Горурлык акчага сатылмый
Ватанны Саклаучылар көне! Горур яңгырый… 1922 елдан бәйрәм ителә башлаган әлеге көн 23 февральгә туры килгәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Өлкән буын өчен ул Кызыл армия көне буларак якын, яшьләр исә аны ир-атларга бүләк бирү көне буларак кабул итә.
Көннәр, еллар уза тора, заманалар үзгәрә. Календарьда да ел саен диярлек яңа бәйрәмнәр барлыкка килә. Кызганычка каршы, соңгы елларда февраль аенда аеруча популярлашып киткән Изге Валентин көнен без ныграк яратабыз. Дөрес, аның да уңай яклары бар. Сатучыларга да хезмәт хакы кирәк бит. Ә мондый бәйрәмнәр вакытында керем бермә-бер арта инде. Горур яңгырый торган бәйрәм бөтенләй актуальлеген югалтты дисәм дә ялгыш булмас. Моның сәбәпләрен төптәнрәк эзләргә кирәк шул.
Әнием сөйләве буенча алар яшь чагында армия сафларында хезмәт итмәгән егеткә бернинди хөрмәт булмаган. Күрәсең, Ватан алдында бурычын үтәмәгән кеше ничек итеп гаилә башлыгы була алсын, дип уйлаганнардыр. Ә бүген армиядә хезмәт итүчеләрнең кадере бетте. Кызлар арасында, дип әйтүем. Нәфис затлар: «Димәк, бу егетнең акчасы юк яисә әти-әнисе урындагы кешеләр түгел», — дип нәтиҗә ясый. Дөрес, хөкүмәтебездә егетләрне армия сафларына җәлеп итү өчен төрле чаралар күрелә. хәрби билет яхшы эшкә урнашканда, машина йөртү таныклыгы, ипотекага фатир алганда кирәк. Алай гына да түгел, армиядә хезмәт хакының 5 тапкыр артып 2000 мең булуы төрле фикерләр уятты. «Бер елга 24 мең генә була ул, 100-120 мең булса, бәлки хезмәт итеп кайтырга да булыр иде», – дигән сүзләрне ишетергә туры килде дусларымнан. Бөтен әйберне дә акчага әйләндереп карау дөрес микән соң? Сүз дә юк, хәзерге заманда акчасыз беркая да барып булмый. Ләкин рухи кыйммәтләр, булачак балаларыңа горурланып сөйләрдәй матур хатирәләр турында да онытмаска кирәк.
Шәхси тормышым турында артык күп сөйләргә яратмыйм, шулай да… Бәләкәй чакта календарьдан 23 февральне сызып ату турында хыяллана идем. Кечкенәдән үк әтисез калганга, аның мәгънәсен дә аңлап бетерми идем. Мәктәптә шул уңайдан узган чараларда безнең әткәйнең булмавы, иптәшләрең белән котлау кәгазенә үлгән әтигә: «Озын гомер, бәхет телим», – дип язып утырулар бүген начар төш кебек искә төшә. Хәзер инде бу бәйрәмгә карата фикерем бөтенләй үзгәрде. Чөнки минем дә котлар, чын күңелдән: «Озын гомер, бәхет телим», — дип әйтердәй кешем бар. Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче дус егетем югары белем алып, Ватан алдындагы бурычын тугры рәвештә үти. Әти-әнисенең, туганнарының һәм, әлбәттә, минем зур горурлыгым ул. Хезмәт итүдән дә, кемнәрдер әйтүенчә андагы тәртипсезлекләрдән дә курыкмады. «Ватан алдындагы бурычны бернинди акча түләп тә үтәп булмый, алай эшләргә намусым да кушмый», — диде. Язмамны укучылар бу фикерләрне мактану дип кабул итәр. Сезнеңчә булсын, җәмәгать, ләкин мин машина яисә фатир алу белән мактанмыйм. Ә һәр ир-егет Туган иле алдында башкарырга тиешле хезмәте турында гына әйтәм.
Әгәр әти-әниләр банктан кредитлар ала-ала хәрби билет алып бирә икән, Ватанны кем саклар? Ярый да киләчәктә ул егетләр әти-әни эшләгән изгелекне аяк астына салып таптамаса! Гомумән, алга таба егетләр ир-ат сыйфатларын югалтмасмы соң?
Армия сафларында хезмәт итмәгән егетләргә каршы чыгып, аларны тәнкыйтьләп утырырга минем хакым юк. Ләкин ничек кенә булмасын, егет кеше көчле рухлы, кыю һәм батыр булырга тиеш. Гадәттә, ир-егет үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм ул үстерергә тиеш, диләр. Ә Ватан алдындагы төп бурычны үтәү турында беркем дә әйтми…
Динара Әхмәт, Әгерҗе – Казан



