Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?
6.03.2014

Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә ке­шеләр мәхәббәт, яра­ту хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, каршылыклар тумый тормый. Шайтан да ерак йөрми. Ул хәләл булган, нигезендә нык утырган гаиләләрне сөйми. Чөнки андый гаи­ләдә изге мохит урнаша, тәрбияле балалар үсә. Шуңа күрә, шайтан хәләл гаилә бинасының нигезен какшатып, аны җимерү өчен әллә нинди мәкерлекләргә бара. Ир белән хатында булган зәгыйфь ишекләрне табып, шулар аша өйгә керә.
Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди генә каршылыклар чыкмасын, аларны өй эчендә, ике арада хәл итәргә тырышырга кирәк. Чүпне өйдән тышка чыгару бер-береңнең дәрәҗәсенә тап төшерергә мөмкин. Мөселманның дәрәҗәсе икенче мөселман өчен хәрәм булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кыямәт көнендә Аллаһ каршында иң яман хәлдә булачак кеше: хатынына үз серләрен ачып, хатыны аңа ачылып, соңыннан хатынының серләрен башкаларга таратучы ир”, — диде (Мөслим риваяте).
Динебез гаиләдә килеп чыккан низагларны хәл итү өчен нинди киңәшләр бирә? Гаиләдә килеп чыккан җил-давылларны ничек тынычландырырга? Берничә киңәш-нәсыйхәткә тукталып китик.

Хур кызлары җәннәттә генә була

Бу дөньяда идеаль кешеләр булмаганын гаилә коручылар алдан белергә тиешләр. Бервакыт бер егет килеп: “Хәзрәт, сезгә күп кешеләр килә, берәрсенең кызы юк микән, өйләнәсе иде”, — диде. “Сиңа ниндирәк кыз кирәк соң?” — дип сорагач, ул тәмләп-тәмләп тезеп китте: “Кыз булсын, матур булсын, озын булсын. Үзе дә, әти-әнисе дә динле, тәртипле булсыннар…” Мин елмаеп: “Андый кызлар бар ул, ләкин бу дөньяда түгел. Хур кызлары җәннәттә генә була”, — дидем. Чыннан да, яшьләр кайвакыт, үзләренә пар эзләгәндә бер гөнаһсыз фәрештәләрне эзлиләр. Фәрештәләр өйләнмиләр һәм ирләргә-хатыннарга бүленмиләр. Тормышта кешене ничек бар шулай кабул итә алу — зур байлык.

Юл куярга өйрән

Холыклар төрле булса да, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.
Гадәттә, тимер атыңа атланып юлга чыксаң, юлда төрле борылмалар, киселеш-боҗралар килеп чыга. Кайберләрендә сиңа юл бирсәләр, кайберләрендә үзеңә юл куярга туры килә. Шуңа киселеш алдыннан махсус билгесе дә куела. Әмма, тормыш дәверендә төрле хәлләр була. Кайчак син төп юлдан барып, синең үтәргә хакың булсаң да, кайберәүләр сиңа юл бирергә онытып җибәрәләр. “Баш юл мин барганы”, — дип яшәүчеләр дә бар. Әлбәттә, андый вакытта: “Мин барыбер хаклы”, — дип туктамаска да мөмкинсең, ләкин юл һәлакәте килеп чыгу куркынычы бар. Шуңа охшаш очракларда кешегә аек акыл, сабыр холык җитми шул. Кайчак тормыш юлында кагыйдәләр буенча йөреп, “мин хаклы” дип алга баруларын дәвам итәләр дә, нәтиҗәсе аянычлы була. Шуңа күрә тормышның бормалы юлларында еш кына хак булсаң да, юл куярга туры килә.
Әмма бу урында Аллаһы Тәгаләнең бер кануны бар: бүген хаклы булып та, “минеңне” җиңеп башка берәүгә юл куя алсаң, көннәрдән беркөнне сиңа да юл бик кирәк булганда, Аллаһ юл куючысын җибәрер.
Гаиләдә дә гел кагыйдәләр белән яшәргә тырышсаң да, кайвакыт фаҗига чыгармау өчен бер-береңне үткәреп җибәрергә туры килә. Бүген хатыныңа юл куйсаң, иртәгә сиңа юл кирәктә ул үткәрер. Үз хакын бирүчегә, Аллаһ ул хакын көтмәгән җирдән кайтара. Замандаш галимебез Мохтар Шанкыйти үзенең бер вәгазендә шундый мисал китерә: әүвәлге гасырларда бер галимнең өенә шәкерте килә. Галимнең улы гел әтисе янында булып, аңа үз хезмәтен күрсәтә. Баланың атасына булган хөрмәтен күреп, кунак сүзсез кала. Остаз аңа: “Әллә улымның миңа булган ихтирамын күреп гаҗәпләндеңме?” — дип сорый. Тегесе: “Әйе”, — дип әйтә. Остаз: “Аның әнисе белән егерме ел гомер иттем. Шул дәвердә аның миңа бер мәртәбә елмайганы булмады. Шуңа сабыр иттем, аннан күрмәгән хөрмәтне Раббым улымнан бирде”, — дип әйтә.

Гаепне үзеңнән эзлә

Гадәттә, кешенең тормышында берәр мәшәкать килеп чыкса, ул гаепне башкадан эзләргә тотына. Нишләптер кешенең үзенең гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаеп­ле? Хатын гаепле — дөрес эшләмәгән. Җитәкче гаепле — идарә итә белми. ГАИшник гаепле — радар белән дөрес урынга басмаган. Җәяүле гаепле — юл аша дөрес чыкмаган, барысы гаепле, мин генә түгел. Кешенең эчендә утырган “мин”е гаепне башкадан таптырып, үзен юатырга, тынычландырырга тырышса да, Аллаһы Тәгалә безне бер дә тынычландырмый. Ул гаепне үзегездән эзләгез ди: “Сезгә килгән һәрбер бәла, үз кулыгыз белән кәсеп иткәнегез өчен”. (“Киңәш”, 30нчы аять).
Гаилә — кешенең кылган гамәленең көзгесе, шуңа күрә, кайтуыңа хатының уклау тотып каршы алса, аңа түгел, бәлки үзеңә: “Мин нишләдем икән?” — дигән сорауны бирергә кирәк.

