Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Гомер тәгәрмәче туктаса да
29.06.2012

Гомер тәгәрмәче туктаса да

Салагыш авылында туып-үскән күршем Зөлфәкәр Янчуринның якты дөнья белән хушлашуына бер ел вакыт узып китте. Әйе, халкыбыз телендә исәннәрнең кадерен бел, дигән әйтем бар. Нишлисең, адәм баласына Ходай бер генә гомер биргән шул. Б.Хмельницкий урамындагы өч катлы таш йортта гаиләсе белән куанып яшисе дә яшисе иде. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез шул. Туганнары, якыннары, авылдашлары аның рухына багышлап Коръән мәҗлесенә җыелдык. Йортның икенче катында сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сы­гылып торды. Мәрхүмнең рухына багышланган мәҗлесләрне: үлгән көнне, кырыгын, елын Фаиз хәзрәт үзе алып барды. Аның вәгазен халык тын да алмыйча тыңлады. Ул Зөлфәкәрнең мәчетләр төзелешенә һәм яңа Подшивалово авылы янында зиратка урын алу өчен 4 ел буе түрәләр  белән көрәшүен, документларны тиешле дәрәҗәгә җиткереп, мәңгелек йортка 14 гектар җир алуга ирешүе хакында да Фаиз хәзрәт бәйнә-бәйнә сөйләде.

Зөлфәкәрнең улы Зөлфәт һәм кызлары Гөлшат, Гөлнара бик тә тәртипле балалар, татар җанлы булып үскәннәр, тормышны сүндермичә, әниләренә зур ярдәм күрсәтәләр. Рәхмәт аларга, әтиләре рухы шаттыр.

Рәкыйп Мөхәммәтҗанов, Ижау шәһәре