“Голос” проектында тагын бер милләттәшебез

2012 елда “Голос” проектында милләттәшләребез Динә Гарипова һәм Эльвира Кәлимуллинаның җиңүе зур шатлык булган иде. Әлеге илкүләм бәйгедә Удмуртиядән дә яшьләр үзләрен сынап карарга булган. Можгадан яшь милләттәшебез Рамил Нуриманов “Голос” проектына үз җырларын җибәргән.
Проектның беренче турында 12 меңләп кеше катнашкан. Рамил Нуриманов үзенең “Живет одна любовь” дип аталган җыры белән беренче турны узган. 450 кешедән торган исемлеккә Рамилнең дә фамилиясе кергән. Милләттәшебезне икенче турда катнашырга Мәскәүгә чакырганнар. Анда рус телендә ике һәм инглиз телендә бер җыр башкарырга кирәк булган.
Жюри әгъзаларының бик җитди булуын җиткерде Рамил Нуриманов. Унар кешедән торган төркемнәргә бүлеп, аларны берәмләп сәхнәгә чакырганнар. Кайбер төркемнән бер генә җырчыны да сайлап алмаганнар. Рамил бу сынауны үткән. Сайлап алган 150 башкаручы исемлегенә дә кергән ул.
Рамил Нуриманов үзен сынап карау нияте белән телевидениеләрдә игълан ителгән төрле проектларда катнашкан. Яшьләргә ул проектлар үзләрен күрсәтү, сәнгатьтә үсү өчен бик мөһим баскыч, дигән фикердә егет.
Рамил Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үскән. Беренче тапкыр сәхнәгә дүрт яшендә чыккан. Музыкадан беренче дәресләрне балалар бакчасында музыка белгече булып эшләүче әнисе Фирзәния Габделнәкыйп кызы биргән. 10 яшендә иҗат иткән беренче җырын да ул әнисенә багышлап язган. Фортепиано, гитарада уйный, җырларының сүзләрен дә, көен дә үзе яза.
Рус телендә иҗат итә. Гарәп телендә дә бер җыр өйрәнгән. Ул җырны гарәп илләрендә ялда вакытта башкарып, җыелган халыкны таң калдырган. Татар авторлары белән танышып, туган телендә дә җырлар язарга теләге бик зур егетнең. Әлегә концертларында үзе язган һәм танылган композиторлар җырларын башкара. Салават җырлавын яратып тыңлый һәм сәхнәдән дә аның репертуарыннан җырларны башкара икән.
Рамил “Иман” татар яшьләре берлегенең егет-кызларны берләштерүен белә, аларга аралашу өчен бик мөһим оешма булуын аңлый. Үзе ул кешеләргә бары тик изгелек кылырга, мәрхәмәтле булырга кирәк, дигән фикерне алга сөрә.
Шулай ук яшь егет башка програмаларда да катнашуны хуп күрә. Инде бөтен дөньяга даны таралган “Могҗизалар кыры” тапшыруында да үзенең иҗаты белән таныштырган. Анда да үз җырын башкарган.
Рамил Нуриманов тиздән Татарстанда һәм Башкортостанда концертларын оештырырга әзерләнә. Шулай ук Сочида бер җырына клип төшерергә ниятли. “Мәскәү музыкантлары белән танышып, анда да югары уңышларга ирешергә, үз төбәк халкын да яңа концерт программалары белән сөендерергә дигән ниятем бар”, — диде ул.
Хәмидә Гайфуллина