Кимчелекне түгел, яхшылыкны күр

Җир өстендә хатасыз кеше юк, шуңа күрә динебез кешене башкаларның яман якларын түгел, бәлки яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәтә. Әгәр кешегә аннан кер эзләү карашы белән карасаң, бик күп кимчелекләр табасың. Әгәр шул ук кешенең яхшы якларын күрергә теләсәң, аларын да күрергә була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Мөэмин мөэминәне дошман күрмәс. Бер сыйфатын яман дип күрсә, икенче ягын күреп риза була”. (Мөслим риваяте).
Кайвакытта хәләл җә­фетеңнең күзгә ташланган кимчелекләре кү­ңе­лең­не төшерсә дә, аның булган якларын да күреп, күңелне күтәрергә кирәк. Кешенең яхшы якларын күреп, шуңа куана белү бөтен кешегә дә татымый. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Хатыннарыгыз белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Әгәр аларда бернәрсәне ошатмасагыз, бәлки сез нәрсәнедер ошатмассыз, әмма Аллаһ аннан сезгә күп хәерлелекләр бирер” (“Хатыннар”, 19).
Кайбер кешеләр бөтен нәрсәдән кимчелек кенә күрәләр, ә тормышта җитмәгән нәрсәләр күп булса да, шатланырдай булганнары да җитә бит.
Фудайль ибн Гыйад сөйләвенчә: Имам-факыйһ Әбү Бәкер ибн әл-Лүбәднең итагатьсез хатыны була. Ул иренә теләсә нинди сүзләр әйтеп азалый торган була. Беркөнне ул аңа: “Син зиначы”, — дип әйтә. Ире: “Мин кем белән зина кыл­ганмын икән? Сорагыз әле аннан”, — дип әйтә. Хатыны: “Хезмәтче хатын белән”, — дип әйтә. Остазның дус­лары аңа: “Бу хатыныңны аер, хакын үзебез кайтарырбыз”, — диләр. “Аны аерсам, икенче берәр мөселман аның белән интегер дип куркам. Бәлки аның явызлы­гы сәбәпле, Аллаһ мине тагын да зур бәладән сак­лар. Аннан соң мин аны әтисе сәбәпле дә саклап тордым. Өйләнгәндә ничә кешедән кызын сорадым, бирмәделәр. Ә ул кызын Аллаһ ризалыгы өчен бирде. Ул миңа изгелек кылды, мин аңа кызын талак кылып түлимме?” — дип әйтә. Кайвакыт ул: “Һәр кешенең михнәте була, ул минем михнәтем инде”, — дип әйтә торган булган.

Ир — хуҗа, хатын — кабырга

Гаиләдә ир ир булып, хатын хатын булып калырга тиеш. Каршылыклар килеп чыкканда хатын иренә: “Ул хуҗа бит инде”, — дип юл куйсын. Ир дә: “Өйдә кем хуҗа?” — дип, өстәл сугарга гына түгел, бәлки хуҗалыгын кайгыртучы буларак хатынына да юл куярга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хатын-кыз кабыргадан яралган, синең өчен ул беркайчан да тураймас. Әгәр хатын-кызның рәхәтен күрәсең килсә, кәкрелегенә карамый гына күр. Аны турайтырга тотынсаң — сындырырсың. Аны сындыруың — талак кылуың”, — диде (Мөслим риваяте).
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бу сүзе белән хатын-кызның үзенә генә хас психологиясе барлыгын аңлатты. Хатын-кыз беркайчан да дөньяга ир кебек карамаячак, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз дөньясы бар. Шуңа күрә ирләргә аларның да дөньяларын күрергә, аңлый белергә, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк.
Хуҗаның юл куя белүе, кайбер хуҗалар уйлаган­ча, аның көчсезлек бил­­гесе булып тормый. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.)нән лаеклы ир юк, ләкин ул еш кына Гаишәсенең яшьлеген аңлап, еш кына аның кайбер хәрәкәтләренә сабыр итеп, юл куя иде. Бервакыт, хатыннарының берсе улы аша күчтәнәч биреп җибәргәч, ишекне Гаишә ачты һәм көндәштән килгән ризыкны күреп аны атып бәрде. Әгәр бүген берәр хатын шулай эшләсә, ул исән калыр иде микән, белмим. Әмма, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сабыр гына әй­бер­-
ләрне җыеп: “Бүген әни­егез­нең кәефе юк әле”, — диде.
Әгәр Аллаһының сайлап алынган ахыр Пәйгамбәре сабыр итеп, юл куйган икән, безнең кебек гөнаһлы, үзебездә дә кимчелек тулып яткан затларга кайвакыт сабыр итәргә, юл куярга ярыйдыр инде.
Табигатьтә һава торышлары гел үзгәреп тора: кояшлы матур көннәр дә була, җил-давыллы, болытлы көннәре дә җитә. Әмма болытлы көннәр булмаса, кояшлы көннәрнең кадерен белмәс идек. Шуның кебек, гаиләдә дә яратышкан вакытлар да күп була, бераз үпкәләшеп, әйткәлешеп тә алырга туры килә. Ләкин үпкә-ачулануларны озакка сузмыйча уртак тел табарга, дуслашырга кирәк.

Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.