Газетага язылу бара
Киләсе елга матбугатка язылу кампаниясе башлану уңаеннан редакция коллективы 30 августта Ижау шәһәренең Ленин районында яшәүче урам комитеты рәисләре, газетага яздыру һәм тарату нокталарын оештыручылар белән очрашты. “Сез газетабызга яздыруда, аны таратуда зур хезмәт куеп, туган телебезне, милләтебезне саклауга зур өлеш кертәсез. Почта аркылы язылганда еллык бәя 800 сумнан артыграк. Ә сезнең кебек фидакарьләр ярдәме белән милләттәшләребез газетаны бары тик 400 сумга гына яздырып ала. Милли басманы җәйге челләдә дә, көзге яңгырлар, кышкы салкыннар вакытында да таратасыз — бу бик зур хезмәт. Рәхмәт сезгә”, — диде “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова һәм алга таба да бердәм булырга чакырды. Очрашуга килүчеләр арасында газетаны 5-6, хәтта 11 урамда таратучылар да бар иде. “Яңарыш” безне яшәртә бит ул. Газета тарату — безнең өчен физик күнегү. Газета таратканда бик күп кешеләр белән таныштым”, — диде Гөлфирә Фәйзуллина. Ә Завьяловода яшәүче Рәхилә Тимкина, үзе яши торган районда татарларның, бигрәк тә яшьләрнең әз булуын, шулай да аларны бөртекләп барлавы турында сөйләп, газетага яздыруда тырышып эшләячәген белдерде. Тимерьюлчылар мәдәният йортында газетага яздыру һәм тарату ноктасы булдырган Нурулла Хуҗагалиев мондый очрашулар оештырулары өчен редакция коллективына зур рәхмәтен җиткереп, быел да сынатмаска сүз бирде.
Хөрмәтле милләттәшләребез! Киләсе елга газетага язылырга онытмагыз. Корбан гаете уңаеннан, 1 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр, “Яңарыш” газетасы редакциясе 2017 ел өчен үз нокталарында ташламалы бәяләр белән газетага яздыруны оештыра.
Газетага язылу бәяләре түбәндәгечә: нокталарга барып алу шарты белән — 280 сум. Урам комитетлары рәисләре, нокталарны оештыручы милләттәшләребез газетаны өегезгә китереп биргәндә — еллык бәя 400 сум.




