Гимназиядә – «Зур ремонт»
Быел «Зур ремонт» проекты буенча Удмуртия башкаласында барлыгы 99 социаль учреждение ремонтланачак. Әлеге проект кысаларында Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиясенең дә түбәсен һәм тәрәзәләрен алыштыралар. 1972 елда төзелгән бу бинада бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән икән. Бу хакта журналистларга Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьев хәбәр итте.
“Подрядчы түбәне ремонтлауга 11 апрельдә кереште. Ремонтлана торган түбәнең гомуми мәйданы — 1348 кв.м. Апрель ахырына 900 квадрат метр мәйданда эшләр башкарылды. Хәзер төп бинада түбәнең өске һәм гидроизоляция катламын каплыйсы калды. Түбәне ремонтлаган вакытта элеккеге төзелеш җитешсезлекләре ачыкланды. Шулай ук, түбә алыштырганда яңгыр явып, берничә кабинетның түшәменнән су үтте. Шул сәбәпле, эшләрне планлаштырган вакыттан 10-12 көнгә соңрак тәмамларбыз, дип уйлыйм”, — диде Олег Бекмеметьев.
Шулай ук гимназиядә 151 тәрәзә яңа пластик тәрәзәгә алыштырылачак. “Материаллар һәм тәрәзәләрнең бер өлеше кайтартылды инде. Тәрәзә кую өчен әзерлек эшләре башланды, спортзалда лак-буяулар бозылмасын өчен идәннәрне капладык. Без эшләрне өч атна эчендә тәмамларга планлаштырабыз. Ягъни, көн саен 7-8 тәрәзә куелачак”, — диде «Спарта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять мастеры Игорь Матвиенко.
Биредә ремонт эшләрен көн саен алып баралар, чөнки барлык укучылар да дистанцион укуда һәм төзекләндерү эшләрен алып барырга берәү дә комачауламый. Төзекләндерү эшләрен май ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Әлбәттә, 6нчы гимназиянең «Зур ремонт» проектына эләгүе бик сөенечле. Гимназиягә керә торган һәм беренче каттан югары катларга күтәрелә торган баскычлар бик куркыныч хәлдә. Кызганычка каршы, аларны төзекләндерү эшләре әлеге проектта каралмаган.
«Зур ремонт» проекты буенча быел Ижауда 12 балалар бакчасында, 25 мәктәптә — түбәләрне, 8 балалар бакчасында һәм 11 мәктәптә тәрәзәләрне яңартачаклар. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдән тыш, Н.Крупская исемендәге 1нче санлы китапханә һәм «Яшь кеше» театры төзекләндереләчәк.




