеч булып үсеп җитеп, туган ягына әйләнеп кайтыр, дип ышанып калабыз.

Альбина Шәйхетдинова.