“Галочка” өчен уза
Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова: “Диспансеризация – халыкның сәламәтлеген саклауда ышанычлы адым”, — дип белдерде. Беренче карашка, чыннан да шулай булырга тиеш. Белгәнебезчә, диспансеризацияне үткәрү өчен байтак кына акча да бүленеп бирелә. Чөнки без барыбыз да хөкүмәт тарафыннан иминиятләштерелгән гражданнар, полис исә шуны раслаучы документ. Ләкин бу эш җиренә җиткерелеп башкарыламы соң?
Минем күршем электрокардиограмма ясаткач, аңа махсус юллама биреп, кардиологиядә йөрәген тикшерергә кушалар. Ләкин анда аны тикшермичә: “Чиратка язылыгыз, хәзергә менә шушы даруларны эчегез”, — дигәннәр. Шуннан соң аны кызы түләүле клиникага алып барып, йөрәген тикшерткән, кардиолог та аны карап, төгәл киңәшен биргән, ә кардиологиядә язган даруны бөтенләй хупламаган. “Ул сезгә тискәре тәэсир итәчәк”, — дип әйткән. Ә ул даруның хакы 3 мең сумнан артыграк. “Ярый әле алмадым, ипигә дә акчасыз калыр идем”, — дип зарланды ул.
Күп кенә очракта кешегә кыйммәтле дарулар язып, аларның хәлен тагын да авырайталар. Дөрес, арада кешелекле, ярдәмчел табиблар да очрый. Ләкин аларның изге ниятләре генә тормышка ашмый. Мәсәлән, табиб: “Хәзер үк чиратсыз кан бирегез, миңа нәтиҗәсе белән керерсез”, — дисә дә: “Тут не только вы, подождите”, — дип, шәфкать туташы кире борып чыгара. Шуннан соң я кан басымың төшә, я күтәрелә. Табибка керү өчен чират торып, кешенең нерв системасы какшый, терелү урынына кеше авырып кайта. Түләүле клиникада игътибар зуррак та, ләкин кешенең акчасы җитми. Диспансеризация үткәргәндә, кеше үзе әйткән авыруга игътибар итү юк, кәгазьдә нәрсә язылган, шуны гына эшлиләр. Җиренә җиткереп тикшерсәләр, сәламәт кешеләр күбрәк булыр иде. Диспансеризация бик кирәк, ләкин аны “галочка” өчен түгел, ә кешегә ярдәм итү йөзеннән үткәрсеннәр иде.
Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.




