“Галимнәр кабердә ятсалар да — тереләр, наданнар җир өстендә йөрсәләр дә — үлекләр…”
Аң-белем, мәгърифәт — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте. Адәмнәрдә күп кенә яхшы сыйфатлар булырга мөмкин, әмма гыйлем аны башкалардан аерып торучы үзенчәлек булып тора. Бөтен тормышын халкыбызның мәгърифәтен үстерүгә багышлаган Риза Фәхретдин моннан 100 ел элек язган “Шәкертлек әдәбе” китабын шушы юллар белән башлый: “Гыйлем — дөньяда һәм ахыйрәттә үзеңә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белүдер. Гыйлем — инсаннарга хас булган бер сыйфат. Гыйлемнән башка, мәсәлән, батырлык (баһадирлык), юмартлылык, шәфкать итүчелек кебек сыйфатлар кайбер вакытта хайваннарда да табыла”. Әмма мәгърифәт, белем бары кешедә генә була.
Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмгә мәгърифәт ишекләрен ачты. Адәм дигән затны җир һәм күкләрдә дәрәҗәле иткән иң зур сыйфат — мәгърифәт-белем булды. Шуңа күрә, ислам күзлегеннән караганда, җир йөзенә тәүге мәртәбә аяк баскан кешеләр ниндидер надан, томана булмадылар, киресенчә, алар кешелекнең камиллеге булдылар. Хәдистә килгәнчә, җәннәткә кергән кешеләр иң күркәм сыйфатта, иң камил рәвештә, Адәм кебек булачаклар.
Моннан 1400 ел элек Аллаһ Җәбраил фәрештәне соңгы пәйгамбәр Мөхәммәт янына җибәрә. Фәрештә Пәйгамбәргә: “Укы!” — дип әйтә. Пәйгамбәр: “Мин укый белмим”, — дип җавап кайтара. Фәрештә янә: “Укы!” — ди. Пәйгамбәрнең җавабы шул ук кала. Шуннан соң Җәбраил Пәйгамбәрне канатлары белән кочагына кыса, хәтта Пәйгамберебезнең тыны киселә һәм өченче мәртәбә: “Укы, юктан бар итүче Раббыңның исеме белән”, — ди һәм Пәйгамбәр укый башлый. Шулай итеп, Коръәннең беренче иңгән аяте: “Укы!” — дигән әмер белән башлана.
Сезгә Пәйгамбәребезнең бер хәдисен укып, анда гыйлемнең 5 фазыйләтен китерәсем килә. Әлеге хәдис Имам Әхмәтнең хәдисләр җыентыгында саклана, Пәйгамбәребез әйтте:
“Кем барган юлында гыйлемгә таяна, Аллаһ аңа җәннәткә юлын җиңеләйтә”. Тормышында гыйлемгә таянган адашмас, беркайчан да ут юлына китмәс. Кешегә нәрсә бәхет китергәнен, нәрсә хәсрәт китергәнен яхшы белер.
“Галимнәр — пәйгамбәрләрнең варислары, пәйгамбәрләр үзләреннән соң алтын һәм көмеш калдырмадылар, бәлки мирас итеп гыйлем калдырдылар. Кем ул мираска ирешсә, ул бөек өлешкә ирешә”. Җир йөзендә күп мөлкәт ияләре яшәделәр, зиннәтле сарайлар, биек каланчалар күтәрделәр. Әмма, беренчедән: барысы да теге дөньяга буш кул белән киттеләр, икенчедән: күпләренең калган малларын яки үз балалары таратып бетерделәр, яки яңа килгән патшалар талап алдылар. Пәй гамбәрләр калдырган бердәнбер мирас гыйлем-мәгърифәт булды. Ул мирасны теләгән һәркем кабул итә алды, барысына да җитте. Өммәтнең галимнәре кыйм-мәтле мирасны чәчми-түкми киләсе буыннарга тапшырдылар, ул мирас яшәгән саен югалмады, киресенчә, артып торды. Хәтта XIX гасырда хәләл акчасына йөздән артык мәчет-мәдрәсә торгызган, йөзләгән галимнәрне чыгарган Әхмәт бай Галиевның да, инкыйлабтан соң күп малын талап бетерәләр. Мәчетләрнең күпмеләре җимерелә, исән
калганнарының да кайберләрен дәүләт әле дә кире кайтарып бирмәде. Ырын-бурның атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсенең бинасы моңа дәлилдер. Юмарт байның изгелекләре күп булды, Аллаһ разый булсын. Әмма тормышын чыра яктысы астында, кулына каләм алып, гыйлем алган, гыйлем тараткан остазларның мирасы инкыйлабны гына түгел, 80 еллык дәхрилек чорын да үткәрде. Бүген дә мәдрәсәгә килгән шәкертнең беренче булып кулына Максуди хәзрәтнең “Мөгаллим сәни” китабын тоттырабыз. Риза хәзрәтнең китапларына нигезләнеп күпме имамнар мәчетләрдә вәгазьләр сөйлиләр. Мөгаллимәләребез бакча һәм мәктәпләрдә Риза хәзрәт калдырган мирастан файдаланып тәрбия эшләрен алып баралар. Хәзрәтнең күпме хезмәтләре әле дә архивларда том-том кулъязма рәвешендә үз варисларын көтеп ята. Риза хәзрәт: “Галимнәр кабердә ятсалар да — тереләрдер, наданнар җир өстендә йөрсә-ләр дә үлекләр”, — дигән.
