Гаилә корабле капитаны
Әни — безнең кадерлебез, яраткан кешебез. Тиздән аның юбилее — 70 яшь тула. Әмма еллар үткән саен әнинең миңа, минем гаиләмә ныграк кирәклеген тоя барам. Ә күпләр аны мәктәп директоры, җәмәгать эшлеклесе буларак яхшы беләләр, эшен югары бәялиләр.
Әни — һөнәре буенча укытучы. Ул Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, баш-
лангыч сыйныф укучыларына белем биргән. Соңыннан Алабуга педагогия институтынының филология факультетын тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук рус телен яратып өйрәнгән кыз үзе дә мәктәптә рус телен укыта башлый.
Аның бик күркәм сыйфаты бар — ул берәр эшкә алынса, аны ахырга кадәр җиткермичә туктамый. Намуслы хезмәте белән укучыларның, әти-әниләрнең ышанычын тиз арада яулап ала. Укучыларының уңышлары гаиләгә барып тоташуын аңлап, әни балаларның өйләрендә була, әти-әниләргә киңәшләрен бирә. Шуңа күрә бүгенге көндә укучылары, әти-әниләр аңа рәхмәтле.
Мәктәп директоры итеп тә аны юкка гына билгеләмәгәннәрдер. Чөнки әни үзенә карата да, башкаларга да таләпчән. Ул берничә чакырылыш Сарапул Шәһәр думасына депутат булып сайлана. Җәмәгать эшләрен алып бара. Лаеклы ялга чыккач та, ул үзенең көчен балалар тәрбияләүгә бирә. Сарапул шәһәрендә татар классларын җитәкләүне үз өстенә ала. Хәзер Казан социаль-гуманитар институты филиалы директоры вазифасын башкара.
Әни хуҗабикә буларак та үрнәк. Ул башына яулыгын чөеп куя да, җырлый-җырлый хуҗалыкта эшли. Ул юган керләренең пакьлегенә таң калам. Заманча агарту чаралары бер читтә торсын. Бакчасыннан һәрвакыт мул уңыш ала. Яхшы хуҗабикә булганы өчен әти дә аны хөрмәт итте, яратты.
Үзем ике бала анасы булсам да, әнием миңа бик кирәк, ул яныбызда булганда безгә рәхәт. Ул — безнең гаилә корабленең капитаны. Үз үрнәгендә гаиләне сакларга, тормышта югалып калмаска өйрәтә. Болар өчен без аңа зур рәхмәтебезне җиткереп, аның алдында баш иябез.
Раилә Анкудинова,
Ижау шәһәре.



