ГТО нигә кирәк?
ГТО нормаларын тапшыруга карата кызыксыну илдә дә, халыкта да артканнан-арта бара. Быелгы чыгарылыш укучыларының 1000нән артыгы алтын, көмеш, бакыр ГТО билгеләренә ия. ГТО нормаларын Удмуртиядә яшәүче теләге булган бар кеше дә үзенә уңай вакытта тапшыра ала.
Андый үзәкләр республиканың барлык район, шәһәрләрендә дә ачылды. Ижау шәһәрендә ике тест үтү үзәге бар. Аның берсе Спорт сарае муниципаль базасында, икенчесе 100нче мәктәптә урнашкан.
ГТО нормативларын 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган һәркем тапшыра ала. Нормативлар тапшыру яшькә карап 11 баскычка бүленгән. Мисал өчен, беренче баскыч — 6-8 яшьтәгеләр өчен, ә 11нче баскыч — 70 һәм аннан өлкәнрәкләр. Һәр баскычның үз нормативлары бар. Алтын билге алу өчен 4 мәҗбүри норматив бирергә кирәк.
Алтын билгегә ГТО нормативларын тапшыручылар игътибар үзәгендә. Россия мәгариф министрлыгы карары буенча, югары уку йортларына агымдагы уку елында укырга керүчеләргә ГТОның алтын билгесенә ия булган абитуриентларга өстәмә баллар куела. Удмуртия республикасында быел укырга керүчеләр шулай ук алтын ГТО билгесен куллана ала. Алтын билге алу тәртибе һәм нигезләре белән GTO.ru порталы аша танышырга мөмкин.
Элмира Нигъмәтҗан.



