Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Газета укучылар кимү — уртак бәла
25.08.2016

Газета укучылар кимү — уртак бәла

Агымдагы елда миңа ике чарада: Казан шәһәрендә үткәрелгән VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында, 17-20 августта узган массакүләм мәгълүмат чараларының “Бөтен Удмуртия” исемле республикакүләм фестивалендә катнашырга туры килде. Икесендә дә бер үк мәсьәлә күтәрелде: “Бүгенге көндә матбугатны ничек саклап калырга?”

Күсәкнең авыр башын күтәреп

“Татмедиа” агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты ярдәмендә оештырылган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары форумында Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән (шул исәптән Удмуртия Рес­публикасыннан да) 250 массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары катнашты.
Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Ул илебезгә төрле авыр чорларны кичерергә һәм һәрвакытта үзеңне дә, җәмгыятьне дә үзгәртергә туры килүе турында әйтте. Ә бу ансат бирелми, дип белдерде ул. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Россия журналистлар берлегенең Республика оешмасы җитәкчесе Римма Ратникова үзенең чыгышында: “Татарстанда нәтиҗәле эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары системасы булдырылган һәм ул мөстәкыйль үсеш кичерә”, — дип белдерде. Римма Ратникова искәрткәнчә, былтыр “Россия почтасы” абунә тарифларын кис­кен арттыргач, аннан зыян күргән социаль әһәмияткә ия газета-журналларга ярдәм итү йөзеннән акча бүлеп бирелгән. Татарстанда да кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары финанс ярдәме алган.
Бүген журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта Россия Федерациясенең Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге хәбәр итте. “Соңгы вакытта редакцияләрдә штатлар кыскартыла. Кризис шартларында журналистика трансформация кичерә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш”, — дип сөйләде Маргарита Лянге. Шулай да, аның сүзләренчә, кризис вакытында күсәкнең иң авыр башы басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә.
Форум дәвамында төрле семинарлар да уздырылды. Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның президиум әгъзасы Владимир Зорин пленар утырышта да, журналистлар өчен оештырылган семинарда да нәкъ менә журналистика өлкәсендәге четерекле мәсьәләләргә тукталды. Бу проблемаларның һәрберсе дә Россия төбәкләренең барысына да хас диярлек. Чыннан да, форумда катнашучылар чарага башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән аралашу өчен генә түгел, ә нәкъ менә көннән-көн ачык булып баш калкыткан проблемаларны уртага салып сөйләшергә дә җыелган иделәр. Төбәктәге вәкилләрнең кайбер фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Омскида нәшер ителүче “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Әхмәрова да милли матбугатның иң зур проблемасын тел бетүдә күрә. Газетаның тиражы бүгенге көндә 2500 данә тәшкил итә. Гөлсинә Әхмәрова газетада татарча да, русча да материаллар бастырулары турында әйтте. Рус телендә милли темаларга язмалар биреп, татар телен белмәүче милләттәшләрнең татарлыгын саклап калырга мөмкин, дигән фикердә ул.

“Китап укымаучы яшьләрнең язарга да сәләте юк, шуңа татар матбугаты бүген кадрлар кытлыгы кичерә. Элеккеге авторлар китеп бара, аларга алмашка килер кеше юк”, — дип сөйләде форумда катнашучы “Туган як” (Татарстанның Түбән Кама шәһәре) газетасы редакторы Виктор Шадрин. “Туган як” газетасы татар һәм рус телләрендә Түбән Кама шәһәрендә һәм район авылларында тарала. Татар телле басманың тиражы — 4500 данә, аның 25 процентын авылларда алдыралар. Рус телле басма 2500 тираж белән чыга. Виктор Шадрин билгеләп үткәнчә, татар телле басманың популярлыгы аның эчтәлегенә бәйле — газетада проблемалы материаллар урын алган, укучылар белән элемтә, аларның гозерләре буенча эшләү бар. Икенче яктан, редактор тиражның елдан-ел кимүенә борчылуын белдерде. “11 мең тираж җыйган чакларыбыз бар иде, — дип искә алды ул. Тираж кимүгә почта хезмәте бәясенең артуы һәм газеталарның укучыга вакытында барып җитмәве сәбәпче, — диде Виктор Шадрин.

