Гомер тәгәрмәче туктады
9 февраль иртәсендә телефон шалтырды. Авылдашым, дустым Габделхак Фәйзелхак улы Нәҗиповның вафат булуы турында тормыш иптәше Илсөяр кайгылы хәбәр җиткерде.
Гомер тәгәрмәчен туктатып булмый шул. “Яңарыш”ның узган санында хәбәрчеләрне котлап киткәннәр иде, бу исемлектә 4 февральдә 77 яшен уздырган Габделхак Нәҗипов та бар иде. Телефон аша аны туган көне белән котлаган идем, бу безнең соңгы сөйләшү булган икән.
Яшьлек еллары сугыш алды һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә аның. Әтисе сугышта һәлак булгач, “уфалла” арбасын җигелеп тарта башлый ул. Бирешми, тормышта үз урынын таба. Ярты гасырдан артык гаиләле булып, тормыш иптәше Илсөяр белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе дә булды ул, үзенең тирән эчтәлекле язмалары белән сөендереп торды.
Кызганыч, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Авылдашым, Ходай биргән гомеренә тап төшермичә намуслы хезмәт куйды, үрнәк кеше булды. Аның сөйкемле йөзе һәм акыллы сүзләре мәңге күңелләрдә сакланыр.
Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Ижау шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Актив хәбәрчебез Габделхак Фәйзелхак улы Нәҗипов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәшенең балаларының, оныкларының, якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз.



