Гает дин кардәшләребезне җыйды
Дин кардәшләребез өзелеп көтеп алган Рамазан ае сиздерми генә үтеп тә китте. Быел ураза елның иң озын көннәренә туры килде. Моңа өстәп, көннәр дә кызу торды. Тик дин кардәшләребез сынатмады, Рамазан аен сабырлык белән, Аллаһы Тәгаләгә тәкъва булып, гыйбадәтләр кылып уздырдылар. Аллаһы Тәгалә һәркемгә җиңеллек бирде. Республиканың барлык мәчетләрендә дә ифтар ашлары гөрләп торды, аларга меңләгән кеше килде. Ә 5нче июльдә азан тавышы барлык мөселманнарны мәчетләргә, Гает намазына җыйды.
Һәр елдагыча Ижау Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазына килүчеләр эчке якта гына түгел, урамда да урын алдылар. Удмуртия мөфтие Фаиз Мөхәммәтшин бәйрәм хөтбәсендә дин кардәшләребезне котлап кына калмады, Ислам диненең асылына, аның чиста, пакь дин булуына басым ясады. “Бүген экстремизм, терроризм турында күпме генә сөйләсәләр дә, Ислам диненең моңа катнашы юк. Чын мөселманның теленнән дә, кулыннан да башкаларга зыян килмәс. Аеруча яшьләр бу турыда аңласын, белсен иде. Ниндидер сораулар булса, дин әһелләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ялганны матур сөйләп, Интернет аша төрле роликлар таратып, хак юлдан тайпылдырырга тырышучылар табылса да, шайтан коткысына бирелмик. Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылып, Ул кушканнарны гына үтәп яшәргә насыйп булсын”, — диде Удмуртия мөфтие.
Гает көнне җәмәгать намазына җыелучылар бәхетле елмаюларын яшермәделәр. Ике тапкыр хаҗ гамәле кылып кайткан Әнисә апа Таҗиева Рамазан аенда авырлыклар булмады ди. “Аллаһыга шөкер, беренче көннән алып соңгысына кадәр ураза тоту насыйп булды. Инде менә Гает намазына да җыелдык. ИншәАллаһ, киләсе елның да Рамазан аен шулай көтеп алырбыз”, — диде ул.
Бәйрәм хөтбәсе, җәмәгать намазы укылгач, мөселманнар кайнар пылау, чәй, җиләк-җимеш белән сыйландылар. Быел тагы да уңайлырак — хатын-кызлар һәм ир-атлар, өлкәннәр өчен өстәлләр аерым-аерым мәйданда әзерләнгән иде.
Шәһәрнең “Иман нуры” мәчетендә дә Рамазан Гаетен зурлап үткәрделәр. Сәгать иртәнге унда Аллаһ йорты мәйданында мөселманнар үз көчләре белән оештырган гаилә бәйрәме башланды. Биредә балаларга төрле аттракционнарда уйнарга, бәйгеләрдә катнашырга, кечкенә атларда һәм хәтта дөяләрдә дә йөрергә мөмкин иде. Бәйрәмгә килгән һәркем тәмле сыйлардан да авыз итте.
Рамазан — Коръән ае да. Бу айны Мөхәммәд (с.г.в.с.) гә беренче Коръән аятьләре иңә.
Изге айда ураза тотып, гыйбадәтләр кылып уздырган дин кардәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын.




