Гаиләләр нигә таркала?
Бүгенге көндә социологлар яңа өйләнешүчеләрнең 15%ы бер ел эчендә аерылышканы турында әйтәләр. Ә берничә ел үтүгә гаиләләре таркалганнар проценты 80гә җитә. Таркалу сәбәпләрен ирләр үзләренчә, хатын-кызлар үзләренчә дәлилли. Катнаш никахлар да шактый йогынты ясый икән. Телевизордан күрсәтелгән рәхәт тормыш өмет иткән яшьләр беренче кыенлыкларга да түзмиләр, аерылышалар. Сүз күтәрмәү, бик еш үпкәләшүләр, сабырсызлык кебек нәрсәләр дә гаилә таркалуга китерә. Күп яшьләр гаиләнең бер максатта булырга, бер-береңнең эшен, һөнәрен ихтирам итәргә, яраткан кешеңне кайгыртырга, аңа шатлык-сөенечләр китерергә тырышырга кирәклекне оныталар. Кайберләре мәхәббәтне, гаилә корып яшәүне күңел ачу кебегрәк кабул итәләр. Гаиләне алып бару өчен икеңә дә тырышып хезмәт итәргә, бер-береңә юл куярга кирәклекне генә аңласаң да, күпчелек проблемалар чишеләчәк бит.
2010 елда 185969 пар өйләнешкән һәм 153406 пар аерылышкан. 80% дигән сүз ич бу! Аерылышуларның иң зур сәбәбе – эчүчелек һәм наркомания. 41% пар шуны сәбәп итә. 26% пар торак булмауга сылтый. Гаилә мөнәсәбәтләренә туган-тумачаларның тыкшынуы аркасында 14% гаилә таркала. Аларның 8%ы бала булмау, 6%ы озак вакытлар аерым тору сәбәпле, ә 3%ы төрмәгә эләгү, ирнең яки хатынның авыруы аркасында аерылыша. Ә менә уртак балалар булу 35% гаиләне таркалудан саклый. Уртак малны бүләсе килмәгән 30%ы бер-берсенә түзеп гомер итә икән.
Элек-электән татар гаиләләрендә балалар күп булган. Кимендә 5-6 бала табып тәрбияләп үстергән алар. Минем әби, мисал өчен, 11 бала тапкан. Шулар өстенә аларның күбесе әби-бабай белән бер йортта яшәгән. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре күпкырлы булган. Кечеләрне кече итү, олыны зурлау балаларның канына сеңгән. Гаиләдә һәр кешенең үз урыны, үз вазифасы булган. Әти-әни гаиләне матди яктан тәэмин иткән, әби-бабай исә тәрбия белән шөгыльләнгән. Алар оныкларын тәрбияләгәндә әкиятләргә таянганнар, бабайлар мәкаль-әйтем, сынамышлар белән дөрес юлны күрсәткәннәр. Өлкәннәргә булган ихтирам әнә шулай ныгый гына барган. Бүген исә күпчелек яшьләр үзләре өчен генә яшиләр. Өйләнешкәч әти-әниләре белән бергә яшәргә теләмиләр. Үзләренең мөстәкыйльлекләрен күрсәтәселәре килә. Еш кына әти-әниләренә, кайната-кайнаналарына хезмәт күрсәтәселәре килмәү дип тә атарга була моны. Килен кеше кияүне яраткач, кияүнең әти-әниләрен дә яратырга тиеш кебек тә… Юк шул. Еш кына кызларының зарына ата-анасы: “Аларга кол булып ятканчы, үзебезгә кайт!” – дип киңәш бирәләр, үз балаларын үлгәнче карарга алыналар. Әнә шул авыррак чакларда акыллы киңәш белән ярдәм итсәләр, ничек яхшы булыр иде бит! Халкыбызның ерак чорлардан килгән әти-әниләргә хөрмәт, өлкәннәргә ихтирам, туган-тумача һәм кардәш-ыру белән аралашып-ярдәмләшеп яшәү кебек сыйфатлары яшь гаиләләрне сакларга булышачак кына
Бөек рус язучысы Лев Толстойның сүзләрен язып үтү дә урынлы булыр, менә нәрсә ди ул: “… Ачу килү, читләшү кебек гадәтләр барлыкка килмәсен өчен, икегез дә сак, башка барлык нәрсәдән дә бигрәк үзара мөнәсәбәтләрегезгә игътибарлы булыгыз. Бер җан, бер тән булу җиңел эш түгел ул. Тырышырга кирәк. Тырышлык күрсәткәннәр өчен бүләге дә зур. Бер-береңә булган ихтирамны һәм мәхәббәтне бер генә минутка да югалтмаска кирәк!” Әйдәгез, тырышыйк!
Зәбир Хәлимов, Яр Чаллы шәһәре.