Ульян өлкәсендәге 12 битлек “Өмет” газетасы 5,8 мең тираж белән 1989 елдан бирле чыгып килә. Бу яртыеллыкта да даими укучыларын саклап кала алганнар. Басма Россия төбәкләрендә чыга торган газеталар арасында иң өлкәне санала. «Газетабызны күбрәк татар авылларында алдыралар. Укучыларыбызның күбесе — олы яшьтәге кешеләр. Алары да әкренләп бакыйлыкка күчеп бара. Дөрес, урта яшьтәгеләр дә азмы-күпме укый. Әмма яшьләр татар матбугаты белән бөтенләй кызыксынмый. Киләчәктә бу вәзгыять тагын да кискенләшәчәк, — дип сөйләде баш мөхәррир Исхак Хәлимов.

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә нәшер ителүче “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов та татар журналистикасының төп бурычы — туган телне саклау дип белдерде: «Бүген Россия төбәкләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Сергач районындагы җиде татар авылындагы татар балалары туган телләрендә белем алсын өчен заманча милли мәктәп оештырылган. Әмма әти-әниләрне балаларын туган телдә укытырга күндереп булмады. Авыл башлыклары, мәктәп директорлары әти-әниләргә балаларын әнә шул татар мәктәбенә йөртү тәкъдиме белән чыкты, әмма ата-аналардан бер генә гариза да булмады. Кызыл Октябрь районында да милли мәктәпләр ябыла. Тел мәсьәләсенең кискенләшүе газета тиражларында да чагылыш таба. Эшли башлаган беренче елларда басманың тиражы 5 меңләп булса, хәзер нибары 3 мең тирәсе. Әлегә өлкә хакимияте матди яктан ярдәм итә. Әмма тиражлар түбән тәгәрәсә, моңа да чик куелырга мөмкин. Минемчә, татар телен нәкъ менә басма матбугат саклап калырга тиеш”.
Форум бик файдалы узды, чөнки югарыда күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көндә безнең газетабызның төп проблемалары. Менә шулай милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының җыелышып, уртак бәладан котылу юлларын эзләү — димәк, киләчәктә Россия халыкларының телләрен саклауда, мәдәни һәм традицион кыйммәтләрне таратуда зур роль уйнаячак.

Александр Соловьев: “Без бер-беребезне ишетәбез!”

17-20 августта узган массакүләм мәгъ­лүмат чараларының “Бөтен Удмуртия” исемле республикакүләм фестивалендә Удмуртия республикасыннан 150 вәкил катнашты.
Фестивальнең тантаналы өлешен Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев ачып җибәрде: “Безнең якташлар — халык — җитешсезлекләрне, төгәлсезлекләрне бе­терү өчен сезгә мөрәҗәгать итәләр һәм шуның өчен дә сезне хөрмәт итәләр. Удмуртия җитәкчелеге дүртенче хакимияткә — журналистлар җәмәгатьчелегенә — соңгы елларда хөрмәт белән карый. Чөнки без бер-беребезне ишеттек. Сез халык белән хакимият арасындагы бәйләнешне тәэмин итәсез”, — диде ул үз чыгышында.
Өч көн дәвамында форумда журналистлар: “Милли масскүләм мәгълүмат чаралары, “Газета битендә пресс-релиз”, “Ничек акча түләп укый торган укучыны сакларга” дигән темаларга остаханәләрдә катнашып, фикер алыштылар.

Алексей Воронцов: “Татарлар һәрвакыт бездән алдан баралар”

Нәшрият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Алексей Воронцов үзенең чыгышында: “Бүгенге көндә Удмуртия Республикасында 273 мәгълүмат чарасы булып, аларның 120 се газета, 43 журнал, 1 альманах, 2 бюллетень нәшер ителә, 25 телеканал, 80 радиопрограмма, 2 электрон вакытлы матбугат дөнья күрә. «Пресса үлә, дип чаң кагарга иртәрәк, газеталар яшәячәк! Почта аркасында гына безнең бер шәһәр, бер район газетасы ябылды, күп газеталарыбыз төсле чыга. Бүгенге көндә без Татарстанны үрнәк итеп алабыз, чөнки татарлар һәрвакыт бездән алдан баралар!” — дип билгеләп үтте ул пресс-конференциядә. Чарада «Татмедиа» җәмгыятенең генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова Татарстан газета-журналларының эшләү алымнары, интернет челтәрендә вакытлы матбугатны киңрәк җәелдерү турында сөйләде.
Фестиваль гүзәл Кама елгасы буена урнашкан “Нечкино” спорт-туристлык үзәгендә үткәрелде. журналистларның спартакиадасы аның кульминация өлеше булды. Башка елларны оештырылган фестивальләрдән күпкә югарырак дәрәҗәдә тирән эчтәлекле үтте ул.

Рәфилә Рәсүлева әзерләде.