Баш бит - Әдәби сәхифә - Гаилә ул…
23.07.2015
Гаилә ул…
Әлфирә Низамова
Гаилә ул — балчык чүлмәк сыман,
Тик ясамый аны осталар.
Ике йөрәк бергә кушыла да
Сөю җебе белән кысалар.
Гаилә — матур бер гөлдер ул,
Тармаклана, чәчәк җибәрә…
Онытмасаң Сөю чишмәсеннән
Шифалы су көн дә сибәргә.
Гаилә ул — серле утрау кебек,
Үз кояшы, үз болыты аның…
Үз давылы, язмышларны язган
Уртак моңы ике гашыйк җанның.
Гаилә ул — бәллүр савыт сыман,
Саксызланып, ялгыш ватмагыз!
Сөюләргә төреп, тугрылыкның
Бишегенә салып саклагыз!
Гел янәшә, бергә атлагыз!
Исәнбай авылы.