Гыйлемсезлек -өммәтнең төп бәласе. Гыйлемсезлек сәбәпле, кеше тормышта була торган күп кенә вакыйгаларга, проблемаларга дөрес бәя бирми. Әгәр кешеләр Аллаһ китабын өйрәнеп, тормышка Коръән күзлегеннән карарга өйрәнсәләр, яшәүләре күпкә җиңелрәк, күп сорауларга җавап табу, кайгыларны җиңү күпкә ансатрак булыр иде. Хак гыйлем безгә күп кенә хаталарыбызны төзәтү түгел, аларны бөтенләй кылмаска ярдәм итә.
Гыйлемсезлек сәбәпле гаиләдә күпме проблемалар килеп туа. Күп кенә гаиләләр башыннан ук дөрес төзелми. Атаның рөхсәтеннән башка күпме кызлар кияүгә чыгалар? Андыйларга никах укучы имамнар ничек җавап бирерләр? Сөекле Пәйгамбәребез: “Кайсы гына хатын-кыз вәлиенең (хуҗасы) рөхсәтеннән башка кияүгә чыкса, аның никахы юк, аның никахы юк!” — диде. Кайбер кызларның әти-әниләре аерылу сәбәпле, әтине никахка да чакырмыйлар. Ата кызы белән аралаша, ярдәм итә, ә никах аннан башка үтә. Талактан соң ул әнинең ире булудан туктый, әмма кызның әтисе булудан туктамый. Мондый никах укылса да, кабул булмый.
Гыйлем изге гамәлгә юл булып тора. Пәйгамбәрнең сәхабәсе Гали: “Әгәр гыйлем бер кешегә килеп керсә, ул үзенең иптәшен чакыра башлый. Иптәше җавап бирсә кала, җавап булмаса китеп бара. Гыйлемнең дусты гамәлдер”, — диде. Изге гыйлем безне изге эшләргә этәрергә тиеш. Әммә кайбер кешеләргә нәсыйхәт бирә башласаң, ул: “Мин беләм”, — ди. Күп белә ахры, әмма белеме үз-үзен тотышында, яшәгән тормышында күренми. Кайвакыт күп китаплар укыйбыз, вәгазьләр тыңлыйбыз. Ләкин белгәннәребез белән гамәл кылырга ашыкмыйбыз. Берәүләр өчен хак гыйлем дөнья һәм ахыйрәт бәхетенә сәбәп булса, икенчеләрнең башларына хәсрәт булып төшә. Пәйгамбәребез: “Гыйлемне галимнәр каршында масаю, наданнарны бәхәстә җиңү, мәҗлесләрдә игътибар үзәгендә булу өчен алмагыз. Алай эшләгәннең урыны ут, уттыр”, — диде.
Моннан 1400 ел элек Пәйгамбәребез укый-яза белмәгән халыкның кулына каләм-кара тоттырган. Сугышта әсир булган дошман, мөселманны укырга-язарга өйрәтсә, аны азат итә торган булган. Ә безнең укыйсыбыз, гыйлем аласыбыз килми. Дөньяны да, ахыйрәтне дә беләсебез килми. Зур гыйлемнәрне түгел, үзебез көн саен кыла торган эшләрне дә күбрәк, яхшырак өйрәнәсебез килми.
Гыйлем белән милләтебез, әби-бабайларыбыз дан тоткан. Халкыбыз күпме әдәбият нәшер иткән, күпме мәдрәсәләребез булган. Әби-бабайларыбыз Коръән укыганнар, дога кыла белгәннәр. Һәр мөселманга тиешле башлангыч белемнәрне без дә өйрәник, тормышта кулланыйк. Мә-
четләребездә кичке укуларга йөрик. Гыйлемең яныңда булса, тормыш юлында югалмассың, ким-хур булмассың. Риза хәзрәт: “Гыйлем — аулакта иптәш, горбәттә сердәш, дуслар хозурында зиннәт, дошманнарга каршы үткен коралдыр”, — дигән.
Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.



