Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Газетабызга язылырга ашыгыйк!
25.10.2012

Газетабызга язылырга ашыгыйк!

Октябрь ае – табигатьнең  үзгәргән чоры. Аның үзенә генә хас матурлыгы, муллыгы бар.  Шуңа куанып, киләсе елларны күреп яшәргә насыйп булса иде.

Без, Удмуртия татарлары, һәрвакыт бердәм, тату булдык.  Тик ныклап уйлап карасаң, киләчәгебез куркыныч хәлдә.  Яшь буын – безнең киләчәк — телебездән бизә бара.   Сүздән җиң сызганып эшкә күчәргә вакыт җитте.

Туган телебездә егерме ел дәверендә нәшер ителүче “Яңарыш”ыбыз милләтебезгә намуслы хезмәт итә. Аның һәр бите милләтебезнең күптөрле мәнфәгатьләрен яктыртуга юнәлдерелгән.  Газетада балалар, яшьләр, өлкәннәрнең яшәү рәвешләрен тасвирлап язарга мөмкинлек тудырылган. Каләм чарлап, халкыбыз тормышын яктыртып торучы актив хәбәрчеләре дә бар.  Газетаны яздыруда, аны таратуда, яңа нокталар булдыруда үзләреннән зур көч кертүче активистлар да күп.  Бер караганда, “Яңарыш”ның тотрыклы төстә үз тиражын югалтмыйча чыгуы — зур бәхет.  Шулай да, газетабызны яңадан-яңа милләттәшләребез яздырып алсын, яратып укысыннар өчен яңа нокталар булдыру өстендә тырышырга кирәк.  Бу өлкәдә барча мәктәп коллективлары, балалар бакчалары, китапханәләр үзләренең лаеклы өлешләрен кертсәләр, зур уңышларга ирешер идек.

Татарстаннан читтә яшәсәк тә, үзебезнең милли газетабыз бар һәм моның белән без горурланырга, аның зур әһәмияткә ия икәнлеген аңларга, бу турыда онытмаска тиеш.  “Яңарыш”ны һәр татар гаиләсе яздырып алганда безнең бердәмлелегебез дә ныгый. Шуны истә тотып, 2013 ел өчен язылырга ашыгыйк.  Җаныбыз теләп, татар булуыбыз белән горурланып, “Яңарыш” газетасын яратып уку бәхетенә ирешик. Татар булгач, саф татар җанлы булып, ана телебезне якын итеп, гореф-гадәтләребезгә тугры булып яшик. Балаларыбызда, оныкларыбызда милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбиялик.   Бу — безнең өстебезгә йөкләнгән изге бурыч. “Яңарыш”ка язылыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!

Шиһабетдин Садыйков, Аксакаллар Шурасы рәисе